Олы көн бәйрәме

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Олы көн бәйрәме, Пасха
Йомырка тәгәрәтү. Инкыйлабка кадәрге ачык хат.
Йомырка тәгәрәтү. Инкыйлабка кадәрге ачык хат.
Төре Халык бәйрәме, дини бәйрәм
Башка төрле рус. Велик день, Светлое Воскресенье, Пасха честна́я
Әһәмияте табигать яңарышы белән бәйле
Уздырыла православие динендәге халыклар тарафыннан, славян халыклары
Дата 22 март, 25 апрель и Пасха датасы[d]
2024 елда 31 марта (католицизм) 22 апреля (5 мая) (православие)
2025 елда 20 апреля (католицизм) 7 апреля (20 апреля) (православие)
2026 елда 5 апреля (католицизм) 30 марта (12 апреля) (православие)
Бәйрәм чаралары төнлә яки иртә таңнан чиркәүләрдә гыйбадәт кылу, гаилә мәҗлесләре, халык күңел ачулары
Йолалар Көнчыгыш славяннарда — буялган йомырка һәм куличларны изгеләндерү, көнбатыш славяннарда — бүләкләр бирешү, балалар тарафыннан йомырка эзләү, ике очракта да — христослаштыру
Бәйле көн белән төн тигезлеге
Гайсә Мәсих Терелүе (Тәмүгъкә төшү), Андрей Рублёв иконасы, 1408—1410 еллар

Олы көн бәйрәме яки Пасха (грек. πάσχα, латинча Pascha, яһүд. פֶּסַח [ˈpʲesəx]«яныннан үтеп китү»), шулай ук Гайсә Мәсих Терелүе (юнанча Ἡ Ανάστασις τοῦ Ἰησοῦ Χριστοῦ) — христианнарның иң борынгы һәм төп дини бәйрәме[1]. Инҗил китабында тасвирланган Гайсә Мәсих терелүенә багышлап үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр ел өчен бәйрәм итү көне ай-кояш тәкъвиме буенча билгеләнә.

2025 елда православие, католик һәм протестант Пасхасын, шулай ук яһүдләрнең Песахын бәйрәм итү даталары бер көнгә — 20 апрельгә туры килә, бу еш булмый. Даталар кисешүе язгы көн белән төн тигезлеге һәм ай календаре белән бәйле[2][3].

Традиция буенча Пасха өч көн бәйрәм ителә, әмма Пасха мотивлары Якты көн, аңа кадәр килгән Газап (бәйрәмгә әзерлек вакытында) һәм аннан соңгы Радуница атналарының мифологиясендә һәм йолаларында киң чагылыш тапкан[4].

Пасха, төп чиркәү бәйрәме буларак, христиан символикасын яңабаштан шәрехләү ярдәмендә, славян халык традициясенең бер өлешенә әверелә. Славяннарда Пасханы бәйрәм итү традицияләре христианлыкка кадәрге күп кенә славян йолаларын да үз эченә ала[5].

Пасханың славян атамалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

бор. слав. Великъ дьнь, Велии, бор.-рус. Великодень[6]; Вели́к де́нь[7], Пасха честна́я, Светлое Воскресенье[8]; укр. Великдень; белар. Вялікдзень; с-х. Великден, Ускрс; болг. Великден; мак. Вазам, Вузам; словен. Velika noč, Vuzem; пол. Wielkanoc; чех. Velikonoce; словак. Veľká noc; югары луж. Jutry[9].

Иске славян телендәге Великъ дьнь грек. μεγάλη ἡμέρα «великий день» сүзенең калькасы булып тора[10] һәм борынгы рус чыганакларында Пасханы билгеләү өчен кулланыла. Библиянең славянтәрҗемәләрендә, мәсәлән, Остромиров Яхшы хәбәрендә (Евангелие) (1057 ел), бу сүз белән яһүдләрнең Песахы атала[11].

Пасханың исеме лужичаннарда (һәм кайбер башка көнбатыш славян халыкларында) — югары луж. Jutry — Пасха гыйбадәт кылу вакытын күрсәткән «иртәнге» сүзеннән килеп чыккан[12].

