Хәрби-һава көчләре көне

Хәрби-һава көчләре көне — Россия Федерациясенең Хәрби-һава көчләре хөрмәтенә истәлекле көн. Бәйрәм итү датасы — 12 август[1]. Бәйрәм Россия Федерациясенең Кораллы Көчләрендә дә, шулай ук ил буенча авиация сөючеләр тарафыннан да билгеләп үтелә. Еш кына аңа багышланган тантаналы чаралар августның 3 нче якшәмбесенә (Россия Һава флоты көне — хәрби генә түгел, бөтен авиация бәйрәме) күчерелә.

Хәрби-һава көчләре көнендә шулай ук Россия Һава-космик көчләре көне дә билгеләп үтелә, чөнки 2015 елдан Хәрби-һава көчләре яңа оештырылган Россия Һава-космик көчләре составына керә. Башкалар белән беррәттән, Һава-космик көчләренә караган Һавага каршы саклану (ПВО) гаскәрләренең бер өлеше үз бәйрәмен бу көнне — 12 августта билгеләп үтә[2].

undefined

Тарихы

Совет чорында

Төп мәкалә: Россия Һава флоты көне  [рус.]

Советлар Союзында һәм Россиядә озак вакытлар Хәрби-һава көчләренең аерым билгеләп үтелә торган көне булмаган, һәм хәрби авиация үз бәйрәмен авиациянең башка юнәлешләре белән бергә билгеләп үткән[3]. Хәрби-һава көчләре 1932 елда мөстәкыйль гаскәр төре статусын ала. Бер елдан соң, 1933 елда, Һава флоты көне кертелә. Бу — эше авиация белән бәйле булган һәркем өчен бердәм бәйрәм.

СССР Һава флоты көне (бәйрәмнең башка исемнәре — Бөтенсоюз авиация көне, Авиация көне) ел саен билгеләп үтелгән, шул ук вакытта аның бәйрәм итү даталары үзгәргән: 1933—1980 елларда ул 18 август булган, аннары — августның өченче якшәмбесе.

Бу бәйрәмнең дәвамчысы — Россия Һава флоты көне, үткәрү датасы — августның өченче якшәмбесе. (Шул ук вакытта, иске совет традицияләрен хөрмәт итүче кайбер авиаторлар Һава флоты көнен 1933—1980 еллардагыча 18 августта бәйрәм итүне дәвам итәләр.)

Россиядә

Россия Федерациясендә Хәрби-һава көчләре көнен бәйрәм итү датасы, 12 август, әле патша Россиясендә үк чыгарылган, аның нигезендә аерым һава йөзүчелек часте оештырылган боерык хөрмәтенә билгеләнгән[2][1].

Хәрби-һава көчләре көнен булдыру идеясе белән президентка авиаторлар Хәрби-һава көчләре баш командующие Пётр Дейнекин тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Хәрби-һава көчләре көнен бәйрәм итү датасының тарихи нигезләмәсе бу мөрәҗәгатькә кадәр үк «Авиация и космонавтика» фәнни-популяр журналында (№ 6, 1996 ел) басылып чыга. Анда сөйләнгәнчә, 1910 нчы еллар башына кадәр армиядә һавада йөзү Россия империясе Хәрби министрлыгының Баш инженерлык идарәсенең (ГИУ) һавада йөзү бүлеге карамагында булган, чөнки авиация инженерлык эше состав өлеше булып саналган. Аннары император Николай II нең 1911 елның 22 ноябрьендәге «югары фәрманы» чыга, аның нигезендә армиядә һавада йөзүнең барлык мәсьәләләре Баш инженерлык идарәсе карамагыннан алынырга һәм император армиясенең Генераль штабының Баш идарәсендә тупланырга тиеш була. Бу император фәрманын үтәп, 1912 елның 30 июлендә иске стиль буенча (яңа стиль буенча — 1912 елның 12 августы) хәрби ведомство буенча 397 нче санлы боерык чыгарыла, аңа Хәрби министрлык белән вакытлыча идарә итүче инженер-генерал А. П. Вернандер имзалый, аның нигезендә һавада йөзү һәм авиация мәсьәләләре махсус оештырылган Һава йөзүчелек частена — Генераль штабның Баш идарәсенең мөстәкыйль бүлекчәсенә бүлеп бирелгән. Әлеге Һава йөзүчелек частеның штаты расланган[4]. Шулай итеп, Россия Хәрби-һава көчләренең тарихы рәсми рәвештә башлана.

Публикацияләр һәм президентка мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә, 1997 елның 29 августында ул вакыттагы Россия президенты Борис Ельцин тарафыннан 949 нчы санлыы "Хәрби-һава көчләре көнен билгеләү турында"гы указ чыгарыла[1]. Бу указ нигезендә, Хәрби-һава көчләре көне итеп 12 август билгеләнә, шул ук көнне аны билгеләп үтәргә кушыла. Шул ук вакытта, указда «Хәрби-һава көчләре көненә багышланган бәйрәм чаралары Россия Һава флоты көнендә», ягъни августның өченче якшәмбесендә үткәрелә, дип ассызыклана.

Россиядә Хәрби-һава көчләре көнен бәйрәм итү 1998 елда башлана.

2006 елның 31 маенда Россия Президенты Владимир Путинның 549 нчы санлы "Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә профессиональ бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында"гы указы чыгарыла. Бу указ элегрәк билгеләнгән Хәрби-һава көчләре көнен ныгыта. Указ нигезендә, бәйрәм ел саен 12 августта билгеләп үтелә[5]. Моннан тыш, Владимир Путин указы нигезендә, бәйрәм истәлекле көн статусын ала. Шуңа да карамастан, бәйрәмгә багышланган төп тантаналы чаралар, гадәттә, Һава флоты көнендә — августның өченче якшәмбесендә үткәрелә[6].

Шулай итеп, бәйрәм заманча рәвештә Борис Ельцинның 1997 елгы һәм Владимир Путинның 2006 елгы указлары нигезендә билгеләп үтелә.

Һава-космик көчләре көне

2015 елның 1 августында Хәрби-һава гаскәрләре яңа оештырылган Россия Һава-космик көчләре составына кергә. Бу көчләрнең оешуы хөрмәтенә Һава-космик көчләре барлыкка килә, ул ел саен 1 августта билгеләп үтелә[3].

Шул ук вакытта, Һава-космик көчләреyo авиаторлар гына түгел, элек мөстәкыйль гаскәр төрләре булган башка берничә армия бүлекчәсе дә кергәнгә, уртак бәйрәм датасын сайлау мәсьәләсе туа. Нәтиҗәдә, Һава-космик көчләре көнен бәйрәм итү өчен төп дата итеп 12 август сайланачак дигән карар кабул ителә[7], шуның нәтиҗәсендә хәрби авиация үзенең тарихи бәйрәмен саклап кала[8][3].

Шулай итеп, Россиядә 1 август Һава-космик көчләре оешу көне буларак, 12 август — тарихи традицияләргә һәм фактологик юнәлешкә туры китереп исеме сакланган Хәрби-һава көчләре көне буларак билгеләп үтелә[3]. Шул ук вакытта, Космик гаскәрләр көне аерым көндә — 4 октябрьдә билгеләп үтелә[9].

Бәйрәм итү

Гадәттә, совет чорында Һава флоты көнен билгеләп үткәндә һава парадлары була, бу Хәрби-һава көчләре мөстәкыйль бәйрәм буларак бүленгәнче дә шулай була. Аңа багышланган парадлар 1935 елдан 1962 елга кадәр Мәскәү аэродромында уза[10]. Хәрби-һава көчләре көнен мөстәкыйль бәйрәм итеп керткәннән соң, аның белән бәйле берничә зур чара уза. Хәрби-һава көчләре көне уңаеннан концертлар, тематик күргәзмәләр һәм кино күрсәтү, аэродромнарда экскурсияләр оештырыла, күрсәтмә очышлар уздырыла[11].

Хәзерге Россия тарихында бу көнгә багышланган иң масштаблы бәйрәмнәрнең берсе Хәрби-һава көчләренең 100 еллыгына багышланган бәйрәм була. Юбилей чаралары илнең төрле төбәкләрендә уза[12].

Хәрби-һава көчләренең 100 еллыгы хөрмәтенә истәлекле медаль дә чыгарыла[13].

Бәйрәм чаралары, шулай ук, Хәрби-һава көчләренең 110-еллыгында да зурлап уздырыла[14].

