Халыкара ишарә телләре көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Халыкара ишарә телләре көне
Халыкара ишарә телләре көне
Кабул ителгән 2017 ел, 19 декабрь
Уздырылу урыны барлык илләрдә
Үткәрелү көне 23 сентябрь
Оештырган БМО Генераль Ассамблеясе

Халыкара ишарә телләре көне (ингл. International Day of Sign Languages, рус. Междунаро́дный день жестовых языков) — ел саен 23 сентябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн, Бөтендөнья чукраклар федерациясе (World Federation of the Deaf, WFD) инициативасы белән, БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2017 елның 19 декабрендә игълан ителә ( 72/161 номерлы резолюция)[1]. Көннең 23 сентябрьгә билгеләгүе дә нәк менә 1951 елда Бөтендөнья чукраклар федерациясе оешу көненә туры килә. Моннан тыш, Халыкара ишарә телләре көне 1958 елдан сентябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган Бөтендөнья чукраклар атнасына да туры килә[2].

Бу көннең төп бурычы ― ишетү сәләте буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда ишарә телләрнең ролен ассызыклау. Бу ― җәмгыятьне тотрыклы үстерү программасы принципларына туры килә, алар нигезендә кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклау, шулай ук тел һәм мәдәни күптөрлелекне яклау аның максатларына ирешү юлында мөһим адым булып тора[2].

БМО резолюциясе дәүләтләрне мохтаҗ кешеләрне ишарә телләрен өйрәнү мөмкинлеге белән кичекмәстән тәэмин итәргә, чукрак кешеләр өчен сыйфатлы белем бирүне оештырырга, ә ишарә телләрен җиңел һәм үтемле формаларда өйрәнү программалары белән тәэмин итүне кайгыртырга чакыра[2].

13 миллионнан артык чукрак кеше яшәгән Россиядә рус ишарә теле дәүләт статусына ия: 2012 елның 18 декабрендә «Инвалидларны социаль яклау турында»гы законның 14 нче маддәсенә төзәтмәләр нигезендә, ул «ишетү сәләте бозылган очракта һәм дәүләт телен телдән куллану өлкәсендә аралашу теле булып тора»[1].

Рәсми статуска ия булган Халыкара ишарә телләре көне бөтен дөнья буйлап ишетү сәләтләре чикле булган кешеләрне берләштерә. Гадәттәгечә, бу дата дөнья халкын чукрак кешеләрнең проблемалары белән таныштыру һәм агарту чаралары үткәрүгә багышлана, аларның тормышында ишарә телләрененең роле ассызыклана[2].

Статистик мәгълүмат

  • Бөтендөнья чукраклар федерациясе мәгълүматлары буенча, дөньяда ишетү сәләте начар булган 70 миллионнан артык кеше яши, алар өчен ишарә теле тышкы дөнья белән аралашуның төп формасы булып тора.
  • Бүгенге көндә 300 гә якын ишарә теле, шул исәптән халыкара ишарә теле бар[3].

Халыкара көнгә багышланган чаралар

23 сентябрьдә бөтен Россия буенча даими рәвештә ишетү сәләте бозылган кешеләрнең потенциалын гамәлгә ашыруны киңәйтүгә, аларның социальләшү дәрәҗәсен күтәрүгә, киртәләрсез мохит тудыруга юнәлтелгән чаралар уздырыла. Бу чаралар арасында Бөтенроссия ишарә теле фестивале, Рус ишарә теле көне, шулай ук «Ишарә телләрен зәңгәр төс белән яктыртыйк!» акциясе бар[1].

Искәрмәләр

Сылтамалар