Туган тел көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Туган теле көне
Туган теле көне
Уздырылу урыны Татарстан
Үткәрелү көне 26 апрель
Рәсми сайт https://http://gabdullatukay.ru/ Тукай сайты/
Commons
РУВИКИ.Медиада бу тема буенча

Туган тел көне — Татарстан Республикасында хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның (1886—1913) туган көненә туры китереп, һәр ел 26 апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм Татарстан Президентының Татарстан Республикасында Туган тел көнен һәм Рус теле көнен уздыруны оештыру турында»гы 2013 елның 17 апрелендәге боерыгы нигезендә уздырыла[1].

2024 елда Татарстан Рәисе Р.Н. Миңнеханов үзенең бәйрәм көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгатендә түбәндәгеләрне җиткерә:

«Туган тел — милләтнең мәдәни коды, ул безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, киләчәк буыннарга бай рухи хәзинәләребезне бөртекләп тапшырырга мөмкинлек бирә. Аны саклау һәм үстерү һәрчак уртак бурычыбыз булды һәм шулай булачак та. Дәүләт органнары, иҗат берлекләре, дини оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр бүген шушы юнәлештә бергәләп тырышлык куя... Туган тел бәйрәме күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләренә һәм мәдәниятләренә ярдәм күрсәтү, аларны пропагандалау бурычларын уңышлы хәл итүгә тагын да ныграк этәргеч бирер дип ышанам. Игелекле, җаваплы бу хезмәтне башкаручыларның һәрберсенә, иң беренче нәүбәттә укытучыларга, фән, мәдәният, сәнгать әһелләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм җиң сызганып эшкә керешкән һәрбер гамьле кешегә чын йөрәктән ихтирамымны, рәхмәтемне белдерәм.»[2]

Бәйрәм чаралары

Бәйрәм уңаеннан республикада күпсанлы тантаналы чаралар үткәрелә[3]:

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Г. Тукай шәһәр җәмәгать бакчасында Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салына.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына багышланган шигърият бәйрәме уза.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда гала-концерт була һәм «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясенә йомгак ясала.

Габдулла Тукайның әнисе туган Балтач районының Сасна Пүчинкәсе авылында һәм 25 апрель көнне Арча районының Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авылларында Татарстан язучылар берлеге вәкилләре катнашында бәйрәм чаралары уза.

Шулай ук Туган тел көнен республиканың муниципаль районнарында урнашкан мәдәният учреждениеләре традиция буларак татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле чаралар, күргәзмәләр, шигырьләр уку, социаль челтәрләрдә төрле мәдәни акцияләр белән билгеләп үтә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә, мәктәпләрдә, уку йортларында шигырь бәйрәмнәре, сүз осталыгы, рәсем конкурслары үткәрелә.

Татар теле турында

Татар теле — татарларның милли теле, Татарстан Республикасының дәүләт теле. Россия Федерациясендә татар телен тарату һәм сөйләүчеләр саны буенча икенче урында тора.

Хәзерге татар теле үзенең формалашуында бик күп үзгәрешләр кичергән, төрки телләрнең болгар, кыпчак һәм чыгтай диалектларыннан формалашкан. Хәзерге татар теле фонетика һәм лексика буенча урта диалектка, ә морфологик структурасы буенча көнбатыш диалектка якын.

1927 елга кадәр татар язуы гарәп графикасы нигезендә төзелә, 1927 елдан 1939 елга кадәр латин графикасы кулланыла, ә 1939 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр кириллица нигезендә үсә.

Сакланып калган әдәби истәлекләрнең иң борынгысы — «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — XIII гасырда язылган, поэманың авторы Кол Гали Идел Болгарын 1236 елда яулап алу вакытында һәлак була. Поэманың теле болгар-кыпчак һәм угыз телләре элементларын берләштерә.

Татар алфавитында 39 хәреф, шуларның 28 е — тартык. Татар телендә өч диалект бар. Аларның һәрберсе күпсанлы сөйләшүләргә бүленә: көнчыгыш диалекты (Көнбатыш Себердә таратылган).

Татар теле үзенең тибы буенча агглютинатив телләргә керә. Татар телендә исемнең, рус теле белән чагыштырганда, ике үзенчәлеге бар: род категориясенең булмавы һәм тартым категориясенең булуы. Асылда алты килеш. Татар телендә сыйфатлар грамматик бизәлеш буенча рус телендәге рәвешләр белән охшаш, алар сан ягыннан да, килеш буенча да үзгәрми һәм бары тик чагыштыру дәрәҗәсенә генә ия. Татар теленең тагы бер үзенчәлеге — конверсия күренеше (сүз яки аның формасы бер сүз төркеменнән икенчесенә үзгәрешсез күчә). Татар телендә башта ия, аннары хәбәр, кагыйдә буларак, җөмләнең ахырында килә. Татар телендә саннар саны: микъдар, тәртип, җыю, бүлү бүлекләренә бүленә[4].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр