Бөтендөнья океаннар көне

"'Бөтендөнья океаннар көне"' (рус. Всемирный день океан) — Берләшкән Милләтләр Оешмасының истәлекле көне. 2009 елның 12 февралендә БМО Генераль Ассамблеясенең "a/RES/63/111" санлы резолюциясе белән расланган. Ел саен 8 июньдә билгеләнә.

Бәйрәм тарихы

«Бөтендөнья океаннар көне»н үткәрү беренче тапкыр рәсми рәвештә 1992 елда Бразилияның Рио-де-Жанейро шәһәрендә үткән халыкара саммитта тәкъдим ителә.

Шуннан алып эшмәкәрлекләре Дөнья океаны белән бәйле булган оешмаларның һәм белгечләрнең барлык да диярлек «бөтендөнья океан көне»н киң билгели. Галим-экологлар, ихтиологлар, күп кенә аквариумнар, зоопарклар, дельфинарийда хезмәткәрләре бу көнне Дөнья океанының кабатланмас флорасын һәм фаунасын кеше хиреслегенә саклап калу буенча чаралар оештыра.

Көн темалары

  • 2024 ел — «Яңа тирәнлекләрне уятыгыз»
  • 2023 ел — «Океан планетасы: Су күтәрелүләре үзгә»
  • 2022 ел — «Җанлану: океан файдасына күмәк гамәлләр»
  • 2021 ел — «Океан: тормыш һәм яшәү чыганаклары»
  • 2020 ел — «Тотрыклы океан өчен инновацияләр»
  • 2019 ел — «Гендер һәм океан»
  • 2018 ел — «Пластик калдык белән бысраныуга каршы сугыш һәм океаннарның саулыгын тәэмин итү карарлары»
  • 2017 ел — «Безнең океаннар, безнең киләчәк»
  • 2016 ел — «Сәламәт океаннар, сәламәт планета»
  • 2015 ел — «Сәламәт океаннар, сәламәт планета»
  • 2014 ел — «Бер планета, бер океан»
  • 2013 ел — «Океаннар һәм кешеләр»
  • 2012 ел — «Яшьләр: киләчәк үзгәрешләр тулкыны»
  • 2011 ел — «Безнең океаннар: киләчәгебезне яңару»[1]
  • 2010 ел — «Безнең океаннар: рәт һәм сынаулар»
  • 2009 ел — «Безнең океаннар, безнең җаваплылык»

Искәрмәләр

  1. Всемирный день океанов. Справка. Веб-сайт Российского агентства международной информации «РИА Новости» (8 июнь 2011). — «Тема Дня в 2011 году». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2015. Архивировано 8 июнь 2015 года.

Сылтамалар

Төркемнәр