Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне
Төре БМО халыкара көне
Рәсми исеме рус. Международный день борьбы за ликвидацию нищеты, ингл. International Day for the Eradication of Poverty, исп. Día International para la erradicación de la Pobreza , фр. la Journée internationale pour l'élimination de la pauvreté, гарәп. اليوم الدولي للقضاء على الفقر‎, кыт. 消除贫穷国际日
Кабул ителгән 22 декабрь, 1992 ел
Оештыручы БМО Генераль Ассамблеясе
Уздырыла БМО байрагы
Дата 17 октябрь
хәер сорашу — хәерчеләр өчен төп керем чыганагы

Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көне (22 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе Резолюциясе (№ A/RES/47/196) белән расланган.

Үзенең резолюциясендә БМО Генераль Ассамблеясе, бу көнне, хөкүмәтара оешмаларның берсе инициативасы белән «Чиктән тыш хәерчелекне җиңү өчен көрәш көне»н билгеләп үтелүен хуплап, барлык дәүләтләрне бу көнне хәерчелекне һәм ярлылыкны бетерүне пропагандалап чаралар үткәрергә чакыра.

17 октябрь көне тарихы

1987 елның 17 октябрендә дөньяның берничә иленнән 100 меңгә якын төрле социал катлау кешеләре Парижда, Трокадеро (фр. place du Trocadero) кеше хокуклары мәйданында җыела. Алар үзләренең хәерчелекне кабул итмәүләрен белдерделәр. Хокук яклаучылар, кеше хокукларын саклауны таләп итеп, «Дүртенче дөнья» халыкара хәрәкәтенә нигез салучы Жозеф Вресински Атакайның (фр. Joseph Wresinski, пол. Józef Wrzesiński) лозунгын хуплап чыгалар: «Хәерчелектә яшәргә мәҗбүр булган урында кеше хокуклары бозыла. Әлеге хокукларны хөрмәт итү өчен көрәштә берләшү — һәркемнең изге бурычы».

Бу көнне Трокадеро мәйданында истәлек ташы куела.

Киләчәктә, «Дүртенче дөнья» халыкның хәерче төркемнәренә ярдәм күрсәткән өчен халыкара хәрәкәт инициативасы белән, «Чиктән тыш хәерчелекне җиңү өчен көрәш көне», БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан кабул ителгәнгә кадәр, хәкүмәтнеке булмаган оешмалар тарафыннан ел саен уздырылып килә.

Статистик мәгълүмат

  • 2005 елга ел саен хәерчелектән 30 000 гә кадәр бала үлә.
  • 2005 елда 2,5 млрд кеше көнгә 2 доллардан да азрак керем хисабына яши.
  • 2005 елда 2,6 млрд кешенең канализациядән куллану мөмкинлеге булмый.
  • Чиктән тыш ярлылык 2017 елда да сатып алу сәләте буенча көнгә бер кешегә 2,15 доллардан да кимрәк булган керем белән билгеләнә.
  • 2022 ел ахырына Җир халкының 8,4% ы, яки 670 млн кеше, чиктән тыш хәерчелек шартларында яши.
  • Бәяләүләр буенча, 2030 елга Җир халкының 7% ы, яки 575 млн кеше ярлылык шартларында калырга мөмкин.
  • 105 ил һәм территория, тормыш бәясе кризисына җавап итеп, 2022 елның февраленнән 2023 елның февраленә кадәрге чорда 350 социаль яклау чарасы кабул ителүе турында хәбәр итә.

Халыкара көннең еллык темалары

  • 2005 — «Меңьеллык Декларациясендә әйтелгән үсеш өлкәсендәге максатларга ирешү: халыкның иң ярлы катламнарының мөмкинлекләрен киңәйтү».
  • 2006 — «Уртак тырышлык белән хәерчелекне бетерик»
  • 2007 — «Ярлылыкта яшәгән кешеләр — алга этәрә торган үзгәреш көче кебек: Халыкара хәерчелекне бетерү өчен көрәш көненең 20 еллыгы»
  • 2008 — «Хәерчелек шартларында яшәүче кешеләрнең хокуклары һәм абруе»
  • 2009 — «Балалар һәм гаиләләр хәерчелеккә каршы»
  • 2010 — «Хәерчелектән лаеклы хезмәткә: аерманы җиңү»
  • 2011 — «Ярлылыктан тотрыклылыкка: инклюзив үсеш үзәгендә — кешеләр»
  • 2012 — «Чиктән тыш хәерчелек шартларында көчләүне туктату: хокукларны һәм мөмкинлекләрне киңәйтүгә һәм тынычлык төзүгә ярдәм итү»
  • 2013 — «Дискриминациясез дөнья хакына уртак эш: чиктән тыш хәерчелектә яшәүче кешеләрнең тәҗрибәсен һәм белемнәрен куллану»
  • 2014 — «Берәүне дә артта калдырмагыз: уйлагыз, тәвәккәлләгез һәм бергәләп фәкыйрьлеккә каршы хәрәкәт итегез»
  • 2015 — «Тотрыклы киләчәк төзү: ярлылык һәм дискриминацияне бетерү өчен берләшү»
  • 2016 — «Кыерсытудан һәм читләштерүдән — катнаштыруга: фәкыйрьлекне барлык формаларында юкка чыгару»
  • 2017 — «17 октябрьдәге ярлылыкны җиңәргә чакырган гамәлләргә җавап итеп: тыныч һәм инклюзив берләшмәләргә таба»
  • 2018 — «Бөтен җирдә кеше хокукларын һәм абруен хөрмәт итә торган дөнья төзү өчен, җәберләнгәннәргә кушылыгыз»
  • 2019 — «Балаларга, аларның гаиләләренә һәм берләшмәләргә,ярлылыкны бетерү мөмкинлеген бирү өчен, бергәләп эш итегез»
  • 2020 — «Барлык кешеләр өчен социаль һәм экологик гаделлеккә ирешү өчен, бергәләп эш итегез»
  • 2021 — «Бергә төзибез: барлык кешеләрне һәм планетабызны хөрмәт итеп, тотрыклы хәерчелекне бетерәбез»
  • 2022 — «Дөньяны хәерчелектән коткару өчен, глобаль гамәлләрне активлаштыру»
  • 2023 — «Лаеклы хезмәт һәм социаль яклау: һәркем өчен гамәлдәге дәрәҗә»
  • 2024 —

Сылтамалар