Хорват теленең кайбер диалектларында Пасха Vuzem, Vazam дип атала — «взять» (алырга) тамырыннан. Әлеге атама Бөек пост ахырын аның башы белән чагыштыру — Пустка каршы кую белән мотивлаштырыла[13].

Иисус Христосның Яңадан терелүе хөрмәтенә билгеләнгән бәйрәм[14][1], ул бөтен Библия тарихының үзәге һәм барлык христиан тәгълиматының нигезе булып тора[15]. Православиедә Пасханың төп бәйрәм статусын «бәйрәмнәрнең бәйрәме һәм тантаналарның тантанасы» гыйбарәсе чагылдыра[16].

Хәзерге вакытта Пасха көне һәрел ай-кояш календаре буенча исәпләнелә, бу — Пасханы күчмә бәйрәм итә.

Иврит телендәге «Песах» ай календаре буенча билгеләп үтелә торган яһүдләр Пасхасын аңлата[17]. Ул яһүд. פֶּסַח [ˈpʲesəx] («яныннан үтеп китү») сүзенең тамыры белән бәйле, ул Аллаһның яһүд йортларына кагылмыйча узуы белән бәйле[18].

« В полночь Господь поразил всех первенцев в земле Египетской, от первенца фараона, сидевшего на престоле своём, до первенца узника, находившегося в темнице, и всё первородное из скота.
Исх.:12:29
»
Яһүдләр Мисырдан китә. Д. Робертс

Бәйрәмнең арами телендәге атамасы пи́сха буларак яңгырый[18], башта грек теленә, аннан латин теленә күчкән, соңрак Европа телләренә таралган: pâques (фр.), pascua (исп.), па́сха (рус.)[19].

Пасханы бәйрәм итү гадәте моңа кадәр үк барлыкка килгән һәм башта терлекчелек белән, ә соңрак игенчелек белән бәйле булган булса да[20][21][22], Ветхий Заветтагы Пасханы яһүд халкының Мисыр әсирлегеннән чыгуы истәлегенә үткәргәннәр[15][18].

Христианнарда бәйрәмнең исеме башкача аңлатыла — «үлемнән тормышка, җирдән күккә күчү»[23]. Илаһи зат яһүдләрне Мисыр коллыгыннан азат иткән кебек, христиан да Гайсә Мәсихнең үлеме һәм терелүе аша гөнаһ коллыгыннан азат ителә; шуның белән Иске васыятьтәге Пасха христиан Пасхасының прообразы булып тора[24].

Пасханы Чиркәүдә бәйрәм итү православиедә 40 көн[1] һәм Көнбатыш христианлыкта 50 көн дәвам итә[25].

Чиркәү һәм мәҗүсилек традицияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Христосның үлеп терелүе» иконасы. Тверь губернасы Селезениха авылы чиркәвеннән.

Чиркәү Пасхада уеннар һәм йолаларга юл куймаска тырыша, чөнки аларда «мәҗүсилек»не күрә[7]. Мәсәлән, Пасхага язны язгы көн белән төн тигезләшкән көнне каршы алу йолалары күчкән[26][5][27]. Н.И. Толстой һәм С. М. Толстой язгы көн белән төн тигезлегенә шулай ук елның төп дүрт ноктасының берсе булган Благовещение дә туры килә дип саныйлар[28]. Пасха сынамышларында һәм йолаларында яз һәм җәй башы халык календаре өчен хас сюжет-мотивлар (искә алу, туй, метеорология, аграр-хуҗалык һ.б.)[4] бар. А. Н. Афанасьев язганча, Галициядә кыштан соң җанлана торган яз турында җыр билгеле[29].

Борынгы заманнарда шулай ук Пасхада гыйбадәттән соң, арыш яисә җитен басуында «көлтәләр шундый ук биек һәм авыр булсын», «икмәк яисә җитен биек һәм яхшы уңсын» дип, руханилар белән дьяконнарны[30][31] җир буйлап тәгәрәтү йоласы булган[32].

В.Я. Пропп, үлеп терелүче илаһның аерым очрагы буларак искергән[33] Гайсә турындагы теориягә нигезләнеп[34], «Гайсәнең тууы, үлеме һәм терелүе бәйрәме кебек, чиркәү үзенеке дип санаган бәйрәмнәр нигездә чыгышы буенча мәҗүсилектән чыга» дип раслый[34].

Белоруссия университетының филология факультеты укытучылары фикеренчә, бу «бөек» булган көнне (төннән озынрак) элек яңа календарь елы башланган[35]. В. К. Сапига сүзләренчә, Украинада Пасха — болардан тыш, язгының терелеп тууы, табигатьнең яңару бәйрәме, ул христианлык чорына кадәр үк билгеләп үтелгән[36].

Совет чоры басмаларында фольклорны еш кына «икенчел» дип саналган христиан элементларыннан арындыру максатында, фальсификациягә дучар итәләр. Шулай итеп, календарь фольклорын «халыкчанрак» һәм крестьянның «хезмәт мәнфәгатьләренә» туры килерлек итәргә тырышканнар. Мәсәлән, Л. Н. Виноградова күрсәтүенчә, «халыкта киң кулланыла торган җыр кушымтасы „Хрыстос васкрос сын божы!“ „христианлаштыруга кадәрге “ — „Вясна красна на увесь свет!“ ка алыштырыла. Шул рәвешле 80 нән артык рефрен алмаштырылган[37].

Тәмүгъкә төшү һәм Терелү, православие иконасы

Христианнар бу бәйрәме беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып бәйрәм итәләр. Бәйрәм көне итеп 4 апрельдән (искечә 21 март) соң тулы ай үткәч беренче якшәмбе көн билгеләнә. Бәйрәм итү төнлә белән яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана.

Гаиләләрдә уразадан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле ашлардан тыелып тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр изгеләндерелә. Бу көнне христианнар бер-берсенә, тормыш символы булган, буялган йомырка бирешәләр.

Пасха бәйрәме — христиан дөньясында үзәк дини бәйрәм. Христиан Библиясе нигезендә, Гайсә улемнән соң өченче көнгә терелеп торган (үлемнән азат ителгән). Кайбер христианнар бу якшәмбене Пасха бәйрәмендә яки пасха якшәмбесендә (шулай ук Ял көне яки Христосның яңадан терелүе) бәйрәм итәләр. Пасханың аерым билгеләнгән датасы юк — ул күчмә бәйрәм.

Традицияләр нигезендә, Пасха якшәмбесе Пасха хезмәтендә катнашу, чиркәү янындагы яңа утны якшәмбе иртәсендә кабызу юлы белән бәйрәм ителә. Икенче бер гадәт — пасха шәме кабызуны, Христосның яраларына хөрмәт күрсәтү өчен, шиплар белән бизәүне үз эченә ала. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекле сыйфатлары — пасха мөрәҗәгатен җиткерү, Бөек Заветны уку, чиркәү гимннары җырлау һәм Пасха бәйрәмен бәйрәм итү.

Пасха куяны һәм Пасха йомыркаларын эзләү кебек чагыштырмача яңа элементлар әлеге бәйрәмне заманча бәйрәм итүнең бер өлешенә әверелә, һәм бу аспектлар еш кына күп кенә христианнар һәм христиан булмаганнар тарафыннан бер үк дәрәҗәдә бәйрәм ителә. Санта-Клаусның аналогы булган Пасха куяны бәйрәм алды төнендә балаларга бүләкләр китерә (нигездә буялган йомыркалар). Пасха күкәйләре — гадәттә, буялган тавык йомыркасы, ләкин хәзерге гадәт буенча аларны шоколад йомыркалар яки кондитер эшләнмәләре белән, «тимер-кондыз» конфетлар белән тулган пластик йомыркаларга алыштыралар. Бу йомыркаларны гүя пасха куяны качырган, балалар аларны иртә белән Пасхада табырга тиеш булалар[38].

Керәшеннәрдә бәйрәм гореф-гадәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

7 гыйнвар Раштуа (авыз ачу) көнне Гайсә Мәсих туганнан соң, 19 гыйнварда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Хачка кадаклана. Шуннан соң, бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелә, аякка баса һәм бу көн – Олы көн дип атала.

Олы көн яисә Пасха бәйрәме язгы көн белән төн тигезлеге, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус, үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең гөнаһларын үзе күтәрә. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле дип ышаныла. Ул төнне берәү дә йокламый, чөнки бу төн — бәхет төне, йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.

Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Элек уразаны балалар да тоткан. Бу вакытта ураза тотучылар үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, гөнаһлы эшләр башкару тыела. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре чистартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.

Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган: «Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик: – Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән».[39]

  1. 1 2 3 Барсов Н. И. Пасха, христианский праздник // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  2. "Совпадение символично". Представители трех конфессий празднуют Пасху в один день - Российская газета (2025-04-16). 17 апрель 2025 тикшерелде.
  3. Почему Пасху каждый год отмечают в разные дни и когда она наступит в 2025-м?. 17 апрель 2025 тикшерелде.
  4. 1 2 Агапкина, 2004
  5. 1 2 Воропай, 1991
  6. Словарь русского языка, 1975
  7. 1 2 Соколова, 1979
  8. Погодин, 1872
  9. Лужицкій языкъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2012. Архивировано 19 июнь 2009 года.
  10. Фасмер, 1986
  11. Срезневский, 1893
  12. Krogmann, 1937
  13. Đaković, 2006
  14. Bernard Trawicky, Ruth Wilhelme Gregory. Anniversaries and Holidays. Архивная копия от 24 апрель 2015 на Wayback Machine. — \American Library Association\, p. 224, 2000.
  15. 1 2 Пасха Христова: смысл и история праздника. Архивная копия от 14 апрель 2015 на Wayback Machine // Нескучный сад, 04.05.13.
  16. На Пасху всё кругом ликует и играет. Архивная копия от 13 апрель 2015 на Wayback Machine // «Азбука веры».
  17. Davies N. Europe: A History. Архивная копия от 5 июль 2022 на Wayback Machine. — Oxford University Press, 1996. — P. 201
  18. 1 2 3 Песах. (Тикшерелгән 18 апрель 2025) .
  19. «The weirdness of Holy Week». Архивная копия от 3 апрель 2015 на Wayback Machine // The Economist, Apr 2nd 2015).
  20. Пасха // Отоми — Пластырь. — М. : Советская энциклопедия, 1975. — (Большая советская энциклопедия#Третье издание / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 19).
  21. Ветхозаветное богослужение // Православная энциклопедия. — М., 2004. — Т. VIII : «Вероучение — Владимиро-Волынская епархия». — С. 59—66. — 752 с. — 39 000 экз. — ISBN 5-89572-014-5.
  22. Audirsch J. G. The Legislative Themes of Centralization: From Mandate to Demise. — Wipf and Stock Publishers, 2014.анг--> — P. 108. — 224 p.
  23. Пасха. История праздника. Архивная копия от 11 апрель 2015 на Wayback Machine // Православный церковный календарь.
  24. Часть 82. Пасха и исход евреев из Египта. Архивная копия от 4 гыйнвар 2018 на Wayback Machine // Протоиерей Серафим Слободской Закон Божий
  25. «Пасхальное время» // Католическая энциклопедия. Т. 3. М.: 2007, ст. 1339—1340
  26. Шангина, Некрылова, 2015
  27. Курочкин, 2000
  28. Толстой, Толстая, 1995
  29. Афанасьев, 1994
  30. Агапкина, 2000
  31. СРНГ, 1977
  32. Зеленин, 1999
  33. Смит, 1987
  34. 1 2 Пропп, 1995
  35. Філалагічны факультэт БДУ
  36. Сапіга, 1993
  37. Виноградова Л. Н. Зимняя календарная поэзия западных и восточных славян. Генезис и типология колядования. М.: Наука, 1982. С. 18.
  38. сайтындагы "Easter Day" статьясының тәрҗемәсе.
  39. http://www.tuganaylar.ru/tt/hbrl/item/913-olyi-k%D3%A9n-%E2%80%93-pasha-b%D3%99yr%D3%99me.html