Рамазан
Рамаза́н (гарәп. رمضان [ra.ma.dˤaːn], төр. Ramazan [ɾɑmɑˈzɑn]) — Һиҗри тәкъвимнең тугызынчы ае[1]. Бу — исламның биш баганасыннан берсе булган изге ураза (саум) ае. Шушы ай дәвамында балигълык яшенә җиткән һәм сәламәт акыллы мөселманнар таң беленгәннән кояш батканчыга кадәр ризык кабул итүдән, эчемлекләрдән, тәмәке тартудан, ир белән хатын арасындагы якынлыктан һәм ислам әхлагы нормаларына хилафлык китерә торган барлык гамәлләрдән баш тарта. Ашау-эчү тәүлек дәвамында ике тапкыр рөхсәт ителә: кояш чыкканчы (фәҗер вакытында) һәм кояш батканнан соң (мәгъриб вакытында).
Айның башы һәм ахыры
Ислам тәкъвименең башка айлары кебек үк, Рамазан ае да яңа туган ай — һиләлнең күренүе белән башлана һәм тәмамлана[2]. Айның озынлыгы, ай циклына карап, 29 яки 30 көн тәшкил итә. Ай елы милади тәкъвименнән кыскарак булганга, Рамазан ае һәр елны 10-12 көнгә иртәрәк килә һәм 33 еллык цикл дәвамында елның барлык фасылларын эзлекле рәвештә үтеп чыга.
2026 елда Рамазан аеның 18 февральдә кояш баю белән башлануы, 19 март кичендә исә тәмамлануы фаразлана[3]. Төрле илләрдә айны күзәтү ысулларына бәйле рәвештә, төгәл даталар берникадәр аерылырга мөмкин.
Дини әһәмияте
Рамазан уразасы тирән рухи мәгънәгә ия. Шуның өчен мөселманнар ашау-эчүдән тыелып кына калмыйлар, гомумән, җаннарын һәм тәннәрен пакьләргә омтылалар. Киң мәгънәдә ураза һәртөрле яман уйлардан, ялганнан, гайбәттән һәм начар ниятләрдән баш тартуны аңлата. Коръәндә бу фарыз билгеләнгәндә түбәндәгечә әйтелә:
«Рамазан ае — ул кешелеккә һидаять һәм туры юлның ачык дәлилләре буларак, хак белән ялганны аеручы итеп Коръән иңдерелгән ай. Бу айга ирешкән һәр мөселманга ураза тоту — фарыз гамәл. Әмма авыру яки сәфәрдә булу кебек сәбәпләр аркасында уразасын калдырган кеше шул көннәрнең казасын башка вакытта үтәргә тиеш. Аллаһ сезгә авырлык түгел, җиңеллек тели. Бу — билгеләнгән көннәр санын тәмамлавыгыз, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлавыгыз һәм, бәлки, шөкер итүегез өчендер.» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 185 нче аять)
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисенә ярашлы, Рамазан аенда иман белән, Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп ураза тоткан кешенең элекке гөнаһлары гафу ителә[4]. Шулай ук бу изге айда җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла, явыз рухлар (шайтаннар) богаулана[5].
Уразаның төп максаты — тәкъвалыкка ирешү һәм рухи камилләшү.
Ай гамәлләре
Рамазан аенда мөселманның көн тәртибе намаз вакытларына һәм ризык кабул итүгә (сәхәр һәм ифтар) нигезләнә:
- Сәхәр — ислам динендә ураза тотучы мөселманнарның кояш чыкканчы, таң беленгәнче ашавы. Аның вакыты Коръәндә «таңда кара җептән ак җеп аерылганчы» дип билгеләнә («Әл-Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять). Кайбер мөселман илләрендә кешеләрне сәхәргә уяту өчен дагара (зур барабан) кагу яки кыңгырау шалтырату гадәте бар. Мөхәммәд пәйгамбәр, сәхәр ашауда зур бәрәкәт барлыгын әйтеп, аны калдырмаска чакырган[6].
- Ураза — ихлас ният кылу белән көндезге вакытта уразаны боза торган барлык нәрсәләрдән тыелып тору.
- Ифтар — ислам динендә Рамазан аенда яки башка вакытта ураза тотучыларның кояш баегач, ягъни кичке мәгъриб намазы вакыты җиткәч, уразаларын тәмамлап ашавы, кичке аш мәҗлесе[7]. Сөннәт буенча (Мөхәммәд пәйгамбәр үрнәге), ифтарны хөрмә (финик) һәм су белән башлыйлар.
