Саам телләре

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Саам телләре (IPAc-en|ˈ|s|ɑː|m|iТөньяк Европада (Финляндия, Норвегия, Швеция, һәм Россиянең иң төньяк-көнбатыш өлешендә) сөйләшелә торган Урал телләре төркеме. Төркемләштерүнең табигате һәм төшенчәләренә карап, ун яки күбрәк Саам теле бар дип фараз ителә. Гомуми сөйләшүчеләр саны - 25 мең тирәсе. Элек ешрак очрый торган “Лопарь телләре” атамасы да очрый.

Көнбатыш Сами телләре

  • Көньяк-көнбатыш
    • Көньяк Сами теле (600)[2]
      • Аселе диалекты
      • Ямтланд диалекты
    • Уме Сами теле (20)[3]
  • Төньяк-көнбатыш
    • нәкъ төньяк-көнбатыш
      • Пите Сами теле (20)[4]
      • Луле Сами теле (1000–2000)[5]
    • Төньяк Сами теле (20 000)[6]
      • Торне Сами
      • Финляндия Сами теле
      • Диңгез Сами теле
      • Сьявү Сами теле

Көнчыгыш Сами телләре

Россиядә Сами телләре һәм торак пунктлары:      Скольт (русча Нотозерский)      Аккала (русча Бабинский)      Кильдин      Тер
  • Кыйтга
    • Инари Сами теле (400)[7]
    • Кеми Сами теле (юкка чыккан)
    • Скольт Сами теле (420)[8]
    • Аккала Сами теле (юкка чыккан)
    • Кайнуу Сами теле (юкка чыккан)
  • Ярымутрау
    • Кильдин Сами теле (340)[9]
    • Тер Сами теле (2[10]–10[11])

Саннар якынча

Лексика

Самодий телләреннән һәм Герман телләреннән алынмалар очрый. Саам телләренең лексикасының бер өлеше башка фин-угыр телләрендә аналоглары юк (фин-угырлардан алдан субстрат).

Искәрмәләр

  1. Laurie Bauer, 2007, The Linguistics Student’s Handbook, Edinburgh
  2. Saami, South. ethnologue.com.
  3. Saami, Ume. ethnologue.com.
  4. Saami, Pite. ethnologue.com.
  5. Saami, Lule. ethnologue.com.
  6. Saami, North. ethnologue.com.
  7. Saami, Inari. ethnologue.com.
  8. Saami, Skolt. ethnologue.com.
  9. Saami, Kildin. ethnologue.com.
  10. Karpova, Lisa The 5 Smallest Languages of the World. pravda.ru (18 февраль 2010).
  11. Saami, Ter. ethnologue.com.