Төзүчеләр көне
Тарихы
1955 елның 6 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумының «Төзүчеләр көне» бәйрәмен билгеләү турында»гы Указы чыга[2].
Бәйрәмнең барлыкка килүе 1960 елга кадәр иң зур масштаблы Жигулёв ГЭСы төзелеше белән бәйле. Станцияне 1949 елда төзи башлыйлар, ә 1955 елда эшләтеп җибәрләр. 10 августта ГЭС ачылу хөрмәтенә уздырылган митингта Хрущёв Төзүчеләр көне турында игълан итә.
1956 елның 12 августында Советлар Союзында беренче тапкыр төзелеш тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
СССР таркалганнан соң да, «Төзүчеләр көне» Россиядә, Украинада, Белоруссия, Әрмәнстан, Кыргызстан[3], Казакъстанда[4] һөнәри бәйрәм буларак ел саен августның икенче якшәмбесендә билгеләнүен дәвам итә.
Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы карары белән 2011 елдан Россиядә Төзүчеләр көне федераль бәйрәм дип игълан ителә[5][6].
2016 елның 14 августында Россия төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәренең 60-еллыгын билгеләп уза. Бу чарада тармакның иң яхшы белгечләрен бүләклиләр. Бәйрәм алдыннан Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры М.А. Мень, тармакның узган еллардагы эшенә йомгак ясап:
«Төзүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр булдырыла, архитекторлар роле көчәя, яшәү мохите сыйфатының заманча стандартлары билгеләнә. Барлык тырышлык бюджет акчаларын экономияләүгә һәм тармакта эшлекле климатны яхшыртуга йогынты ясарга, ә иң мөһиме - гражданнар өчен уңайлы тормыш шартлары булдыруга ярдәм итәргә тиеш»,[7]— дип билгеләп уза.
Төзүчеләр көненә ачылган объектлар
СССРвакытында эре объектлар ачылу, еш кына Төзүчеләр көненә туры китерелә. Ачылу тантанасы бәйрәм көннәрендә үткәрелә. Аерым алганда:
- 1960 елның 13 августында Ленинградта — Мәскәү вокзалына терәп төзелгән Восстание мәйданы станциясенең икенче җир өсте вестибюле.
- 1969 елның 11 августында Мәскәүдә — дүрт станцияле Кашира-Каховка линиясенең Горький-Замоскворец участогы
- 1974 елның 12 августында Мәскәүдә — Калуга-Рига линиясенең Калуга һәм Беляево станцияләре.
- 1978 елның 11 августында Харьковта — биш станцияле Холодногорск-Завод линиясенең икенче участогы.
- 1984 елның 11 августында Харьковта — биш станцияле Салтово линиясенең беренче участогы.
- 1987 елның 8 августында Горькийда — Автозаводская һәм Комсомольская станцияләре.
Филателиядә
Искәрмәләр
- ↑ Справка о нерабочих праздничных днях, профессиональных праздниках и памятных датах. Информационно-правовой портал «Гарант.ру» // garant.ru
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 6 сентября 1955 года «Об установлении ежегодного праздника „Дня строителя“». // base.garant.ru
- ↑ День строителя Кыргызстана (рус.). Inform.Kg. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2023.
- ↑ Указом Главы государства внесены изменения в Указ Президента РК от 20 января 1998 года № 3827 «О профессиональных и иных праздниках в Республике Казахстан» (рус.). Официальный интернет-ресурс ГУ «Аппарат акима района «Есиль» города Астаны» // ishki-sayasat.astana.kz (22 октябрь 2011). Архивировано 4 июнь 2012 года.
- ↑ День строителя обрёл федеральный статус. «Вести.ру» // vesti.ru (14 августа 2011 года)
- ↑ Иван Юрченко. День строителя стал федеральным праздником. — Работников отрасли поздравил Дмитрий Медведев. Газета «Комсомольская правда» // kp.ru (14 августа 2011 года)
- ↑ Елена Домчева. Счастье в квадрате. — Строительство новых домов в России «подогреет» ипотека. «Российская газета» // rg.ru (10 августа 2016 года)