Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең тыл көне

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең тыл көне (рус. День тыла Вооружённых Сил Российской Федерации) — Россия Хәрби Көчләре Тыл частьларына һәм бүлекчәләренә кагылышы булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм гражданнарның һөнәри бәйрәме.

Һәр елны 1 августта билгеләп үтелә. Ял көне булып тормый[1].

Тарихы

«Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең тыл көне» бәйрәме башта Россия оборона министрының 1998 елның 7 маендагы 225 нче санлы боерыгы нигезендә раслана. Хәзерге вакытта бәйрәм Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 31 маендагы 549 нчы санлы "Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәрне һәм истәлекле көннәрне билгеләү турында"гы Указы белән билгеләп үтелә[2].

Бу датаны бәйрәм итү көнен сайлау очраклы түгел. 1941 елның 1 августында Иосиф Сталин Совет Социалистик Республикалар Берлегенең (алга таба ССРБ) Оборона халык комиссары Семён Тимошенконың "Кызыл Армия тылының Баш идарәсен оештыру турында"гы 0257 нче санлы боерыгын имзалый. Бу документ тыл начальнигы штабын, автомобиль-юл идарәсен, Кызыл Армия тыл начальнигы инспекциясен, Хәрби элемтәләр идарәсен, Баш интендантлык идарәсен, Ягулык белән тәэмин итү идарәсен, Санитария һәм Ветеринария идарәләрен бердәм командование карамагына берләштерә, шул сәбәпле Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең тыл начальнигы вазифасы кертелә. Беренче начальник итеп ССРБ Оборона халык комиссары урынбасары, интендантлык хезмәте генерал-лейтенанты А. В. Хрулёв билгеләнә. Тәэмин итү, медицина һәм транспорт структураларының бердәм командованиегә каравы Эшче-крестьян Кызыл Армиясе тылының катлаулы барышын мөмкин кадәр нәтиҗәле җайга салырга тиеш дип карала. Тыл начальнигының яңа вазифасы барлык фронт һәм армияләрдә кертелә[3].

2000 елның 29 июлендә Россия Президенты Владимир Путин "Кораллы Көчләр Тылының 300 еллыгы турында"гы Указ имзалый. Документ тексты түбәндәгедән гыйбарәт: «Армияне һәм флотны тыл ягыннан тәэмин итүнең мөһимлеген исәпкә алып, Кораллы Көчләр Тылы ветераннарының һәм шәхси составының Ватан алдындагы хәрби казанышларын билгеләп үтеп, һәм аның 300 еллыгы уңаеннан карар бирәм: истәлекле көн — Кораллы Көчләр Тылының 300 еллыгын билгеләргә һәм аны 2000 елның 1 августында билгеләп үтәргә»[4].

Тыл структураларын үзгәртеп кору

2010—2011 елларда Россия Кораллы Көчләренең тыл структуралары, гаскәрләрне тыныч һәм сугыш чорында барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итә торган бердәм матди-техник тәэминат системасы итеп үзгәртеп корыла[5].

Матди-техник тәэминатның үзәк аппараты составына түбәндәгеләр керә:

  • Матди-техник тәэминат штабы;
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының транспорт белән тәэмин итү департаменты;
  • Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби частьларны һәм оешмаларны эксплуатациядә тоту һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү департаменты;
  • Баш автобронетанк идарәсе;
  • Баш ракета-артиллерия идарәсе;
  • Россия Кораллы Көчләренең метрология идарәсе;
  • Тимер юл гаскәрләренең баш идарәсе.

Матди-техник тәэминат системасы хәрби шәһәрчекләрне, авиация һәм флотның базалашу пунктларын тиешле дәрәҗәдә тоту, аларны кайнар һәм салкын су, җылылык, электр энергиясе белән тәэмин итү, шулай ук экологик куркынычсызлыкны һәм янгыннан саклануны оештыру өчен җавап бирә[5].

Искәрмәләр

  1. День тыла вооруженных сил России — 1 августа. История и особенности праздника в проекте Календарь Праздников 2010
  2. Собрание законодательства РФ, 2006, № 23, ст. 2455.
  3. День тыла Вооруженных Сил Российской Федерации Архивная копия от 22 август 2009 на Wayback Machine
  4. 1 августа. РИА Новости (1 август 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2010. Архивировано 12 апрель 2012 года.
  5. 1 2 Корнеев В. День Тыла Вооруженных сил. Досье. ТАСС (31 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә