Бөтендөнья үпкә хроник обструктив авыруына каршы көрәш көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья үпкә хроник обструктив авыруына каршы көрәш көне
Әһәмияте Җәмәгатьчелекне чир турында хәбәрдар итү
Оештыручы ХОБЛ буенча Глобаль инициатива
Дата Ноябрьнең өченче чәршәмбеме

Бөтендөнья үпкә хроник обструктив авыруына каршы көрәш көне (рус. Всемирный день борьбы против хронической обструктивной болезни лёгких (ХОБЛ)) — ел саен ноябрьнең һәр өченче чәршәмбесендә билгеләп үтелә[1][2]. Максаты — ХОБЛдан үлүчеләр санын киметү, белемнәрне күтәрү, әлеге авыруга каршы көрәш ысуллары турында фикер алышу һәм әлеге чир белән бәйле карарлар кабул итүче кешеләрне, медицина хезмәткәрләрен һәм халыкның әлеге проблемага игътибарын җәлеп итү[2][3]. Тәмәке тартуга каршы уздырыла торган акцияләр дә мөһим булып тора[4]. Беренче тапкыр 2002 елда уздырыла[3]. Ел саен 50 дән артык илдә төрле чаралар үткәрелә, алар бу көнне җәмәгатьчелеккә әлеге авыру турында мәгълүмат бирү планында елның иң мөһим көненә әверелдерә[1].

ХОБЛ үпкәләрнең тормышны куркыныч астына куя торган авыруы булып тора, аның аркасында сулыш алу авырлаша[2], ә авыруның төп факторлары булып тәмәке тарту, һаваның пычрануы, тузан һәм эш урыннарында химик матдәләр йогынтысы тора. Тәмәке тарту куркыныч факторы булып тора һәм аның өлешенә авыру очракларының якынча 80-90% туры килә, өстәвенә актив тарту да, пассив тарту да куркыныч яный, ягъни төтенле бинада булу да җитә. Тәмәке тартучыларда сулыш алу авырлыгы якынча 40 яшькә арта, әтәмәке тартмаучыларда — 13-15 елга соңрак. Шахтерлар, Металлургия һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате хезмәткәрләре, тимер юл эшчеләре, ашлык һәм мамык эшкәртү белән шөгыльләнүче эшчеләр өчен һөнәри куркыныч булып тора, ә хезмәт куркынычсызлыгы чаралары саклау чаралары ярдәмендә аны шактый киметүгә ирешеп була[5].

2011 елга эпидемиологик тикшеренүләр буенча, Россиядә якынча 11 миллион ХОБЛ белән авыручы бар, әмма рәсми мөрәҗәгатьләр статистикасы буенча 1 миллионга якын шундый очрак теркәлгән. Европа респиратор җәмгыяте мәгълүматлары буенча авыру очракларының 25 % гына үз вакытында диагностикалана[6]. 2014 ел эчендә Россиядә ХОБЛдан үлүчеләр саны барлык үлем очракларының 4,1 % ын тәшкил итә. Иртә диагностика һәм профилактика чаралары халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм авырудан үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирә[5]. Авыруга сулыш тесты спирометрия ярдәмендә диагноз куела[7].

Шулай ук карагыз

  • Үпкә чирләре

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 About Us (ингл.). Global Initiative for Chronic Obstructive Lung Disease - GOLD. Дата обращения: 27 март 2021. Архивировано 23 ноябрь 2020 года.
  2. 2,0 2,1 2,2 Health Days 2019 - World COPD Day (ингл.). Health Awareness. Kingdom of Saudi Arabia Ministry of Health. Дата обращения: 27 март 2021. Архивировано 27 март 2021 года.
  3. 3,0 3,1 World COPD Day (ингл.). Global Initiative for Chronic Obstructive Lung Disease - GOLD. Дата обращения: 27 март 2021. Архивировано 21 март 2021 года.
  4. Всемирный день борьбы против хронической обструктивной болезни легких. mosgorzdrav.ru. Департамент здравоохранения Москвы (18 ноябрь 2019). Дата обращения: 3 апрель 2021. Архивировано 3 апрель 2021 года.
  5. Министерство здравоохранения Российской Федерации (24 октябрь 2015). Дата обращения: 27 март 2021. Архивировано 27 март 2021 года.
  6. 19 ноября - Всемирный день борьбы против ХОБЛ (ингл.). Социально-гигиенический мониторинг. Роспотребнадзор (17 ноябрь 2011). Дата обращения: 27 март 2021. Архивировано 25 март 2021 года.
  7. World COPD Day: A Look at the Many Faces of COPD (ингл.). Forum of International Respiratory Societies. Union For Lung Health (15 ноябрь 2017). — Press release.

Сылтамалар