Авыз ачканда түбәндәге дога укыла:
«Сусау хисе бетте, кан тамырлары су белән тулды (сугарылды) һәм Аллаһ теләсә, ураза тоткан өчен әҗер-савап язылды»[8].
Россиядә февраль-март айларында якты көннең озынлыгы акрынлап арта бара. Шуңа күрә изге айның һәр көнендә сәхәр вакыты 2-3 минутка иртәрәк башлана, ифтар вакыты, киресенчә, 2-3 минутка соңрак керә. Диндарлар вакытны бутамасыннар өчен, һәр шәһәр һәм сәгать поясы өчен ай дәвамына махсус вакытлар тәртибе бастырыла[9].
Ләйләт әл-Кадер (Кадер киче)
Ләйләт әл-Кадер (гарәп. لَيْلَةِ الْقَدْر — Кадер киче) — ислам динендә аеруча олылана торган кич[11].
Ислам дине тәгълиматы буенча, 610 елда, нәкъ менә шушы төндә, Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аша Коръәннең беренче вәхие иңдерелгән[12].
Кадер кичәсенең төгәл датасы билгеле түгел, әмма күпчелек мөселман дин галимнәре фикеренчә, ул Рамазан аеның соңгы ун көненең так көннәреннән берсенә туры килә[13].
Диндарлар нәкъ менә шушы кичтә кешеләрнең алдагы бер елга язмышлары хәл ителә дип исәплиләр. Шуңа күрә Кадер кичәсе, гадәттә, дога кылуга, тәүбә итүгә һәм Аллаһның рәхмәте турында уйлануга багышлана[14].
2026 елда Кадер киче якынча 11-19 март көннәрендә көтелә[15].
Рамазан аеның соңгы ун көне
Рамазан аеның соңгы ун көне иң мөбарәк (бәрәкәтле) вакыт дип исәпләнә, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр нәкъ менә шушы көннәрдә аеруча тырышып гыйбадәт кылган[16].
Бу чорда мөселманнар еш кына игътикяф үти. Ул — зур зарураттан тыш мәчеттән чыкмыйча, вакытны тулысынча догаларга, Коръән укуга һәм тәфәккүргә (тирәннән уйлануга) багышлап, рухи хәлвәттә утыруны аңлата[17].
Уразаны бозмый торган гамәлләр
Ислам хокукы (фикһ) җиңеллекләрне күздә тота һәм уразаны бозмый торган гамәлләрне аңлата. Аларга түбәндәгеләр керә:
- Онытылып ризык яки эчемлек кабул итү. «Әгәр дә кемдер онытылып (ураза вакытында) ашаса яки эчсә, уразасын алга таба да дәвам итсен, чөнки, хакыйкатьтә, аны Аллаһ үзе ашаткан да, эчерткән дә»[18].
- Инъекцияләр (уколлар), кан бирү, кан алдыру (хиджама). Ибн Габбастан (Аллаһ аннан риза булсын) риваять ителгәнчә, ул болай дигән: «Ураза тотучыга кан алдырырга рөхсәт ителә»[19].
- Авыз яки борын аша эчкә су кертмәү шарты белән коену.
- Ир белән хатын арасында үбешү һәм назлашу, әгәр бу мәни чыгуга һәм иптәшенең селәгәен йотуга китермәсә, рөхсәт ителә. Гайшәдән, Аллаһы Тәгалә аңардан риза булсын, болай дип риваять ителә: «Уразалы килеш Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыннарын еш кына кочаклый да, үбә дә иде, ләкин ул нәфесен сезнең һәрберегездән дә яхшырак тыя белде»[20].
- Мисвәк яки теш щеткасы белән тешләрне чистарту (пастаны йотмау шарты белән)[21]. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Әгәр өммәтемә (яки кешеләргә) авыр булмаса, мин аларга, һичшиксез, һәр намаз алдыннан мисвәк кулланырга боера идем»[22]. Бу боерык ураза тотучылар өчен дә гамәлдә кала.
- Үз селәгәеңне яки какырыкны йоту, ихтыярсыз косу[23].
- Сөрмә тарту һәм хушбуйлар куллану[24].
Ураза тотудан азат ителүчеләр
Ураза тоту — сәламәт акыллы, балигъ булган мөселманнар өчен фарыз (мәҗбүри)[25]. Түбәндәге кешеләр ураза тотудан азат ителә:
- Авырулар һәм мосафирлар (90 километрдан артык арага сәфәргә чыгучылар) калдырган көннәрен соңрак каза кылырга тиешләр. Бу 185 нче аятькә нигезләнгән: «Әгәр кем дә булса авыру яки сәфәрдә булса, ул чакта башка көннәрдә шулкадәр үк көн ураза тотсын»[26].
