Кара җомга (ташламалы сату)

Кара җомга (рус. Чёрная Пятница, ингл. Black Friday) — Америка Кушма Штатларында «Рәхмәт әйтү көне»ннән соң үткәрелә торган ташламалы сату көннәре.

Бу көнне ташламалы сатуларны оештыру гадәте XIX гасырда барлыкка килә. 1966 елда «Кара җомга» термины Америка Кушма Штатларының Көнчыгыш яр буенда кулланыла башлый. «Рәхмәт әйтү көне» ноябрьнең дүртенче пәнҗешәмбесенә туры килгәнлектән, «Кара җомга» 23-29 ноябрь көннәрендә уздырыла[1].

«Кара җомга» рәсми бәйрәм булып саналмый. Әмма ваклап сату хезмәткәрләреннән тыш, күп кенә эшчеләр бу көнне ял итә. Бәйрәм көнендә кибетләр иртәнге бишләр тирәсендә ачыла, кайбер эре сәүдә челтәрләре тәүлек буе эшли. Кибетләргә мөмкин кадәр күбрәк сатып алучыны җәлеп итү максатыннан, беренче сатып алучыларга 50-80 % ташламалар тәкъдим ителә.

«Кара җомга» термины беренче тапкыр Филадельфиядә барлыкка килә һәм «Рәхмәт әйтү көне»ннән соң җомга көнне юлларда көчле бөкеләр дигәнне аңлата[2][3].

2000 еллардан бу акцияне дөньяның башка илләрендә, 2010 елдан Россиядә үткәрелә[4].

Башлап җибәрүче

undefined

«Кара җомга»ны башлап җибәрүче дип Фрэнк Вулворт (ингл. Franklin Woolworth) санала. Ул беренче арзанга сатуларны 1873 елда Пенсильвания штатының Ланкастер шәһәрендә оештыра. Вулворт крестьян гаиләсендә туа һәм авыл җирендә яши, әмма физик хезмәт белән шөгыльләнергә теләми. Аның белем алу мөмкинлеге дә һәм ул искиткеч сәләтләре дә булмый. Әтисе 21 яшьлек егеткә кибеткә сатучы ярдәмчесе булып урнашырга ярдәм итә[5]. Ул вакытта сатучылар товарның күпме торачагын үзләре билгели: алар кешеләрнең күпмегә сатып алу мөмкинлеген бәялиләр һәм үз тәҗрибәләренә таянып бәя куялар. Фрэнк Вулворт бик уңышлы эшләми һәм аңа берничә тапкыр эштән алу белән яныйлар. Шуннан соң ул хәйлә уйлап таба: сезонлы барлык товарларны киштәгә урнаштыра һәм «барысы да бишәр цент» дигән язулы такта куя. Бу Америка Кушма Штатларында беренче ташламалы сату. Бер смена өчен ул алты көндә җыела торган табыш ясый. Шуннан соң ул үз эшен ачарга карар кыла, биредә товарларның бәясе бер төрле булырга һәм даими ташламалы сатулар үткәрелергә тиеш була. Шул рәвешле XX гасыр башында иң эре ваклап сату челтәрләренең берсе барлыкка килә[6].

Америка Кушма Штатларында ташламалы ваклап сату (статистика)

Америка Кушма Штатларының Ваклап сату милли федерациясе «Рәхмәт әйтү көне»ндә ташламалы сатулар турындагы мәгълүматларны даими бастырып чыгара. Соңгы елларда сатып алучыларның гомуми саны 200 миллионнан артып китә; чекның уртача күләме — 400 доллар[7].

Статистика күрсәткәнчә, Америка Кушма Штатларында ваклап сатуның 20 % ка якыны «Кара җомга» һәм Раштуа арасындагы чорда башкарыла.

Кытай

Кытайда һәр ел саен 11 ноябрьдә яки якын көннәрдә үткәрәләр.

Беренче тапкыр 2009 елда Alibaba Group ширкәте тәкъдиме белән уздырыла, ул үзенең «Кара җомга»сын буйдаклар көнендә үткәрергә карар кыла.

Россия

2013 елның 6 декабрендә Россиядә беренче тапкыр «Кара җомга» термины белән ташламалы сатулар үткәрелә. Башка илләргә караганда бер атнага соңрак уздырыла. 2014 елдан күпчелек ташламалы сатулар бөтен дөнья белән бер вакытта уза, әмма пәнҗешәмбе 19:00 дан башлап якшәмбе көненә кадәр[8]. Ташламалы сатулар ноябрьдә узуга карамастан, кайбер ритейлерлар бу терминның популярлыгын һәм танылуын файдаланып, ел дәвамында шундый исем белән ташламалы сатулар үткәрә. Бу оешма Яңа ел ташламалы сатулар сезонын ачып җибәрә[9].

