Таң йолдызы (гәҗит)

Таң йолдызы — гәҗит. «Таңчылар» оешмасы органы. 1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр Казан шәһәрендә татар телендә атнага 2-3 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 65 саны чыга. Нәшир – Гали Путиляков, аннары Фуат Туктаров, рәсми мөхәррирләр – Гали Путиляков, Сәгыйть Рәмиев (19 июньнән), фактик мөхәррир – Гаяз Исхакый.