Дәүләти булмаган ирекле иҗтимагый берләшмәләр көне (Иран)
Дәүләти булмаган ирекле иҗтимагый берләшмәләр көне | |
---|---|
Кабул ителгән | 12.08.2014 |
Уздырылу урыны | Иран |
Үткәрелү көне | ел саен 12 августта |
Дәүләти булмаган ирекле иҗтимагый берләшмәләр көне (рус. День негосударственных добровольных общественных объединений, перс. روز تشکل ها و مشارکت های اجتماعی Ruz-e tashakkolha va mosharkatha-ye ejtemai) — 12 августта билгеләп үтелә торган Иранда яшәүче халыкларның милли бәйрәме.
Тарихы
Хәсән Роуханига бу көнне «Дәүләти булмаган ирекле иҗтимагый берләшмәләр көнен» гамәлгә кертергә тәкъдим итәләр. Иран Ислам Республикасы Эчке эшләр министрлыгы аша әлеге тәкъдим Иранның мәдәният буенча Генераль советына җибәрелә, Советның соңгы утырышында яңа бәйрәм кертү турында карар кабул ителә[1].
Бәйрәмнең әһәмияте
Әлеге бәйрәмнең рәсми рәвештә кабул ителүе ил хөкүмәтенең иҗтимагый оешмаларга хөрмәт белән каравын күрсәтә. Хөкүмәтнең максаты — әлеге оешмаларның сыйфатлы һәм сан ягыннан үсешенә ярдәм итү, шулай ук аларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен иң яхшы шартлар тудыру[1].
Гомуми мәгълүмат
Иранда өч меңгә якын иҗтимагый оешма эшли, аларның эшчәнлеге: дингә, мәгарифкә, сәламәтлекне саклауга, әйләнә-тирә мохитне саклауга, мәдәнияткә, сәнгатькә, яшьләргә, балаларга, хатын-кызларга, өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла. Иҗтимагый оешмалар түбәндәгеләр исәбенә көн күрә: кешеләрнең иганәләре, дәүләт һәм дәүләти булмаган оешмалар һәм халыкара оешмалар ягыннан финанс ярдәме, эшчәнлектән һәм проектлардан кергән керемнәр[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 ایرنا - نامگذاری روز تشکل ها و مشارکت اجتماعی نشان دهنده نگاه دولت به کارکرد سمنهاست . Дата обращения: 26 июнь 2017. Архивировано 19 август 2017 года.
- سازمان مردمنهاد#تشکلهای مردمنهاد در ایران