Филологлар көне
Филологлар көне (рус. День фило́лога) — гомерләрен филологиягә багышлаган шәхесләрнең һөнәри бәйрәме. Россиядә бәйрәм Славян язуы һәм мәдәнияте көненнән соң — 25 майда билгеләп үтелә.
Бәйрәм тел һәм әдәбият белгечләрен, укытучыларын, китапханәчеләрне, тәрҗемәче филологларны һәм филология белеме булганнарны берләштерә.
Филология фәне (бор. грек. φιλολογία — «сүзгә мәхәббәт») — язма текстларны стилистик, тел һәм эчтәлекле анализ нигезендә әлеге җәмгыятьнең рухи мәдәнияте тарихын һәм асылын өйрәнүче дисциплиналар төркеме (лингвистика, әдәбият белеме, текстология һ.б.) исеме.
Филологлар көне шулай ук Белоруссиядә дә билгеләп үтелә. Башка илләрдә 8 сентябрьдә ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара грамоталылык көне билгеләнә[1].
Тарих
Филология тарихы
Филология фән буларак XVII гасырда Европада формалаша. Аңа кадәр тел, тарих, мәдәният, фәлсәфә мәсьәләләрен өйрәнгән фән булган. Б.э.к. III гасырда ук Борынгы Греция һәм Борынгы Һиндстанда текстларга беренче шәрехләр барлыкка килә[2].
М.В. Ломоносов Портреты. Алама. Л.С. Миропольский. 1787
Россиядә рус теле фәненә XVIII гасырда М.В. Ломоносов нигез сала. «Филология» сүзе аның хезмәтләрендә очрый, шулай ук В. К. Тредиаковскийда да тикшерелә:
…полуденного солнца яснее, что вся вообще филология… самою вещию есть токмо что элоквенция», [которая] управляет, умножает, утверждает… повсюду сияет и объединяет все науки и знания, ибо все они токмо чрез элоквенцию говорят[3].
«Сүз фәннәре» XIX гасыр уртасында гына «филология» дип атала башлый. Башта Санкт-Петербургдәүләт университеты факультеты тарих-филология факультеты (1850 елга кадәр — тарих һәм сүз фәннәре факультеты) дип атала, ә 1853 елда К.П. Зеленецкий «Гомуми филологиягә кереш сүз» хезмәтен яза. «Филология» терминының таралуы 1860 елдан башлап Воронежда А.А. Хованский редакциясендә нәшер ителгән Россиянең беренче махсус фәнни журналы «Филология язмалар» белән бәйле[2].
Филологияне фән буларак аңлату вакыт белән үзгәрә. Филологияне халык мәдәниятен, аның әдәбиятын, тарихын һәм телен өйрәнүче фәннәр җыелмасы буларак аңлый башлыйлар.
Бәйрәм тарихы
Беренче тапкыр Филологлар көне совет чорында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, укытучылар һәм студентлар инициативасы белән, 1989 елның 25 маенда билгеләп үтелә. Бу вакыйга тиздән академик даирәләрдә дә популярлык казана[1].
1992 елдан МДУның филология факультеты Филолог көнен 25 майда түгел, ә кышның беренче җомгасында 1941 елның декабрь башында филфакның оешу датасы буларак билгеләп үтелә[4].
Бәйрәм итү
Бу көнне университетларда һәм мәдәният учреждениеләрендә концертлар, түгәрәк өстәлләр, викториналар, тел һәм әдәбият мәсьәләләренә багышланган чыгышлар, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар уздыру гадәте бар[1].
Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында. 2020
Студентлар арасында шундый бер ырым бар: әгәр диплом яклау Филологлар көненә туры килсә, ул уңышлы уза[1].
2025 елда Филологлар көне якшәмбегә туры килә, шуңа күрә күпчелек уку йортлары аны башка көннәрдә билгели. Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бәйрәм 22 майда актлар залында үтә. Укытучыларга рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырыла, кичә барышында сүзнең, телнең һәм филологик белемнең әһәмияте ассызлыклана[5].
Асылы
Бәйрәмнең әһәмияте филологиянең фән буларак әһәмиятен танудан, шулай ук бу өлкәдә эшләүче укытучыларга, галимнәргә һәм белгечләргә хезмәтләре, тел һәм мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерүдән гыйбарәт. Бу көн шулай ук тел һәм әдәбият турындагы белемнәрне киң аудиториядә популярлаштыруны максат итеп куя[6].
XX гасырның зур галиме, филолог Д. С. Лихачев филологияне образлы рәвештә «барлык бәйләнешләр бәйләнеше» дип атый һәм бу рольне аеруча мөһим дип саный[7].
Ул тарихи чыганакчылыкны тел белеме һәм әдәбият белеме белән бәйли. Ул текст тарихын өйрәнүгә киң мөмкинлек бирә. Ул әдәбият белемен һәм тел белемен әсәрнең стилен өйрәнү өлкәсендә берләштерә. <...> Филология асылы буенча антиформаль: тарихи чыганакмы яисә сәнгать һәйкәлеме — текстның мәгънәсен дөрес аңларга өйрәтә.
Мәдәнияттә
- Рунетта «Филологическая дева» бергәлеге бар, анда филологларга багышланган интернет-мемнар бастырыла.
- Тел нормаларын үтәү мәсьәләләрендә аеруча педант булган филологларны (һәм аларны гына да түгел) граммар-наци дип атыйлар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Когда отмечают День филолога в 2025 году. 17 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 День филолога 2025: какого числа, история и традиции праздника. 17 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Тредиаковский В. К. 1745. — Цит. по ст.: Аннушкин В. И. «Филология — словесность — языкознание в классической русской традиции и современном научно-педагогическом процессе». Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2011. Архивировано 3 август 2014 года.
- ↑ День филолога собирает друзей. Филологический факультет МГУ имени М. В. Ломоносова. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2025.
- ↑ В Казанском университете отпраздновали День филолога. Медиапортал Казанского федерального университета (22 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
- ↑ Андреева, 2015
- ↑ Хрулёв, 2019
Әдәбият
- Андреева С. М. Филология как источник национального сознания и национальной культуры // Вестник Белгородского государственного технологического университета им. В. Г. Шухова. — 2015. — № 1. — С. 223—226.
- Хасанова О. О. Образ героя-филолога в современной прозе // Мир науки и мысли. The World of Science and Ideas. — 2023. — № 2. — С. 95—99.
- Хрулёв В. И. Филология в нашей жизни // Вестник Башкирского университета. — 2019. — № 2. — С. 408—413.
Сылтамалар
- Список известных российских филологов // Esaulov.net
- В честь праздника по чашечке эКспрессА: мемы в честь Дня филолога // 12 канал