Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының мәгълүмат бүлекчәләрен төзү көне

Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының мәгълүмат бүлекчәләрен төзү көне (рус. День создания информационных подразделений органов внутренних дел Российской Федерации) — Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш мәгълүмати-аналитик үзәге, Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат үзәкләре, Эчке эшләр Баш идарәсе, Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр идарәсе, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе мәгълүмат үзәкләре һәм бүлекләренең һәм шулай ук эчке эшләр өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Һәр елны 23 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Тарихы һәм бәйрәм итү

1918 елның 23 сентябрендә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Эчке эшләр халык комиссариаты коллегиясе карары белән «Эчке эшләр комиссариатының статистика бүлеге турында нигезләмә» раслана. Әлеге бүлек илдә җинаятьчелек торышы һәм үсеш-үзгәреше турында сан ягыннан гомумиләштерелгән мәгълүматны җыюны һәм саклауны тәэмин итә.

1968 елның 29 мартында Мәгълүмат-исәпләү үзәге төзелә. «Минск-22» һәм «Минск-32» электрон исәпләү машиналары урнаштырыла. 1980 еллар ахырында шәхси электрон исәпләү машиналары кертелә. 1985 елның 4 ноябрендә Мәгълүмат һәм идарә итүнең төп фәнни-тикшеренү үзәге Совет Социалистик Республикалар Берлеге Эчке эшләр министрлыгының Баш мәгълүмат үзәге итеп үзгәртелә.

1991 елда илнең эчке эшләр органнарын үзгәртеп оештыру нәтиҗәсендә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Эчке эшләр министрлыгына караган Республика мәгълүмат бюросы төзелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының 2000 елның 24 мартындагы «Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының мәгълүмат бүлекчәләре көнен игълан итү турында» 296 номерлы боерыгына[1] ярашлы 23 сентябрь мәгълүмат бүлекчәләре көне дип игълан ителә.

Шулай ук карагыз

  • Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Тема буенча өстәмә