- Йөкле, бала имезүче, шулай ук хәез (күрем) һәм нифас хәлендәге хатын-кызлар. Калдырылган көннәр дә соңрак каза кылына[27]. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен җиңеллек каралган: әгәр алар үзләренең яки баланың сәламәтлеге өчен борчылсалар, аларга соңыннан каза кылу шарты белән ураза тотмаска рөхсәт ителә[28].
- Физик яктан ураза тота алмаучы олы яшьтәге кешеләр һәм авырулар калдырылган һәр көн өчен бер фәкыйрьне туйдырырга тиеш (фидия)[29][30].
- Үз гамәлләренә хисап бирә алмаучы психик авырулы кешеләр[25].
Уразаның тәмамлануы — Гыйд әл-Фитыр (Ураза бәйрәме)
Рамазан ае исламның ике олуг бәйрәменең берсе — Гает әл-Фитыр (ураза тәмамлану бәйрәме, гарәп. عِيدُ الْفِطْرِ, төркичә Ураза бәйрәме) белән тәмамлана. Пәйгамбәр әйткәнчә, ураза тотучының ике сөенече бар: беренчесе — авыз ачканда, икенчесе — Раббысы белән очрашканда[31].
2026 елда ай тәмамлану һәм бәйрәм башлану 19 март киченә туры килер дип көтелә, бәйрәм 20 мартта билгеләп үтелә[32]. Бәйрәм көнендә мөселманнар күмәкләп гает намазы укыйлар, мәҗбүри сәдака (фитыр сәдакасы) тараталар, иң матур киемнәрен кияләр, кунакка йөриләр, бүләкләр бирәләр һәм, зиратларга барып, мәрхүмнәрне искә алалар[33].
Фитыр сәдакасы
Фитыр сәдакасы (гарәп. زَكاةُ الفِطْرِ — ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака, фитыр сәдакасы) — ул Ураза бәйрәме җиткәнче мохтаҗларга биреп өлгерергә тиешле булган махсус сәдака. Фитыр зәкатен түләү — мөселманнар өчен мәҗбүри гамәл (ваҗиб[34]).
Гаилә башлыгы үз карамагындагы барлык гаилә әгъзалары өчен сәдака түли[35]. Аны түләүнең максаты — ураза ае дәвамында кылынган ихтимал хата-кимчелекләр өчен кәффарә, шулай ук фәкыйрь-мескеннәргә бәйрәмне лаеклы каршы алырга ярдәм итү[36].
- Сәдаканың күләме һәм төре
Фитыр зәкатен азык-төлек яки акча белән түләргә мөмкин. Иң аз күләме — шул төбәктә киң таралган ризыклардан (хөрмә, арпа, дөге һәм башкалар) якынча 2-3 килограмм (бер сагъ). Төрле илләрдә бу сәдаканың акчалата эквиваленты ел саен билгеләнеп тора.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2026 елга түбәндәге сәдака күләмнәре тәкъдим ителә: аз керемле гражданнар өчен — 250 сум, урта хәлле кешеләр өчен — 800 сум, бай дин кардәшләребез өчен — 1300 сумнан башлап[37]. Моннан тыш, гозерле сәбәпләр (мәсәлән, авыру яки олы яшьтә булу) аркасында Рамазан аенда ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы каралган. Аның Россия буенча тәкъдим ителгән күләме 400 сум тәшкил итә, ләкин бу сумма кешенең гадәттә көндәлек туклануга күпме акча сарыф итүенә карап үзгәртелергә мөмкин. Ел саен түләнә торган мәҗбүри салымны (зәкятне) түли башлау өчен нисаб (милек бусагасы) 977 500 сум тәшкил итә[38]. Әгәр дин кардәшебез фитыр сәдакасын гает намазына кадәр түләп өлгермәсә, аны түләү бурычы саклана — сәдаканы беренче мөмкинлектә үк мохтаҗларга тапшырырга кирәк[39].
Рамазан аенда котлаулар
Бу айда бер-береңне түбәндәге гыйбарәләр белән котлау кабул ителгән:
Искәрмәләр
- ↑ Рамазан — ай елының тугызынчы ае исеме. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 477.
- ↑ Пост месяца Рамадан (рус.). www.muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Совет улемов ДУМ РФ уточнил даты начала и конца рамадана и определил размеры закят уль-фитр и искупительной милостыни (рус.). ДУМ РФ.