2018 елда «Кара җомга»да онлайн сату күләме 15 млрд сумнан күбрәк тәшкил итә, алдагы ел нәтиҗәсеннән 2 тапкырга артыграк[10]. 2019 ел бәяләүләре буенча, Россиядә онлайн-ташламалы сатулар күләме — 22,3 млрд сум[11].

Татарстан

Казанда «Кара җомга» Гомумроссия тенденцияләренә туры китереп үткәрелә. Кибетләр, сәүдә үзәкләре һәм онлайн-платформалар товарларның киң ассортиментына: кием-салым, электроника, көнкүреш техникасы, косметика һәм башкаларга шактый ташламалар тәкъдим итә. Кайбер кибетләр рәсми датага кадәр бер атна алдан ук сатуны башлый.

Татарстанда «Кара җомга» термины урынына ташламалы сату көннәрен «Ак җомга» дип атыйлар.

« Аннан соң, «Кара җомга» сүзтезмәсе безгә – мөселманнарга бер дә туры килми, килешми. Җомга – безнең өчен изге көн ул. Бар җирдә ташламалар булган көнне без дә сатып алучыларыбызны сөендерәчәкбез. Ләкин безнеке «Ак җомга» дип аталачак[12].
Гүзәлем, «Гүзәлем» брендына нигез салучы
»

Россиядә «Black Friday» товар билгесе турындагы бәхәс

2016 елда Россиянең «Блэк Фрайдэй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исеменә «Black Friday» товар билгесе теркәлә[13]. Шул рәвешле җәмгыять онлайн-ташламалы сатулар үткәргәндә «Black Friday» билгесен куллана.

2017 елда Федераль монополиягә каршы хезмәт, Интернет-сәүдә ширкәтләре ассоциациясенең гаризасын карап чыгып («М. Видео», Media Markt һәм KupiVip ны да кертеп, 30 га якын ритейлерны берләштерә), «Блэк Фрайдэй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Black Friday» товар билгесенә махсус хокук сатып алуы һәм файдалануга бәйле гамәлләрен намуссыз конкуренция акты дип бәяли[14][15].

2018 елда Интеллектуаль хокуклар буенча суд Федераль монополиягә каршы хезмәт карарының закончалыгын раслый[16].

Искәрмәләр

  1. Черная пятница: история праздника (рус.). https://virele.ru. Архивировано 25 декабрь 2024 года.
  2. [1966] «Black Friday» (day after Thanksgiving) (ингл.). American Dialect Society. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2012. Архивировано из оригинала 13 октябрь 2008 года.
  3. Ben Zimmer. The Origins of "Black Friday" (ингл.). Thinkmap Visual Thesaurus. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2012. Архивировано из оригинала 27 ноябрь 2012 года.
  4. Почему «черная пятница» не работает в России и ждать ли улучшений — Мнение управляющего директора Criteo Архивная копия от 7 ноябрь 2016 на Wayback Machine // vc.ru, 4 ноября 2016
  5. История Черной пятницы. Почему ее так любят американцы? (2016-11-18). 14 ноябрь 2024 тикшерелде.
  6. Почему «Черную пятницу» называют черной, откуда берутся огромные скидки и причем тут два американских президента. 14 ноябрь 2024 тикшерелде.
  7. Black Friday Weekend Shines as Shoppers Line up for Deals. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2011. Архивировано из оригинала 29 ноябрь 2011 года.
  8. {{{заглавие}}} // Коммерсантъ. — 2014-01-12. Архивировано 19 декабрь 2018 года.
  9. Черная пятница-2024: когда будет, что выгодно покупать, советы экспертов (19.11.2024). 5 декабрь 2024 тикшерелде.
  10. Онлайн-продажи в России во время "Черной пятницы" выросли в два раза. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2018. Архивировано 19 декабрь 2018 года.
  11. Россияне за три дня черной пятницы потратили в интернет-магазинах 22,3 млрд рублей - Hi-Tech Mail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2019. Архивировано 29 ноябрь 2021 года.
  12. Җырчы Гүзәлем: «Бездә «Кара җомга» түгел, ә «Ак җомга» булачак». vatantat.ru (9 ноябрь 2022).
  13. Товарный знак "Black Friday" в реестре товарных знаков Роспатента. new.fips.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2019. Архивировано 2 декабрь 2021 года.
  14. Исключительное использование бренда Black Friday признали незаконным. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2019. Архивировано 16 декабрь 2019 года.
  15. Ритейлеры отстояли «черную пятницу» (рус.). Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2019. Архивировано 16 декабрь 2019 года.
  16. Карточка дела № СИП-491/2017 в системе "Мой арбитр". kad.arbitr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2019. Архивировано 16 декабрь 2019 года.

Тема буенча өстәмә