Халыкара һәлакәтләр куркынычын киметү көне
Халыкара табигый бәла-казаларны киметү көне | |
---|---|
Кабул ителгән | 1989 елда |
Оештыручы | БМО Генераль Ассамблеясе |
Дата | 13 октябрь |
Халыкара һәлакәтләр куркынычын киметү көне (аңа кадәр Табигать бәла-казалар куркынычын киметү буенча халыкара көн) (рус. Международный день по уменьшению опасности бедствий, ингл. International Day for Disaster Reduction, исп. Día International para la Reducción de los Desastres , фр. la Journée internationale de la prévention des catastrophes, гарәп. اليوم الدولي للحد من الكوارث, кыт. 国际减灾日) — 13 октябрьдә билгеләнә.
БМО Генераль Ассамблеясе 1989 елда «Табигый бәла-казаларның куркынычын киметү буенча Халыкара унъеллык» игълан итү турында Резолюция (44/236) кабул итә, аның буенча октябрьнең икенче чәршәмбе көне Табигый бәла-казаларның куркынычын киметү буенча халыкара көн дип игълан ителә һәм аны 1990-1999 елларда ел саен билгеләп үтәргә карар чыгара.
2001 елда Генераль Ассамблея үзенең 56/195 резолюциясе белән бу көнне билгеләп үтүне дәвам иттерү турында игълан итә һәм аны, стихияле бәла-казаларны булдырмый калу, аларның нәтиҗәләрен йомшарту һәм аларга әзерлекле булу юлында табигый бәла-казалар куркынычын киметү культурасын формалаштыруга ярдәм итәргә тиешле инструментларның берсе дип атый.
2009 елда Генераль Ассамблея Резолюциясендә (64/200), барлык бәла-казалар куркынычын киметүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтеп, бу көннең исемен Халыкара һәлакәтләр куркынычын киметү көне дип үзгәртә һәм аны 13 октябрьдә билгеләп үтәргә карар чыгара.
Халыкара көннең еллык темалары
- 2002 — «Тау районнарының тотрыклы үсеше өчен куркынычсызлыкны арттыру»
- 2003 — «Тотрыклы үсеш өчен стихияле бәла-казаларны юкка чыгарырга».
- 2004 — «Булачак хәвеф-хәтәрләргә каршы көрәшү өчен, бүгенге көрәштә тәҗрибә туплау».
- 2005 — «Бәла-казаларны булдырмау максатларында инвестицияләү».
- 2006 — «Бәла-казалар куркынычын киметү эшчәнлеге мәктәптән башлана».
- 2007 —
- 2008 —
- 2009 — «Табигый бәла-казалар вакытында хастаханәләр куркынычсызлыгы: куркынычны киметү, хастаханәләрне яклау, тормышны коткару».
- 2010 — «Шәһәрләрнең тотрыклылыгы».
- 2011 — «Балалар һәм яшьләр».
- 2012 — «Хатын-кызлар һәм кызлар».
- 2013 — «Бәла-казалар куркынычын киметү эшчәнлегендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең роле».
- 2014 — «Тормыш хакына».
- 2015 — «Тормыш хакына белем».
- 2016 — «Тормыш, бу турыда сөйләр өчен: хәбәрдарлык һәм үлемнең кимүе».
- 2017 — «Йорт, Имин йорт: йогынтыны киметү, күчешне киметү».
- 2018 — «Табигый бәла-казалар нәтиҗәсендә икътисади югалтуларны киметү».
- 2019 — «Критик инфраструктурага стихияле бәла-казалардан һәм төп хезмәтләрнең җимерелүеннән килгән зыянны киметү».
- 2021 — «Үсеп килә торган илләр өчен бәла-казалар һәм алардан килгән югалтулар куркынычын киметү буенча халыкара хезмәттәшлек».
- 2022 — «2030 елга күп кенә куркынычлар турында иртә кисәтү системаларының санын арттыру, шулай ук һәркемгә бәла-каза куркынычы турында һәм бәяләү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларны ачу».
- 2023 — «Тотрыклы киләчәк өчен тигезсезлек белән көрәшү».
- 2024 —
Статистик мәгълүмат
2005 елдагы «Халыкара стихияле бәла-казалар банкы (IDD)» исәбе буенча, табигый бәла-казалар нәтиҗәсендә 92 мең кеше һәлак булган.