1933 елның 18 августында билгеләп үтелгән беренче СССР Һава флоты көне шулай ук Кызыл һава флотының 15 еллыгы һәм Осоавиахимның 10 еллыгы белән туры килә[15]. Һава флоты көнен беренче бәйрәм итү югары дәрәҗәдә оештырыла һәм халыкның күпләп игътибарын җәлеп итә. Бәйрәм ике өлештән тора — җирдәге статик экспозиция һәм авиация парады. Һава парадында Совет хөкүмәте һәм ВКП(б) Үзәк комитеты әгъзалары И. В. Сталин җитәкчелегендә, шулай ук чит ил делегацияләре әгъзалары катнаша. Һава флоты көне бөтен СССР авиациясенә кагылса да, Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Хәрби-һава көчләре сан ягыннан да, бәйрәм кысаларында хәл ителә торган бурычларның спектры һәм яктылыгы ягыннан да алдынгы авиация көчләре була[16].

Һава парадлары совет чорында бәйрәм итүнең традицион элементына әверелә. 1935—962 елларда бәйрәмгә багышланган парадлар Мәскәүнең Тушино аэродромында уза[17].

Һава парадларының беренче елларында партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре портретлары төшерелгән һава шарлары, самолётларның «Ленин», «Сталин» сүзләрен ясап очулары мәҗбүри элементлар була. Хәтта сугыш хәрәкәтләре дә имитацияләнергә мөмкин булган.

Хәрби авиация катнашында башка тантаналы чаралар да үткәрелә[6].

Мөстәкыйль Хәрби-һава көчләре көне бәйрәме кертелгәч, аның белән бәйле берничә зур чара уза. Хәрби-һава көчләре көне хөрмәтенә концертлар, тематик күргәзмәләр һәм кино күрсәтүләр оештырыла, кайбер аэродромнарда экскурсияләр оештыралар, күрсәтмә очышлар үткәрәләр[6].

Заманча Россия тарихында бу көнгә багышланган иң масштаблы бәйрәм 2012 елда Хәрби-һава көчләренең 100 еллыгын бәйрәм итү була. Бу юбилейга багышланган чаралар илнең төрле төбәкләрендә уза[18]. Хәрби-һава көчләренең 100 еллыгы хөрмәтенә шулай ук истәлекле медаль чыгарыла[19].

Күләмле чаралар Хәрби-һава көчләренең 110 еллыгы елында да үткәрелә[20].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 День Военно-воздушных сил РФ. РИА Новости (12 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  2. 1 2 День военно-воздушных сил (ВВС) России в 2023 году: история и традиции праздника. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  3. 1 2 3 4 Крылья свободы: отмечаем день ВВС 12 августа 2023-го и рассказываем о его традициях. Life (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  4. Сегодня День Военно-воздушных сил (День ВВС) России. Информационное агентство «Оружие России» (12 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2015. Архивировано 15 август 2015 года.
  5. Указ Президента Российской Федерации В. Путина от 31 мая 2006 года № 549 «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооружённых Силах Российской Федерации». Рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталы (9 август 2022).Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine
  6. 1 2 3 12 августа — День ВВС России: когда отмечается, история, мероприятия. Известия (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2023.
  7. 12 августа – День Военно-воздушных сил России. Региональный центр патриотического воспитания (12 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  8. Космические войска. Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  9. День Космических войск. Досье. ТАСС (3 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  10. День Военно-воздушных сил РФ: история праздника и «крылатых героев». РЕН ТВ (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  11. 12 августа — День ВВС России: когда отмечается, история, мероприятия. Известия (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  12. Празднование 100-летия ВВС России. РИА Новости (2012 год). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  13. Приказ Министра обороны Российской Федерации от 13 июля 2012 года N№1855. Правовой уголок офицера. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  14. «Крылом к крылу 110 лет». Праздник ВВС пройдёт 12 августа на Соборной площади Главного храма ВС РФ. Одинцовский городской округ Московской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  15. Лидия Костарева. Первое празднование Дня Воздушного Флота в СССР. Российский государственный военный архив. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  16. Елисеев С. П. О двух датах празднования Дня Военно-Воздушных Сил. Военно-исторический журнал. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  17. День Военно-воздушных сил РФ: история праздника и «крылатых героев». РЕН ТВ (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  18. Празднование 100-летия ВВС России. РИА Новости (2012 год). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  19. Приказ Министра обороны Российской Федерации от 13 июля 2012 года N№1855. Правовой уголок офицера. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.
  20. «Крылом к крылу 110 лет». Праздник ВВС пройдёт 12 августа на Соборной площади Главного храма ВС РФ. Одинцово шәһәр округы Мәскәү өлкәсе. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 август 2023.

Тема буенча өстәмә