Халыкара авиация диспетчерлары көне

Халыкара авиация диспетчерлары көне (рус. Международный день авиадиспетчера, ингл. nternational Day of the Air Traffic Controller) — һава диспетчерларының һәм һава хәрәкәте белән идарә итүче  [рус.] хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Һәр елны 20 октябрьдә билгеләп үтелә[1]. Рәсми бәйрәм көне булып саналмый.

Бәйрәм тарихы

Файл:USS Theodore Roosevelt CATCC.jpg
Һава диспетчеры авианосецта

1961 елның 20 октябрендә Амстердамда Халыкара авиация диспетчерлары ассоциацияләре федерациясе төзелә[2]. Бу истәлекле вакыйга авиация пассажирлар йөртү һәм йөк ташулар белән идарә итүне стандартлаштыру өчен мөһим этап була, яңа һөнәри бәйрәмгә башлангыч бирә.

Асылда, бу көнне билгеләп үтү традициясе Россиядә барлыкка килә. 90 нчы еллар дәвамында Россия авиация диспетчерлары профсоюзлары федерациясе  [рус.] вәкилләре илнең авиация хакимиятенә тармак өчен махсус һөнәри бәйрәм оештыру турында мөрәҗәгать итәләр. Тәкъдим бәйрәмне әлеге һөнәрнең үсешен һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегендә һәм Россиядә һава хәрәкәте хезмәтенең үсешен чагылдырган әһәмиятле тарихи вакыйгага бәйләүдән гыйбарәт була. Әмма мөрәҗәгать каралмый. Хакимият озак вакыт тәкъдимне игътибарсыз калдырганга һәм һава навигациясе тарихы мәсьәләләренә битарафлык күрсәткәнгә, бәйрәм датасы Россия авиация диспетчерлары профсоюзлары федерациясе тарафыннан сайлана. Һава диспетчерлары көнен Халыкара авиация диспетчерлары ассоциацияләре федерациясе (IFATCA) төзелү көнендә билгеләп үтәргә карар кылына. Россия Федерациясе IFATCA составына 1993 елда керә. Шул рәвешле Россиядә Халыкара авиация диспетчерлары көне 20 октябрьдә билгеләп үтелә башлый, һөнәри бәйрәм хәзерге вакытта Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең күпчелегендә билгеләп үтелә[3].

Дөньяда дистәләгән мең һава диспетчеры эшли, алар көн саен биш миллионнан күбрәк кешенең тормышы өчен җавап бирә.

Кызыклы фактлар

Авиация диспетчерының эш көне медицина тикшерүеннән башлана, хезмәткәрләрнең пульсын һәм кан басымын үлчиләр. Һава хәрәкәте һәм һава торышы буенча инструктаж үткәрелә. Алдагы диспетчер «эстафета»ны алмашчыга тапшыра, бу аудиоязмада теркәлә[4].

Очышлар белән идарә итүчеләрнең эш көне 8-9 сәгать дәвам итә. Һәр 2 сәгать саен 15-20 минутлык ял каралган.

Авиация диспетчерлары өчен «бәрелеш» сүзе — тыю. Бу сүз урынына «каршылыклы хәл» сүзтезмәсе кулланыла[5].

Искәрмәләр

  1. Андрей Ананьев. Главные по небу: Международный день авиадиспетчера (рус.). life.ru (20 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июнь 2025. [Тикшерелгән 14 июнь 2025]
  2. Александр Кряжев. Международный день авиадиспетчера (рус.). РИА Новости. ria.ru (20 октябрь 2022). [Тикшерелгән 14 июнь 2025]
  3. Лекция «День диспетчерской службы аэропорта» (рус.). ГБУ «Мемориальный комплекс славы имени А.А. Кадырова». all-slavy.ru. [Тикшерелгән 14 июнь 2025]
  4. С международным днем авиадиспетчера! Топ-5 интересных фактов об этой профессии (рус.). aeronext.aero. ria.ru (20 октябрь 2022). [Тикшерелгән 14 июнь 2025]
  5. Секреты работы авиадиспетчеров - что не знают пассажиры самолетов (рус.). /www.aviaport.ru. ria.ru (19 май 2020). [Тикшерелгән 14 июнь 2025]

Тема буенча өстәмә