Металлурглар көне

Металлурглар көне (рус. День металлурга)— ел саен Россиядә, Белоруссиядә, Казакъстанда һәм Украинада уздырыла торган һөнәри бәйрәм.

Тарихы

1957 елның 28 сентябрендә, СССР икътисадын торгызуга совет металлургия сәнәгатенең керткән өлешенә хөрмәт йөзеннән, СССР Югары Советы Президиумы Металлурглар көнен гамәлгә куя, бәйрәм июльнең өченче якшәмбесенә билгеләнә[1].

Указ Югары Совет тарафынан 1980 елның 1 октябрендә[2] һәм 1988 елның 1 ноябрендә раслана[3]. Бәйрәм металлургия предприятиеләре булган шәһәрләрдә (Түбәнге Тагил, Иске Оскол, Норильск, Новокузнецк, Магнитогорск, Череповец, Чиләбе, Таганрог, Липецк, Мончегорск һ.б.) киң билгеләнелә.

СССР таркалганнан соң, Металлурглар көне БДБ нең ил икътисадында металлургия мөһим роль уйнаган барлык илләрендә сакланган. Казакъстанда Металлурглар көне Республика Президентының Указы белән 2003 елдан уздырыла. Белоруссиядә 1998 елның 26 мартындагы Указ нигезендә һәр ел июльнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.

Россиянең дәүләт бүләкләре арасында «Россия Федерациясенең атказанган металлургы» исеме дә бар.

Бүләкләү

Металлурглар көнендә тантаналы шартларда «Россия Федерациясенең атказанган металлургы» дигән мактаулы исем һәм күкрәк билгесе тапшырыла. Бу исем кайнар цехларда эшләүчеләргә һәм төп металлургия агрегатлары хезмәткәрләренә бирелә, аларның стажы кимендә 15 ел булырга тиеш, шулай ук тармакның 20 еллык хезмәт стажы булган башка ветераннарына да бирелә. Исемгә дәгъва кылучының тармак бүләкләре яисә мактаулы исемнәре дә булырга тиеш[4].

Нумизматика

undefined

2020 елның 30 июнендә Россия банкы 10 сумлык «Металлургия сәнәгате хезмәткәре» тимер акчасын чыгара[5].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Празднование дня металлурга. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2011. Архивировано 2 июль 2014 года.
  2. Указ Президиума ВС СССР от 1 октября 1980 года № 3018-Х «О праздничных и памятных днях»
  3. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 1.10.1988 № 9724-X «О внесении изменений в законодательство СССР о праздничных и памятных днях»
  4. Положение о почетном звании "Заслуженный металлург Российской Федерации". КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2024.
  5. Работник металлургической промышленности. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2020. Архивировано 12 июль 2020 года.

Тема буенча өстәмә