Россия киносы көне
Россия киносы көне (рус. День российского кино) — кинематограф өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һәм кинематограф сөючеләрнең һөнәри бәйрәме. Һәр елны 27 августта билгеләп үтелә.
Тарихы
Россия империясендә 1896 елның 16 маенда Санкт-Петербургның «Аквариум» бакчасында беренче тапкыр кино күрсәтелә[1].
1908 елның 15 октябрендә сигез минутлык «Стенька Разин» (башка исемнәре «Понизовая вольница», «Стенька Разин и княжна») рус фильмы беренче тапкыр халыкка тәкъдим ителә. Режиссер Владимир Ромашков картинасы (Стенька Разин турында «Из-за острова на стрежень» рус халык җыры мотивлары буенча) рус киносын ачу чоры була[2].
1919 елның 27 августында Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының (алга таба РСФСР) Халык Комиссарлары Советы кино эшен милләтләштерү буенча декрет кабул итә. Шул көннән башлап РСФСРның барлык фотосурәт, кинематография сәүдәсе, сәнәгате һәм кинотеатрлары турыдан-туры Мәгариф халык комиссариаты карамагына күчә[3].
Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге 3018-X номерлы «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Фәрманы нигезендә һәм ССРБ Югары Советының 1988 елның 1 ноябрендәге 9724-XI номерлы «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында ССРБ кануниятенә үзгәрешләр кертү турында» Фәрманына ярашлы Совет киносы көне бәйрәм ителә башлый. 2006 елның 31 маенда бу фәрманнар үз көчен югалта.
1980 елгы фәрман нигезендә бу көн «Совет киносы көне» («День советского кино»), 1988 елда «Кино көне» («День кино»), үзгәртеп кору елларында бәйрәм «Россия киносы көне» («День кино России»), ССРБ таркалганнан соң «Россия киносы көне» («День российского кино») дип атала.
Бәйрәмне уздыру көне даими булмый: башта аны Халыкара кино көне белән бергә 28 декабрьдә бәйрәм итәләр. Асылда, милли бәйрәм буларак, Россия киносы көне үткәрелми башлый. Бары тик 2001 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Кинематография хезмәтендә бу бәйрәм көнен яңадан торгызу тәкъдиме кабул ителә.
2002 елның маенда Россия кинематографистлар берлеге башлыгы Н.С. Михалков бу көнне сентябрьнең соңгы җомгасында, Россия кинематография сәнгате һәм фәннәр милли академиясенең «Алтын Бөркет» бүләген тапшырганда билгеләп үтәргә тәкъдим итә[4]. Әмма бу тәкъдим кабул ителми, Россия киносы көнен алга таба 27 августта билгеләп үтәргә карар ителә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Н. А. Лебедев. Глава 1. Кинематограф в дореволюционной России (1896-1917) (рус.). Очерки истории кино СССР. «Библиотекарь». Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2015. Архивировано 23 сентябрь 2015 года.
- ↑ Сегодня — день российского кино (рус.). newsvo.ru (27 август 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2017. Архивировано 21 август 2017 года.
- ↑ День российского кино: история и традиции празднования. Справка. РИА Новости (27 август 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2010. Архивировано 6 апрель 2012 года.
- ↑ Никита Михалков учредил День российского кино (рус.). Lenta.ru (21 май 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2017.