Бөтендөнья хиҗап көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья хиҗап көне
День хиджаба.jpg
Кабул ителгән 2013 елда
Оештыручы Назма Хан
Уздырыла дөнья буйлап
Дата 1 февраль
Бәйле Ислам

Бөтендөнья хиҗап көне (ингл. World Hijab Day, рус. Всемирный день хиджаба) ел саен 1 февральдә дөньяның 140 илендә билгеләп үтелә. Бу көн 2013 елда Назма Хан тарафыннан гамәлгә куелган[1][2]. Бәйрәмнең максаты — дини толерантлыкны үстерү һәм башка кешеләрнең бу күренешне аңлауларын тирәнәйтү. Бу көнне чара кысаларында төрле диндәге һәм төрле чыгышлы хатын-кызларга бер көн хиҗап киеп карарга мөмкинлек бирелә[3]. Назма Хан сүзләренчә, ул хиҗап киюне гадәти хәл итеп кабул итүгә ирешергә омтыла[4]. Моннан тыш, бу көнне бөтен дөнья буенча мөселман хатын-кызлары хиҗап кию тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм бу күренешкә бәйле социум мөнәсәбәте, килеп туган проблемалар турында фикер алышалар. Шулай ук агарту лекцияләре һәм чыгышлары үткәрелә.

Алшартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Назма Хан, Бангладеш чыгышлы Америка гражданины, 2013 елда әлеге бәйрәм көнен гамәлгә куя. Аның сүзләренчә, бәйрәмнең максаты —

« Хиҗап турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм аны киюне нормага кертү. »

Мәктәптә һәм университетта укыганда дискриминация һәм мыскыллауларга (эзәрлекләү, төкерү, типкәләү, террорда гаепләү) дучар ителгән Назма Хан бу көнне, «дини толерантлык дәрәҗәсен арттыруга» өметләнеп һәм үз тәҗрибәсенә таянып, гамәлгә куюын хәбәр итә. Хатын-кызларны мондый мөнәсәбәттән ссаклауны һәм яклауны күзалдында тота[4].

Үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз максатларына ирешү өчен, Назма Хан үз сайтын булдырырга карар кыла, анда хиҗап, аның тарихы, әһәмияте һәм аны ябу ысуллары турында мәгълүмат урнаштыра. Назма Хан инициативасы бөтен дөнья буйлап хатын-кызлар тарафыннан хуплау таба. Бу вакыйга башлану белән Назма Ханның Твиттердагы аккаунтына дөньяның төрле почмакларыннан бу көнне бәйрәм итү турында хәбәрләр килә башлый. Аның сайтында мөселман хатын-кызлары, сайтта бастыру өчен хиҗапта төшкән фотолары белән уртаклашалар, хиҗап бөркәнеп йөрү тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм мораль яктан ярдәм табалар.

Беренче елда әлеге акциягә 67 ил мөселман хатын-кызлары катнаша. 2016 елда бу көн 116 илдән 10 миллион хатын-кызны берләштерә. 2019 елда акциягә инде 190 ил кушыла. Бөтен дөнья буйлап йөзләрчә мең мөселман хатын-кызлары бу көнне #WorldHijabDay һәм #FreeInHijab хештегы белән фотосурәтләр урнаштыралар, төрле яшьтәге һәм төрле милләт хатын-кызлары хиҗап бөркәнеп карыйлар, һәм үз тәҗрибәләрендә аның гаҗәеп сыйфатларына инаналар: аның үзеңне тоярга мөмкинлек бирүен һәм күзгә күренми торган саклау функиясен ассызыклыйлар[5].

Коръәндә хиҗап турында «И Пәйгамбәр! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм мөэмин ирләрнең хатыннарына җиткер: бөркәнчекләрен бөркәнсеннәр. Шул рәвешле аларны (кол һәм бозык хатыннардан) аеру җиңелрәк булыр, һәм аларны кимсетмәсләр. Аллаһ Ярлыкаучы вә Рәхим ияседер» (Коръән, «Әл-Әхзәб» сүрәсе, 59 аят) диелгән.

Рәсми кабул ителүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда Нью-Йорк штаты Бөтендөнья хиджап көнен таный, ә Бөекбританиянең Общиналар палатасында бу көн хөрмәтенә чара уздырыла, анда Тереза Мэй да катнаша[6]. 2021 елда Филиппин вәкилләре палатасы 1 февральне ислам традицияләренә аңлашучанлык күрсәтүгә ярдәм итү максатыннан «ел саен үткәрелә торган милли хиҗап көне» дип раслый[7].

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.Дж. Кашетта 1 февральдә булган вакыйга датасын тәнкыйтьли, аны иронияле һәм күңелсез хәл, дип атый, чөнки ул аятолла Рухолла Хомейниның Франциягә сөргенлектән Иранга кайту датасына туры килә, нәтиҗәдә мәҗбүри рәвештә хиҗап бөркәнү кертелә[6][8]. Кашетта раславынча, Көнбатышта хиҗап бөркәнү сайлау хокукына нигезләнә, хиҗап ябарга теләмәгән хатын-кызларга мәҗбүри түгел[8].

