Мигъраҗ кичәсе
Исра һәм Мигъраҗ (гарәп. الإسراء والمعراج, рус. Исра́ и Мира́дж, аль-Исра ва-ль-Ми‘радж — «төнге сәяхәт һәм күккә ашу») — Рәҗәп аеның егерме җиденче көненә каршы төндә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), Аллаһ Тәгаләнең кодрәте белән, Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетеннән Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә күчерелүе һәм аннан яктылык баскычы буенча күкнең җиденче катына күтәрелүе. Әлеге хәл, Ислам риваятьләре буенча, Пәйгамбәр тормышының Мәккә чоры ахырын туры килә (якынча 619/621 еллар). Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз.
Этимологиясе
Вакыйга тасвиры
Ислам риваятьләренә караганда, бер төнне Кәгъбәтулла мәчете диварына сөялеп яткан Мөхәммәд пәйгамбәр янына Җәбраил фәрештә килә һәм аңа Иерусалимга сәяхәт кылырга тәкъдим итә. «Борак» дип аталган, канатлы, ак төстәге, йөзе бәндәнекенә охшаган җанварга атланып, Мәккәдәге Әл-Хәрәмнән Иерусалимдагы Әл-Әкъсага яшен тизлегендә күчәләр һәм анда, Җәбраил белән берлектә, яктылык баскычы буйлап күкнең җиденче катына күтәреләләр. Мөхәммәд галәйһиссәлам, җиде кат күк ишеге аша үткәндә, һәр капуста үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Яхъя, Гайсә, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим (г-м) белән очраша[2]. Әл-Әкъсага җыелган барлык пәйгамбәрләр Мөхәммәдкә (с.г.в.) оеп намаз укыйлар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәр күкнең һәр катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләренең рөкугъта булуына игътибар итә. Аннан ул Аллаһы Тәгалә хозурына аша. Ислам тәгълиматларына күрә, шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәдкә (с.г.в.) җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз кыла.
Әлеге вакыйганы әл-Исра сүрәсенең беренче аятьләре тасвирлый. Аллаһ Коръәни-Кәримдә Пәйгамбәрнең (с. г. в.) күккә ашуы турында[3]:
| Аятьләребезнең бер өлешен күрсәтим дип, бер төн эчендә илчесен (Мөхәммәдне) Әл-Хәрәм мәчетеннән тирә-ягы нигъмәт (бәрәкәт) белән тулы Әл-Әкъса мәчетенә китергән Аллаһ кимчелекләрдән азат. Ул, хакыйкатән, ишетеп, күреп торучы. («Исра (Төнге йөрү, Ягъкуб угыллары)» сүрәсенең 1 нче аяте). |
Мигъраҗ
Соңрак Мөхәммәд галәйһиссәламнең алдына өч савыт китереп куялар. Савытларның берсенә — су, икенчесенә — сөт, өченчесенә шәраб салынган була. Мөхәммәднең (с.г.в.) сөт салынган савытны алуын күреп, Җәбраил фәрештә: «Әй Мөхәммәд, син вә синең өммәтең дөрес юлда! Исерткеч эчү — хәрәм!» — ди. Җәбраил фәрештә белән бергә күккә күтәреләләр. Иерусалимда Мөхәммәд пәйгамбәр башка пәйгамбәрләр белән бергә намаз укый, шунда ук фәрештәләр аның күкрәген ярып, йөрәген юалар. Мигъраҗ вакыйгасы «Ән-Нәҗм» сүрәсенең (53 : 6-18) аятьләрендә тасвирлана.
Мөхәммәд (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сорый һәм өммәте өчен дә Мигъраҗ тели: «Йә, Раббым, Мигъраҗ могъҗизасы белән мине нигъмәтләдең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем», — диюенә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: «Мөэминнәрнең мигъраҗы — намаздыр», — ди[4].
Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәр (с.г.в.) аша кешеләргә намазны фарыз кыла һәм, аның соравы буенча, намазны илле тапкырдан биш вакытка гына калдыра. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: «Бер бәндә бер изгелек кылса, ун изгелек кылган кебек әҗерле булыр», — дип фәрман бирә[5].
Мөхәммәд (с.г.в.) соңыннан килгән юлы белән Мәккәгә кайтарыла. Шул кадәр юлны үтеп кайтканчы пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең яткан урыны да суынырга өлгермәгән була әле. Ул үзенең төнге сәяхәте турында кешеләргә сөйләгәч, тегеләр моңа ышанырга теләмиләр, чөнки Мәккәдән Сүриягә кәрван бер ай бара һәм бер ай кире кайта. Күпләр Исламнан баш тарта башлый. Кешеләр Әбү-Бәкер янына баралар. Тегесе башта аларга ышанмый. Мөхәммәднең бу хакта мәчеттә үзе сөйләвен белгәч, Әбү-Бәкер Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйле бөтен нәрсәләрнең дөрес булуын һәм үзенең аңа ышануын белдерә[6]. Шуннан соң Әбү-Бәкер Мөхәммәд янына бара һәм аның төнге сәяхәте турында сораша: Изге Йортны (Иерусалим) тасвирлап бирүен сорый, чөнки үзенең анда булганы була. Мөхәммәд аңа шәһәрне тасвирлап биргәннән соң, Әбү-Бәкер, барысы да дөрес, дип раслый. Мөхәммәднең (с.г.в.) һәр тасвиры саен Әбү-Бәкер: «Син дөрес сөйлисең. Мин шаһитлык итәм, син — Аллаһның илчесе», — дип җавап бирә[7]. Шуннан соң Мөхәммәд Әбү-Бәкерне «дөреслек иясе» (ас-Сиддыйк) дип атый. Әбү-Бәкергә карата шул исем кулланыла башлый. Мөхәммәд, тагын бер дәлил итеп, Иерусалимнан Хиҗазга бара торган кәрваннарны санап чыга. Иерусалимнан килгән шаһитлар Мөхәммәднең сүзләрен раслыйлар.
Бәйрәм итү
Мигъраҗ кичәсендә ястү намазының фарызыннан соң әлеге вакыйга уңае белән махсус намаз уку каралган.
Мигъраҗ төнендә мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.
Исра һәм Мигъраҗ сәнгатьтә
- Мөхәммәднең (с.г.в.) күккә ашуы истәлегенә гыйбадәтханә тавында күккә ашу гөмбәзе дип аталган монумент төзелгән (Куббат аль-Ми‘радж)[8];
- Габдулла Тукай (1886—1913) үзенең «Мигъраҗ» шигырендә:
«Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак…» дигән юллар бар[9].
Искәрмәләр
- ↑ Баранов Х. К. Арабско-русский словарь: ок. 42 000 слов. — 3-е изд. — М., 2001.
- ↑ Аль-Исра валь-Ми‘радж – чудо Пророка Мухаммада ﷺ (рус.). islam.ru (23 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июнь 2020. Архивировано 14 июнь 2020 года.
- ↑ Коръән, 17: 60
- ↑ Мигъраҗ кичәсе. www.kiziltan.ru (20 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2025.
- ↑ Мигъраҗ. www.dumrt.ru (31 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2024.
- ↑ Осман Нури Топбаш. Самый любимый человек. — М., 2005. — 51 с.
- ↑ Ибн Хишам. Глава «Ночное путешествие и вознесение пророка» // «Жизнеописание пророка Мухаммада»
- ↑ le Strange, Guy.Palestine under the Moslems: A Description of Syria and the Holy Land from A. D. 650 to 1500 pp.154-155.
- ↑ Тукай, Г. М. Актык тамчы яшь: шигырьләр. — Казан: Татар кит. нәшр., 2013. Б.344-345.
Әдәбият
- Али-заде А. А. Исра и мирадж // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8.
- Пиотровский М. Б. Ал-Исра ва-л-Мирадж // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 115. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
- Isrāʾ / Schrieke, B. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed : [англ.] : in 12 vol. / ed. by P. J. Bearman, Th. Bianquis, C. E. Bosworth, E. van Donzel, W. P. Heinrichs et al. — Leiden : E.J. Brill, 1960—2005.
- al-Masd̲j̲id al-Ạkṣā / Grabar, O. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed : [англ.] : in 12 vol. / edited by C. E. Bosworth; E. van Donzel & Ch. Pellat. Assisted by F. Th. Dijkema and S. Nurit. With B. Lewis (pp. 1—512) and W. P. Heinrichs (pp. 513—1044). — Leiden : E.J. Brill, 1991. — Vol. 6.
Сылтамалар
- Бүген Мигъраҗ кичәсе
- Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате 2012 елның 10 декабрь көнендә архивланган.