Россия матбугаты көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Россия матбугаты көне
«Санкт-Петербургские ведомости»
«Санкт-Петербургские ведомости»
Рәсми исеме рус. День российской печати
Кабул ителгән 1991 ел
Уздырыла һәр ел саен
Дата 13 гыйнвар

Россия матбугаты көне (рус. День российской печати) 1991 елдан башлап 13 гыйнварда билгеләп үтелә. 1703 елда Россиядә беренче «Ведомости» газеты эшли башлау белән бәйле. Рәсми ял көне булып саналмый.

Бәйрәмнең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия матбугаты көнен 13 гыйнварда үткәрү 1703 елда Россиядә беренче «Ведомости» газеты эшли башлау белән бәйле. Газета Петр I нең «Чит ил һәм эчке вакыйгалар турында хәбәр итү өчен газеталарны бастыру турында»гы Фәрманы нигезендә барлыкка килә. Басманың беренче санының тиражы 1 мең данә тәшкил итә һәм һәркайсы 27 юллы 4 кечкенә биттән тора. Газетның беренче санының чыгаручы мөхәррире Петр I үзе була[1].

Петр I фәрманы белән рестораннар ачыла, бирегә халык газета уку өчен җыела. Кунакларга бушлай чәй һәм тәм-томнар тәкъдим ителә. Бу чараны император яңа реформалар һәм аларның Россия үсеше өчен кирәклеге турында аңлаешлы формада сөйләү мөмкинлеге буларак караган.

Башта нәшрият Мәскәүдә, соңрак Санкт-Петербургта ачыла. Төрле шәһәрләрдә үз атамасы булган: Мәскәү, Россия ведомостлары һәм башкалар. Петербургта нәшрият директоры Михаил Аврамов йортында урнашкан. Нәкъ менә ул газетада тормышның киң укучылар даирәсе өчен кызыклы булган төрле өлкәләрен яктыртырга кирәклекне тәкъдим итә. Император тәкъдимне хуплый.

1870 елда эксперимент сыйфатында язылу барлыкка килә. 1914 елда тиражның саны 3000 гә җитә. Ул почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелә. Советлар Союзы чорында барлык нәшриятләр дә дәүләтнеке була. Аларның һәрберсе цензура узган. Яңа чыгарылышлар билгеле бер комиссия тарафыннан раслана.

Матбугат хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм көнен иң элек 5 май — «Правда» газеты нәшрияты эшли башлаган көн сайлана. Совет Социалистик Республикалар Берлеге таркалганнан соң, тарихи датаны 13 гыйнварга билгеләргә карар кылына.

Россиядә беренче газета[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең беренче газет «Мәскәү дәүләтендә һәм башка тирә-як илләрдә булган хәрби, белемгә һәм хәтергә лаеклы башка эшләр турында хәбәрнамәләр» 1703 елның 13 гыйнварында Петр I «Чит ил һәм эчке вакыйгалар турында хәбәр итү өчен газеталарны бастыру турында»гы фәрманы нигезендә Мәскәүдә басыла. Тираж — 1 мең. Чыгаручы мөхәррир — Петр I[2].

Басма Петр I тышкы сәясәтен пропагандаларга тиеш була. Газета рус армиясенең уңышлары, флотның үсеше, сәүдәнең киңәюе, яңа ачылган руда чыганаклары һәм заводлар төзү турында хәбәр итә. Шулай ук чит ил газеталарыннан да мәгълүмат басыла.

Ул заманда төп тема — Төньяк сугышы. 1709 елда патша хәрби корреспондент сыйфатында чыгыш ясый, Полтава сугышын аның турыдан-туры катнашучысы буларак тасвирлый[2].

1711 елда «Ведомости» Санкт-Петербургта да нәшер ителә башлый. Мәскәүдән ике нәшрият станогы, дүрт хәреф җыючы һәм ике буяу ясаучы китерелә.

1728 елдан газета чыгару белән Фәннәр академиясе шөгыльләнә башлый. Газетаның исеме «Санкт-Петербургские ведомости» дип үзгәртелә. Газета төрле тиражлар белән басыла, кайчакта 4000 данә була. Газетның бәясе шактый югары куела, шуңа бәйле аны һәркем сатып ала алмый. Мәскәүдә «Московские ведомости» газеты 161 ел чыга. Басма Мәскәү университеты нәшриятында атнага ике тапкыр басыла. Россиядә беренче провинция газеты 1813—1816 елларда Әстерханда нәшер ителгән «Восточные Ведомости»[1].

1870 елның 1 гыйнварыннан «югары әмер» белән тәҗрибә рәвешендә «почта бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка — рус һәм чит ил басмаларына язылуны кабул итү» оештырырга рөхсәт ителә. Бу Россиядә вакытлы матбугатка язылу уздыру турында беренче боерык була. 1914 елга Россиядә өч меңнән артык вакытлы матбугат чыга. Губерна рәсми «Ведомости»ларын исәпкә алмаганда, инкыйлабка кадәрге Россиядә 200 дән артык зур иҗтимагый-сәяси газетлар басыла. Газета һәм журналларның тиражы шактый зур. Мәскәү һәм Санкт-Петербург «Ведомости» газеты 1917 елга кадәр чыга, соңрак буржуаз басмалар буларак ябыла[1].