- ↑ 1219. Тому, кто во время рамадана будет поститься с верой и надеждой на награду Аллаха, простятся его прежние грехи | Иснад. isnad.link. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ 1220. Когда наступает рамадан, врата рая открываются, врата ада закрываются, а на шайтанов накладывают оковы | Иснад. isnad.link. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Сухур и ифтар (утренний и вечерний прием пищи) (ингл.). umma.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадис № 2356 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадис № 2357 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ https://5namaz.com/russia/moskva/2026-ramadan/ Время намаза (сухура, ифтара) на Рамадан 2026: Москва (рус.). 5namaz.com.
- ↑ Энциклопедия намаза - Исламский сайт Azan.ru - Иман, Ислам, Ихсан. 17 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Zeidan, Adam. Laylat al-Qadr. Encyclopedia Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2026.
- ↑ Коран. Сура 97 «Аль-Кадр» (Могущество), аяты 1–5. Umma.ru.
- ↑ Сахих аль-Бухари. Хадис № 2017. Isnad.link.
- ↑ ДУМ РФ. Ночь Могущества и Предопределения в Коране [неопр.]. «Мусульмане России» — Dumrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Мусульманские праздники и знаменательные события в 2026 году. Muslim.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2026.
- ↑ Сахих аль-Бухари. Хадис № 2026. Isnad.link.
- ↑ Musharraf, Muhammad Nabeel (2021). The Spiritual Retreat – Fiqh of Itikaf and Laylatul Qadr. ICAN Sama-O-Basr Publications. p. 14.
- ↑ Правильное питание: пост в Исламе (2018-12-26). 17 март 2026 тикшерелде.
- ↑ AR-RAD. 645. Хиджама (кровопускание) и донорство во время поста (2024-03-31). 17 март 2026 тикшерелде.
- ↑ Поцелуи и объятия в пост (ингл.). umma.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Аль-Кардави, Ю. Фатава му‘асыра. В 2 т. — Бейрут: аль-Калям, 1996. — Т. 1. — С. 329.
- ↑ Аль-Бухари. Сахих аль-Бухари. Хадис № 887 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Аль-Бухари. Сахих аль-Бухари. Хадис № 2380 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадисы № 2378 и № 2379 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ 1 2 Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадис № 4403 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Коран. Аль-Ба́кара, аят 185.
- ↑ Беременность и мусульманский пост (ингл.). umma.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 март 2026.
- ↑ Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадис № 2407 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Коран. Сура «аль-Бакара», аят 184. [гар.].
- ↑ Аль-Бухари. Сахих аль-Бухари. Хадис № 4505 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Аль-Бухари. Сахих аль-Бухари. Хадис № 7492 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Мусульманские праздники и знаменательные события в 2026 году согласно астрономическим расчетам (русский).
- ↑ Ураза байрам - великий праздник в Исламе [неопр.]. medinaschool.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Аль-Бухари. Сахих аль-Бухари. Хадис № 1503 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадис № 1613 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ Абу Дауд. Сунан Абу Дауда. Хадис № 1609 [гар.] // Хадисы пророка Мухаммада.
- ↑ ДУМ РФ. Богословское заключение № 1/26. Соблюдение поста в месяц рамадан (2026) [неопр.]. «Мусульмане России» — Dumrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ ДУМ РФ. Богословское заключение № 1/26. Соблюдение поста в месяц рамадан (2026) [неопр.]. «Мусульмане России» — Dumrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Духовное управление мусульман Российской Федерации: Богословское заключение № 1/26. Соблюдение поста в месяц рамадан (2026) (русский).
Әдәбият
- Али-заде А. А. Рамадан // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — С. 648. — ISBN 978-5-98443-025-8. (CC BY-SA 3.0)
- Гогиберидзе Г. М. Исламский толковый словарь. — Ростов н/Д.: Феникс, 2009. — 266 с. — (Словари). — 3000 экз. — ISBN 978-5-222-15934-7.
- Ньюби Г. Краткая энциклопедия ислама = A Concise Encyclopedia of Islam / Пер. с англ.. — М.: Фаир-пресс, 2007. — 384 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-8183-1080-0.
- Резван Е. А. Рамадан // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 197—198. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
- Рамадан // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907. т. XXVI, с. 244
| Һиҗри айлар | |||||||||||
| Мөхәррәм | Сәфәр | Рабигыль-әүвәл | Рабигыль-ахыр | Җөмадиәл-әүвәл | Җөмадиәл-ахыр | Рәҗәп | Шәгъбан | Рамазан | Шәүвәл | Зөлкагдә | Зөлхиҗҗә | |||||||||||
| Милади тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Татар тәкъвиме | |||||||||||