2013 елның февралендә активистка Мәрьям Намази, үзенең блогында Бөтендөнья хиҗап көнен тәнкыйтьләп язган хәбәр урнаштыра, аны Бөтендөнья хатын-кызларның җенси әгъзаларын имгәтә торган операцияләр көне, яисә Бөтендөнья балалар никахлары көне кебек абсурдлар белән чагыштыра. The Washington Post газетасында басылган мәкаләсендә Ципра Номани «хиҗап» бары тик башны каплауны гына аңлата, ә Бөтендөнья хиҗап көненә багышланган чаралар аның асылын «ялгыш интерпретацияләүгә» китерә дигән фикер әйтә[9].

Назма Хан эшчәнлегенә җавап итеп, 2018 елда Канада хокук яклаучысы Ясмин Мохаммед , хиҗабын салган өчен иҗтимагый шелтәгә дучар булган һәм дәүләткә каршы чыккан хатын-кызларга ярдәм итү йөзеннән, #NoHijabDay кампаниясен башлый[10]. Ул белдергәнчә, хиҗапсыз көн — ул хиҗап бөркәнүдән баш тарткан һәм башларында нәрсә кияргә икәнен үзләре сайларга теләгән кыю хатын-кызларга ярдәм итү көне[11].

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 1–2 февралендә Санкт-Петербургта мөхтәсибәт хезмәткәрләре һәм мәхәллә әгъзалары Бөтендөнья хиҗап көненә багышланган чара үткәрәләр. Чара кысаларында «Мин хиҗапта һәм мин иминлектә» очрашуы уза. Катнашучылар каршында башка шәһәрләрдән дә килгән төрле һөнәр ияләре чыгыш ясый. Түгәрәк өстәл форматында тарихи ретроспективада мөселман хатын-кызларының язмышына, аларның хәзерге җәмгыятьтәге урынына һәм аның үсешенә, шулай ук ислам дөньясындагы модага кагылышлы мәсьәләләр карала[12].

Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда яшәүче мөселман кызлары Бөтендөнья хиҗап көне төрле чаралар белән билгеләп узалар. 2024 елда «Зәкят» хәйрия фонды хатын-кызлар, кызлар, шул исәптән үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә булган күпбалалы гаиләләрдән дә гүзәл затлар да чакырыла. Мәҗлестә 40 тан артык гаилә катнаша. Чараны көнчыгыш стилендә осталык дәресләре, матурлык дәресләре белән үрелеп бара[13].

Татарстан мөфтияте тарафыннан ел саен шулай ук төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, 2023 елда «Туган авылым» милли-туристик комплексында Казанның танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлары, мөгаллимәләре һәм җәмәгать эшлеклеләре җыела. Истәлекле дата уңаеннан алар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очраша. Тантаналы чарада мөселман эшкуары һәм меценаты Радик Абдрахманов, Россиядә мөселманнарның юридик хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган танылган адвокат Руслан Нагиев, шулай ук күпбалалы һәм аз керемле аналар катнаша. Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге һәм «Хәләл-маркет» хәләл ярминкәләрен оештыручылар гамәлгә куя[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. World Hijab Day - Better Awareness. Greater Understanding. Peaceful World. Дата обращения: 13 сентябрь 2016. Архивировано 6 октябрь 2016 года.
  2. Participating Countries. Worldwide Support. World Hijab Day. Дата обращения: 6 март 2016. Архивировано 10 март 2016 года.
  3. World Hijab Day. worldhijabday.com. Дата обращения: 6 март 2013.
  4. 4,0 4,1 'We're not oppressed': Canadians unite to mark World Hijab Day - National | Globalnews.ca, Global News.
  5. Сафия Фокина. Почему весь мир отмечает День хиджаба? www.islam.ru (1 февраль 2020). Дата обращения: 2 апрель 2024.
  6. 6,0 6,1 Grewal, Kairvy On World Hijab Day, women across the globe are polarised(неопр.). ThePrint (31 гыйнвар 2020). Дата обращения: 1 февраль 2021.
  7. House OKs bill declaring National Hijab Day(неопр.). The Manila Times (26 гыйнвар 2021). Дата обращения: 1 февраль 2021.
  8. 8,0 8,1 Caschetta, A. J. The Irony and Hypocrisy of World Hijab Day(неопр.). National Review (30 гыйнвар 2020). Дата обращения: 1 февраль 2021.
  9. As Muslim women, we actually ask you not to wear the hijab in the name of interfaith solidarity (21 Dec 2015).
  10. 'Removing your hijab can get you killed – even in the West'. spiked. Дата обращения: 2 февраль 2019. Архивировано 2 февраль 2019 года.
  11. Support Muslim women in fight against hijab.
  12. Международный день хиджаба – 2023. Санкт-Петербургский Мухтасибат. Пресс-служба ДУМ СПб и ЛО (7 февраль 2023). Дата обращения: 18 март 2024.
  13. День Хиджаба. zakyatrt.com (13 февраль 2024). Дата обращения: 28 гыйнвар 2025.
  14. Всемирный день хиджаба в Казани: муфтий Татарстана встретился с известными абыстаями. dumrt.ru (1 февраль 2023). Дата обращения: 28 гыйнвар 2025.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]