Беренче татар матбугат басмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Нур (газета)

Татар телендәге вакытлы матбугат басмаларын ачу омтылышлары XIX гасыр ахырында ясала, әмма алар барысы да төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә ябыла. Мәсәлән, мәгърифәтче Каюм Насыйри инициативасы белән шулай була. Нәтиҗәдә ул игътибарын татар календарьларын бастыруга юнәлтә. 1883 елдан Исмәгыйль Гаспринский тарафыннан нәшер ителә торган Бакчасарайның «Тәрҗеман» газеты гына гомумтөрки газета була.

« 1884 ел дәвамында язылучылар саны арта, һәм, ниһаять, 1884 елның декабренә без 1 000 кеше өчен чыгара башладык. Бу 1 000 укучыдан 500 галим, 300 сәүдәгәр, 150 түрә һәм морзалар һәм калган халык. 1 000 кешедән 300 Кырым мөселманы, 300 Әстерхан, Самара, Уфа, Казан һәм Пермь мөселманнары, 150 дагыстанлы, 50 Себер мөселманнары, 200 Урта Азия һәм Төркестаннан.
Исмәгыйль Гаспринский, 1885 ел[3]
»

Төрек һәм рус матбугатына, шулай ук «Тәрҗеман»га охшатып, татар шәкертләре 1905 елга кадәр үк кулъязма газета-журналлар чыгаралар.

Беренче рус инкыйлабыннан соң татар мәдәниятендә яңарыш чоры башлана. 1905 елның 2 сентябрендә беренче татар газеты «Нур» Санкт-Петербургта нәшер ителә (аны җирле имам Атаулла Баязитов чыгара башлый (19 май — «Татарстан матбугаты көне» нәкъ менә шушы басманың чыгуына багышлана)[3]. Шул ук елны Сәетгәрәй Алкин, рус һәм татар телләрендә бастыру шарты белән, «Казан мөхбире» газетасын чыгарырга рөхсәт ала.

1905 елның 27 ноябрендә Җаек шәһәрендә «Фикер» газеты, 1906 елның гыйнвар уртасыннан Казанда икенче татар газеты — «Йолдыз», 1 февральдән өченчесе — «Азат» нәшер ителә башлый. Алар Оренбург, Әстерхан, Мәскәү, Ташкент, Троицк, Семипалатинск һәм башка шәһәрләрдә дә барлыкка килә[4].

Инкыйлабка кадәр иң абруйлы, озак вакыт чыккан татар газетлары: «Вакыт» (Оренбург, 1906—1918 еллар), «Йолдыз» (Казан, 1906—1918 еллар), «Бәянелхак» (Казан, 1906—1914 еллар), «Идел» (Әстерхан, 1907—1914 еллар), «Кояш» (Казан, 1912—1918 еллар), «Тормыш» (Уфа, 1913—1918 еллар), «Ил» (Санкт-Петербург, Мәскәү, 1913—1918 еллар)[4].

Аз гына вакытта чыгып алган басмалар арасында аеруча билгелеләре: «Азат» (Казан, 1906 ел), «Таң йолдызы» (Казан, 1906 ел), «Ислах» (Әстерхан, 1905—1906 еллар), «Дума» (Петербург, 1907 ел), «Безнең тавыш» (Казан, 1917—1918 еллар), «Олуг Төркестан» (Ташкент, 1917—1918 еллар), «Корылтай» (Казан, 1917—1918 еллар), «Урал» (Оренбург, 1907 ел)[4].

1917 елга кадәр Россиядә татар телендә барлыгы 62 газета чыга.

Традицияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтен ил буйлап тантаналы чаралар, концертлар, конференцияләр һәм семинарлар үткәрелә, анда спикерлар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясый. Тематик бүләкләр һәм сувенирлар тапшырыла. Матбугат өлкәсендә эшләүчеләргә дәүләт һәм башка бүләкләр тапшырыла. Проектларны финанслау раслана, грантлар, стипендияләр, премияләр бирелә.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия басмалары дөньяның 102 телендә басыла[2].
  • 1921 елда «Известия»нең «Газетларны саклагыз. Алар аз. Укып чыктың, башкага тапшыр» язуы белән номеры чыга.
  • 1991 елда «Комсомольская правда» дөньядагы иң зур тираж — 21 миллион 900 мең данә басылу сәбәпле Гиннес рекордлар китабына кертелә.
  • Россиядә нәшриятта басылган беренче китап — Гайсә пәйгамбәр шәкертенең гамәлләре һәм Изге Павелның хатлары (1564 елда басыла).
  • Беренче булып репортаж төшенчәсен кертүче — Яков Синявич[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]