Россиядә донорлар көне

Россиядә донорлар көне (рус. Национа́льный де́нь до́нора в Росси́и) — ел саен 20 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия бәйрәме. Хезмәт кодексына ярашлы, ял көне дип саналмый. Бәйрәм датасы Россия империясендә беренче уңышлы кан күчерү көне хөрмәтенә билгеләнгән. Беренче шундый процедура 1832 елның 20 апрелендә үткәрелгән.

Тарих

1832 елның 20 апрелендә Петербург акушеры Андрей Вольф акушерлык кан агуы булган бала табучы хатын-кызга беренче тапкыр уңышлы кан сала. Ул моңа кадәр (1818 елның 25 сентябрендә) Лондонда уңышлы трансфузия ясаган Джеймс Бланделлның аппаратын һәм методикасын куллана[1]. Аннары Вольф тагын алты тапкыр кан сала, соңрак бу процедураны рус табибы һәм хирургия профессоры Сергей Коломнин берничә тапкыр кабатлый.

2007 елның 20 февралендә РФ Дәүләт Думасы донорлык һәм кан хезмәте проблемаларына багышланган утырышта Милли донор көнен гамәлгә кертә[2]. 2008 елдан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россиянең Федераль медицина-биология агентлыгы кан һәм аның компонентларының массакүләм ирекле донорлыгын үстерү буенча киңкүләмле программаны тормышка ашыралар. 2024 елгы мәгълүматлар буенча, Кан хезмәте составына 487 оешма, 100 меңгә якын югары квалификацияле медицина хезмәткәре керә[3]. ФМБАның 2025 елгы мәгълүматлары буенча, кан һәм аның компонентлары донорларының саны 1,5 миллионга якын[4].

Кан басымы, пульсы һәм тән температурасы күрсәткечләре канәгатьләнерлек булган, 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары яки Россия территориясендә кимендә бер ел яшәүче башка затлар донор була ала[5]. Мәҗбүри шартлар — медицина каршылыклары булмау һәм тән авырлыгының 50 килограммнан ким булмавы.

Бәйрәм традицияләре

Гадәттә 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр кан һәм сөяк җелеге донорлыгын популярлаштыру атналыгы үткәрелә[5][4]. 20 апрельдә медицина хезмәткәрләре катнашында матбугат конференцияләре, тематик күргәзмәләр, фәнни конференцияләр оештырыла. Медицина үзәкләре һәм станцияләре кан тапшыру буенча өстәмә акцияләр үткәрәләр[6]. Бу көнне кан яки аның компонентларын иганә иткән гражданнарны бүләклиләр[7].

2012 елдан «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» федераль закон гамәлдә[8]. Канны һәм аның компонентларын 40 тапкыр түләүсез тапшырган яки 60 тапкыр плазма иганә иткән кешеләр Россиянең мактаулы донорлары дип санала. Күкрәк билгесеннән тыш, россиялеләр өстәмә ташламаларга ия була: уңайлы вакытта еллык ял; дәүләт медицина оешмаларында чираттан тыш ярдәм алу; санаторийга юлламалар алу хокукы; ел саен акчалата түләү[9]), шулай ук җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы[10]. Закон нигезендә, һәр донор кан тапшырган көнне бушлай туклану (яки аның бәясен компенсацияләү) һәм ике көнлек түләүле ял алырга тиеш[8].

Өстәмә мәгълүмат

undefined
  • 2005 елда Бөтендөнья донор көне кабул ителә. Ул 14 июньдә билгеләп үтелә һәм кеше каны төркемнәрен ачкан өчен физиология һәм медицина буенча Нобель премиясенә лаек булган Карл Ландштейнерның туган көненә багышлана[11].
  • ФМБА мәгълүматлары буенча, Россиядә кан әзерләү 2024 елда узган ел белән чагыштырганда 6 % ка арткан һәм 2,6 миллион литр тәшкил иткән, 458 меңнән артык донор федераль регистрга кертелгән[6].
    Татьяна Навка кан тапшыра
  • Бөек Ватан сугышы елларында донорлар саны 5,5 миллион кешегә җиткән; хәрәкәттәге армия 1,7 миллион литрдан артык консервланган кан алган, ул 7 миллион кан салу өчен файдаланылган. Сугыш елларында «СССРның мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән 15 000 кеше бүләкләнгән[12].
undefined

Танылган шәхесләр арасында донорлар

  • Джеки Чан — даими рәвештә кан тапшыра, 2002 елда «Смокинг» фильмын төшергәндә Канада Кан хезмәте доноры була.
  • Криштиану Роналду — 2008 елда «Кызыл Хач исәбе» компаниясенең йөзе була, җелек доноры булып тора.
  • Джессика Альба — балалар госпитале өчен кан тапшыра.
  • Екатерина Стриженова — студент елларында ук кан тапшыра башлый.
  • Татьяна Навка — 2011 елда донорлыкны үстерү өлкәсендә LG компаниясенең илчесе була[13].

Искәрмәләр

  1. Есть повод гордиться | www.mgzt.ru (рус.). mgzt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  2. Национальный День донора крови в России. РИА Новости (20250411T1207). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  3. Вероника Скворцова: В России донорство является не только почетной и благородной миссией, но и важнейшей государственной задачей | Новости | Центр крови Федерального медико-биологического агентства (рус.). www.bloodfmba.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  4. 1 2 20 апреля 2026 года: какой сегодня праздник, церковные и светские даты в России и мире. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  5. 1 2 Неделя популяризации донорства крови и костного мозга (в честь Дня донора в России 20 апреля) — ФГБУ «НМИЦ ТПМ» Минздрава России [неопр.]. gnicpm.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  6. 1 2 «Единая Россия» организует по всей стране мероприятия к Национальному дню донора крови. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  7. 14 июня — Всемирный день донора крови: тема и мероприятия 2025 года, как стать донором. Известия (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  8. 1 2 Не просто кровь: День донора напоминает, как донация спасает жизни. Рамблер/сберегаем вместе. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  9. 20 апреля 2026 года: какой сегодня праздник, церковные и светские даты в России и мире. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  10. Национальный день донора в России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  11. Всемирный день донора крови. РИА Новости (20240614T0029). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  12. Факты о донорстве |. yadonor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.
  13. Татьяна Навка стала послом донорства. sport-express.ru (20 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә