Россия Федерациясенең асаба азсанлы халыклары көне

Россия Федерациясенең асаба азсанлы халыклары көне (рус. День коренных малочисленных народов Российской Федерации) — истәлекле дата, бу көн 2025 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты указы белән гамәлгә кертелә. Истәлекле көн Россиянең асаба азсанлы халыкларының традицион яшәү рәвешен, хуҗалык эшчәнлеген, кәсепләрен һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклауга ярдәм итү максатында булдырыла.

Бәйрәм итү көне — 30 апрель.

Тарихы

2025 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең асаба азсанлы халыклары көнен булдыру һәм аны 30 апрельдә билгеләп үтү турындагы указ имзалый. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган[1].

Шул ук көнне «Россия халыклары телләре көне» дип аталган яңа истәлекле датаны кертү турындагы Указ имзалана. Бәйрәм көне итеп шагыйрь Рәсүл Хәмзәтовның туган көне — 8 сентябрь билгеләнә[2].

undefined

Бәйрәмнең статусы һәм максатлары

Россия Федерациясенең асаба азсанлы халыклары көне — истәлекле дата. Бу көн — гадәти эш көне, ул ял яки бәйрәм көне булып саналмый.

Бәйрәм Россия Президентының 2025 елның 4 ноябрендәге 799 нчы санлы Указы нигезендә гамәлгә кертелә. Бу истәлекле көнне булдыруның төп максаты — Россиянең асаба азсанлы халыкларының традицион яшәү рәвешен, хуҗалык эшчәнлеген, кәсепләрен һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклау[3].

Бәйрәм итү традицияләре

Россиянең асаба азсанлы халыклары көнен бәйрәм итү аларның үзенчәлекле мәдәниятен, традицион яшәү рәвешен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук милләтара аралашуны ныгытуга юнәлдерелгән[4]. Чаралар бу халыкларның традицион яшәү төбәкләрендә дә, федераль үзәкләрдә дә үткәрелә[5].

Чараларның төп форматлары:

  • Этнографик күргәзмәләр: милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, кәсеп кораллары һәм бизәнү әйберләре күрсәтелә.
  • Мәдәни фестивальләр: аларда милли музыка концертлары, туган телләрдә (мәсәлән, саам, кильдин-саам, эвенк телләрендә) җырлар башкару, театральләштерелгән тамашалар һәм милли уеннар оештырыла.
  • Остаханәләр: традицион һөнәрләргә, шул исәптән чигү, сөяк сырлау һәм җигү әйберләре ясауга өйрәтә торган осталык дәресләре уздырыла.
  • Ярминкәләр: традицион хуҗалык продукциясе — балык, ит, бал, дару үләннәре, болан тиреләре һәм һөнәрчелек эшләнмәләре тәкъдим ителә[5].

Моннан тыш, хокук, экология, мәгариф һәм телләрне саклау мәсьәләләренә багышланган фәнни конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, шулай ук мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында мәгариф акцияләре үткәрелә[5].

Милли электрон китапханә 2026 елда яңа махсус проект эшли. Ул, башка темалар белән беррәттән, Россиянең асаба азсанлы халыкларына да багышлана. Бу җыентыкка китапханә фондларындагы китаплар һәм документлар керә[6].

undefined

Россиянең асаба азсанлы халыклары

Төп мәкалә: Асаба азсанлы халыклар  [рус.]

2000 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россиянең асаба азсанлы халыкларының бердәм исемлеге кабул ителә[7], 2006 елда Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы асаба азсанлы халыклары исемлеге раслана[8].

Россия Федерациясендә асаба азсанлы халыкларны исәпкә алу системасы 2020 елдан эшли. Әлеге исемлеккә кертелән затларга ташламалар, ауга һәм балык тотуга махсус квоталар каралган. Моннан тыш, төбәк дәрәҗәсендә аерым ярдәм чаралары булдырылган.

Илнең асаба азсанлы халыкларының бердәм исемлегенә, 2024 елгы мәгълүматлар нигезендә, 47 этнос кертелә[9].

undefined

Россиядә асаба азсанлы халыкларның гомуми саны якынча 315 мең кеше тәшкил итә[10]. Статистик мәгълүматлар буенча, алар арасында иң күп санлы халыклар булып ненецлар (49 787 кеше), абазиннар (41 874 кеше) һәм эвенкалар (39 420 кеше) санала. Иң аз санлы этносларга керекләр, алюторлар һәм водьлар керә[9].

Алар, нигездә, Ерак Төньякта, Ерак Көнчыгышта, Себердә, шулай ук азрак санда Кавказда һәм Россиянең Европа өлешендә яшиләр[9].

Тематик фестивальләр һәм чаралар

Россиядә асаба азсанлы халыкларның мәдәни мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән фестивальләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә.

  • Россиянең асаба азсанлы халыкларының Бөтенроссия мәдәни форумы — 2025 елның көзендә беренче тапкыр Анадырьда, Красноярскта, Петрозаводскта һәм Төмәндә үткәрелгән киң колачлы чара[11]. Форум тәҗрибә уртаклашу һәм материаль булмаган этномәдәни мирасны саклау мәсьәләләрен тикшерү өчен иҗат коллективларын, осталарны һәм экспертларны берләштерә[4].
  • «Төньяк хәзинәләре. Россия осталары һәм рәссамнары» халыкара күргәзмә-ярминкәсе — ел саен үткәрелә торган чара, аның кысаларында «Төньяк күчмәлеге» фестивале уза. Проект традицион һөнәрчелекне һәм сәнгатьне күрсәтү өчен бөтен илдән йөзләгән катнашучыны җыя[12].
  • «Җәлеп итүче дөньялар. Этник Россия» күчмә фестивале — Россиянең төрле төбәкләрендә асаба халыкларның мәдәниятен «күчмәлек» форматында тәкъдим иткән фестиваль[13].
  • «Этноскоп» фестивале — Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелегенә багышланган проект, аның кысаларында күргәзмәләр, лекцияләр һәм фольклор коллективларының чыгышлары уза[14].
  • «Зур балык» — Россиянең асаба азсанлы халыклары фестивале. Чара Томск өлкәсендә[15], Диңгез буе краенда һәм башка төбәкләрдә үткәрелә. Фестиваль кысаларында халык һөнәрчелеге күргәзмәләре, остаханәләр, концертлар, традицион уеннар һәм ярышлар, милли ризыкларны татып карау чаралары уза.
undefined

Хокукый көйләү

Россия Федерациясендә асаба азсанлы халыкларның хокуклары федераль кануннар, Россия Федерациясе субъектлары кануннары, халыкара килешүләр һәм дәүләт программалары белән җайга салына. Бу халыкларның хокукларын яклау Россия Федерациясе Конституциясенең 69 нчы маддәсендә беркетелгән.

Федераль кануннар

  • 1999 елның 30 апрелендәге 82-ФЗ санлы "Россия Федерациясенең асаба азсанлы халыкларының хокукларын гарантияләү турында"гы федераль канун.
  • 2000 елның 20 июлендәге 104-ФЗ санлы "Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышындагы асаба азсанлы халыклары җәмгыятьләрен оештыруның гомуми принциплары турында"гы федераль канун.

Россия Федерациясе субъектларының кануннары

  • Ненец автономияле округының 2007 елның 21 маенда кабул ителгән 65-ОЗ санлы "Ненец автономияле округында Төньякның асаба азсанлы халыкларының тупланып яшәү территориясе турында"гы кануны.

Халыкара килешүләр

  • Халыкара хезмәт оешмасының "Бәйсез илләрдәге асаба халыклар һәм кабилә тормыш рәвеше алып баручы халыклар турында"гы 169 санлы Конвенциясе

Дәүләт программалары

Россиядә асаба азсанлы халыкларга ярдәм итүгә юнәлтелгән дәүләт программалары кабул ителгән, шул исәптән түбәндәгеләр:

  • Россия Федерациясенең асаба азсанлы халыкларының традицион хуҗалык эшчәнлегенә дәүләт ярдәме" программасы (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 15 апрелендәге 978-р санлы боерыгы белән расланган)[16];
  • Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы[17];
  • Ханты-Манси — Югра автономияле округының «Төньякның асаба азсанлы халыкларының тотрыклы үсеше» дәүләт программасы[18];
  • Ненец автономияле округының «Ненец автономияле округында Төньякның асаба азсанлы халыкларын саклау һәм үстерү» дәүләт программасы;
  • Свердловск өлкәсенең «Свердловск өлкәсе территориясендә социаль-икътисади сәясәтне камилләштерү» дәүләт программасы.

Концепцияләр

  • Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышындагы асаба азсанлы халыкларының 2036 елга кадәр тотрыклы үсеше концепциясе — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 8 маендагы 1161-р санлы боерыгы белән расланган дәүләт документы[19].

Бәйле вакыйгалар

  • 21 июнь — Канаданың милли асаба халыклар көне. 1996 елда илнең генерал-губернаторы Ромео Леблан тарафыннан булдырылган. Бу көн 2001 елдан АКШның Төньяк-Көнбатыш территорияләрендә, 2017 елдан Юконда рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
  • 9 август — Халыкара дөньядагы асаба халыклар көне. 1994 елда БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә кертелә.

Искәрмәләр

  1. В России появился новый праздник (рус.). РИА Новости (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
  2. Путин утвердил два новых праздника в России (рус.). Коммерсантъ (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
  3. Путин установил новые праздники в России - Российская газета (рус.). Российская газета (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
  4. 1 2 В России впервые проведут культурный форум коренных малочисленных народов РФ. Газета.Ru (8 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  5. 1 2 3 День коренных малочисленных народов России 2026: какого числа, история, традиции праздника, основные мероприятия. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  6. Коренные народы России. Алеуты. aleut.rusneb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2026.
  7. Постановление Правительства Российской Федерации от 24.03.2000 г. № 255 (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026. Архивировано 25 сентябрь 2022 года.
  8. Распоряжение Правительства РФ от 17.04.2006 N 536-р (ред. от 26.12.2011) Об утверждении перечня коренных малочисленных народов Севера, Сибири и Дальнего Востока Российской Федерации (рус.). legalacts.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026. Архивировано 15 июль 2025 года.
  9. 1 2 3 Коренные малочисленные народы России (рус.). РБК Life. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
  10. Мы в цифрах (рус.). МОО «КМНСОЮЗ» (17 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026. Архивировано 24 июнь 2024 года.
  11. Первый Всероссийский культурный форум коренных малочисленных народов России пройдет в четырех федеральных округах. culture.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 ноябрь 2025.
  12. В Красноярск привезут «Сокровища Севера». Дела.ru (10 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  13. На Сахалине впервые состоится кочующий фестиваль «Манящие миры. Этническая Россия». Ассоциация коренных малочисленных народов Севера, Сибири и Дальнего Востока РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  14. Этноскоп 2025. Фестиваль «Этноскоп». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  15. В Томском Дворце народного творчества «Авангард» прошёл фестиваль коренных малочисленных народов «Большая рыба». raipon.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  16. Правительство утвердило программу господдержки традиционной хозяйственной деятельности коренных малочисленных народов в Арктике (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026. Архивировано 26 июнь 2022 года.
  17. Государственная программа (рус.). Федеральное агентство по делам национальностей. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026. Архивировано 31 май 2025 года.
  18. О государственной программе Ханты-Мансийского автономного округа – Югры «Устойчивое развитие коренных малочисленных народов Севера» (рус.). depos.admhmao.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
  19. Распоряжение Правительства РФ О Концепции устойчивого развития коренных малочисленных народов Севера, Сибири и Дальнего Востока РФ на период до 2036 года, N 1161-р от 08.05.2025 (рус.). zakonrf.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.

Әдәбият

  • Коренные малочисленные народы / Андриченко Л. В. // Конго — Крещение. — М. : Большая российская энциклопедия, 2010. — С. 260. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 15). — ISBN 978-5-85270-346-0.
  • Чемчиева А. П. Социальные практики возрождения традиционных праздников (на примере коренных малочисленных народов Республики Алтай) //Манускрипт. — 2016. — №. 12-3 (74). — С. 195—198.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә