Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне
Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне | |
---|---|
![]() | |
Рәсми исеме | Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне |
Кабул ителгән | 2018 елның 17 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе (A/RES/73/161) тарафыннан |
Оештыручы |
![]() |
Дата | 4 гыйнвар (ел саен) |
Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне (рус. Всеми́рный день а́збуки Бра́йля, ингл. World Braille Day) — ел саен 4 гыйнварда билгеләп үтелә[1]. БМО Генераль Ассамблеясе (A/RES/73/161) тарафыннан 2018 елның 17 декабрендә расланган. Күрү сәләте чикләнгән яисә сукыр кешеләрнең хокукларын тулысынча тормышка ашыру өчен, аралашу чарасы сыйфатында Брайль әлифбасының әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыру максатында билгеләнгән, Луи Брайльнең туган көнендә билгеләп үтелә[2].
Сукырлыкны профилактикалау буенча халыкара агентлык мәгълүматлары буенча, дөньяда хәзерге вакытта уртача яки җитди күрү проблемалары булган 285 млн кеше яши. Аларның 39 млны бөтенләй күрми[2].
Тарихы
Брайль шрифты француз Луи Брайль тарафыннан 1824 елда эшләнгән. Ул өч яшендә тире эшләнмәләре ясап саткан әтисенең остаханәсендә тегү безенә җәрәхәтләнә. Күзенә инфекция керү нәтиҗәсендә, Луи күрү сәләтен тулысынча югалта[3]. 15 яшендә ул, Валентин Гаюиның элек кулланылган рельеф-сызык шрифтына альтернатива буларак, үзенең рельеф-нокталы шрифтын булдыра[4]. Брайль артиллерия капитаны Шарль Барбье уйлап тапкан «төнге шрифт»ның гадилеге һәм уңайлылыгы белән илһамлана. Ул вакытта хәрбиләр «төнге шрифт»ны донесениеләр язу һәм караңгылык шартларында уку өчен кулланганнар. Брайль шрифты икеле кодлауга нигезләнгән беренче язу системасы була[5].
Россиядә

Россия Федерациясендә 2011 елдан кабул ителгән һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан 2019 елда расланган «Уңайлы мохит» социаль программасы инвалидларның һәм хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән башка гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Программаның максаты — киртәсез һәм уңайлы мохит тудыру, комплекслы реабилитация һәм абилитацияне тәэмин итү, сыйфатлы техник реабилитация чаралары бирү һәм аларны даими яңартып тору. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белем алу, социаль хезмәтләрдән файдалану, җиһазландырылган эш урыннарыннан куллану һәм иҗтимагый-мәдәни тормышта тулы канлы катнашу мөмкинлегенә ия булалар[6].
Россиядә сукыр кешеләр түбәндәге хокукларга ия[7]:
- Ай саен акчалата түләүләр, алар ел саен 1 февральдә узган ел өчен куллану бәяләре артуга карап индексацияләнә.
- Бушлай дарулар һәм медицина эшләнмәләре (табиб билгеләве буенча). Инвалид балалар шулай ук бушлай дәвалау туклануы ала.
- Ял йортына юллама, курортка кадәр һәм кире юл (автобуслар, тимер юл билетлары) бушлай.
- Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50 % компенсацияләү (торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә).
- Кирәкле реабилитация чаралары (индивидуаль реабилитация программасында күрсәтелергә тиеш).
Күрү сәләте бозылган кешеләр өчен:
- Начар күрүчәнлекне коррекцияләү җайланмалары (электрон видеозурайткыч, төрле лупалар).
- «Сөйләүче» китапларны уку җайланмалары.
- Сөйләм чыгышлы булган термометрлар һәм тонометрлар.
Күрү сәләте буенча физик мөмкинлекләре чикле кешеләр озатучы эт белән тәэмин ителергә, шул этне тоту һәм ветеринария ярдәме өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Всемирный день азбуки Брайля 4 января . ООН. Дата обращения: 29 декабрь 2023.
- ↑ 2,0 2,1 Алена Миклашевская. Великий слепой . www.kommersant.ru (4 гыйнвар 2024). Дата обращения: 4 гыйнвар 2025.
- ↑ Шрифт Брайля . Всероссийское общество слепых. Дата обращения: 29 декабрь 2023.
- ↑ Круглый стол «Гений, подаривший слепым людям мир» (к 210-летию со дня рождения Луи Брайля) . Областная специальная библиотека для слепых. Дата обращения: 29 декабрь 2023.
- ↑ Дмитрий Мамонтов. Великие французы: как Гаюи и Брайль подарили незрячим шрифт для слепых . Tech Insider (28 сентябрь 2023). Дата обращения: 29 декабрь 2023.
- ↑ «ДОСТУПНАЯ СРЕДА» . ДОСТУПНАЯ СРЕДА. Дата обращения: 29 декабрь 2023.
- ↑ Какие программы для незрячих есть в российских регионах . Российская Газета (14 февраль 2019). Дата обращения: 29 декабрь 2023.