Бөтендөнья чүллеккә әйләнүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне
Бөтендөнья чүллеккә әйләнүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне | |
---|---|
Нигезләнү датасы | 19 декабрь 1994[1] |
SEO_description | Всемирный день борьбы с опустыниванием и засухой — дата празднования, значение, события и история появления, кем празднуется: подробная информация в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Елның көне | 17 июнь[1] |
Тәртипне билгеләүче төп текст | United Nations resolution[d][1] |
SEO_title | Всемирный день борьбы с опустыниванием и засухой — дата, значение, события и история появления праздника — РУВИКИ |
Бөтендөнья чүллеккә әйләнүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне (рус. Всемирный день борьбы с опустыниванием и засухой; БМО телләрендә: ингл. World Day to Combat Desertification and Drought, гарәп. اليوم العالمي لمكافحة التصحر والجفاف,исп. Día Mundial de Lucha contra la Desertificación y la Sequía, кыт. 防治荒漠化和干旱世界日, фр. Journée mondiale de la lutte contre la désertification et la sécheresse) — 1995 елдан алып 17 июньдә билгеләп үтелә. БМО Генераль Ассамблеясенең 49 нчы утырышында кабул ителә (1995 елның 30 гыйнварында A/RES/49/115 номерлы резолюциясе). Бу дата Чүллеккә әйләнүгә каршы көрәш буенча Конвенциянең бер еллыгы көнендә раслана.
Тарих
БМО генераль секретаре 2006 елда шушы көнгә багышланган юлламасында түбәндәгеләрне белдерә:
Чүллеккә әйләнү — коры, ярым коры һәм коры-ярым дымлы районнарда җирләрнең биологик продуктивлыгын югалту —кешелек очраша торган иң җитди хәвефләрнең берсе. Бу —дөньядагы 100 дән артык ил халкының биштән бер өлешенә кагыла торган глобаль проблема[2]. Кофи Аннан
|
БМО мәгълүматлары буенча, Җир шарының дүрттән бер өлешенә чүллеккә әйләнү куркынычы яный. Бу 100 дән артык илдә 1 млрд кешенең гомерен куркыныч астына куя. Чүллеккә әйләнү — экологик миграция сәбәбе, коры районнарда яшәүче халык уңдырышлырак районнарга күченергә омтыла. 2010 елда экологик мигрантлар саны 24 миллион кеше тәшкил итсә, 2050 елга аларның саны 200 миллионга җитәргә мөмкин, дип саный белгечләр. Бу — Җир шарында яшәүче халыкның 75%[3].
2010 елның гыйнварыннан 2020 елның декабренә кадәрге чор Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан «Чүлләргә һәм чүллеккә әйләнүгә каршы көрәшкә багышланган БМО унъеллыгы» дип игълан ителә. Максаты — коры җирләрне саклау буенча чаралар үткәрү (2007 елның 62/195 номерлы резолюциясе)[4].
Статистика
- Чүллеккә әйләнү 1 миллиардтан артык кешенең сәламәтлегенә һәм яшәү чыганакларына куркыныч тудыра.
- 2005 ел мәгълүматлары буенча, ел саен чүллеккә әйләнү процессы һәм корылык нәтиҗәсендә 40 млрд АКШ долларыннан артык суммадагы авыл хуҗалыгы продукциясе югала.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Берләшкән Милләтләр Оешмасы — 1945.
- ↑ Послание бывшего Генерального секретаря Кофи Аннана по поводу Всемирного дня борьбы с опустыниванием и засухой . ООН (17 июнь 2006). Дата обращения: 6 март 2024.
- ↑ Всемирный день борьбы с опустыниванием и засухой. Справка . РИА Новости (17 июнь 2010). Дата обращения: 6 март 2024.
- ↑ Опустынивание . Экология. Справочник. Дата обращения: 6 март 2024.
Сылтамалар
- Резолюция № A/RES/49/115
- Международная Конвенция по борьбе с опустыниванием
- Послание Генерального секретаря ООН в 2006 году
- Сайт ООН
- Резолюция 58/211, принятая Генеральной Ассамблеей ООН: Международный год пустынь и опустынивания, 2006 год
- Десятилетие ООН, посвящённое пустыням и борьбе с опустыниванием
- Резолюция 62/195, принятая Генеральной Ассамблеей ООН: Доклад Совета управляющих Программы Организации Объединённых Наций по окружающей среде о работе его двадцать четвёртой сессии