Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне
Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне | |
---|---|
Төре | Дәүләт бәйрәме |
Кабул ителгән | Россия Президентының 2000 елның 11 ноябрендәге Указы нигезендә |
Уздырыла | Россия Федерациясе |
Дата | 21 ноябрь |
Бәйрәм чаралары | 21 ноябрьдә |
Бәйле | Россия Федерациясенең федераль салым хезмәте оешуга бәйле |
Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне (рус. День работника налоговых органов Российской Федерации — Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Россиядә ел саен 21 ноябрьдә билгеләп үтелә.
«Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне»нең тарихы
«Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне» Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне турында»гы 2000 ел 11 ноябре 1868 енче Указы нигезендә булдырыла. Нәкъ менә шушы дата «Салым органнары хезмәткәрләре»нең һөнәри бәйрәмен булдыруга нигез итеп алына.
1991 елның 21 ноябрендә РСФСР Президенты Б.Ельцинның 229 ынчы Указы[1] белән РСФСРның Дәүләт салым хезмәте оештырыла. 1998 елда әлеге оешма Россия Федерациясенең налоглар һәм җыемнар министрлыгы итеп үзгәртелә.
Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе салым хезмәте кардиналь үзгәреш кичерә: гадиләшә, аңлаешлы була бара, салымнарга исәп-хисап ясау һәм аларны түләү, салым тикшерүләрен һәм отчетларны тәртипкә китерү өлешендә дә салым түләүчеләр өчен уңайлаша. Салым түләүчеләр белән үзара эш итүнең тагын да заманчарак һәм алдынгы ысуллары – электрон хезмәтләр тәкъдим ителә.
Отчетны телекоммуникация элемтә каналлары (ТКС) буенча тапшыру, Россия Федераль салым хезмәте (nalog.ru) һәм Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Идарәсе сайтларында (r16.nalog.ru) салым салу буенча төрле мәгълүмат алу, программа чараларын бушлай тарату инде гадәтләнгән һәм киң таралган хезмәтләр булып тора.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента РСФСР от 21.11.1991 г. № 229 . Президент России. Дата обращения: 26 ноябрь 2015.
Сылтамалар
- День работника налоговых органов РФ
- Указ Президента Российской Федерации от 11.11.2000 № 1868 «О Дне работника налоговых органов Российской Федерации».
- Указ Президента РСФСР от 21.11.1991 № 229 «О Государственной налоговой службе РСФСР».
- Приказ ФНС РФ от 21.03.2007 № ММ-3−17/151 «О форменной одежде работников Федеральной налоговой службы, которым присвоены классные чины».