Халыкара шахмат көне
Халыкара шахмат көне | |
---|---|
![]() |
|
Рәсми исем | Халыкара шахмат көне |
Кабул ителгән | 1966 елда |
Үткәрелү көне | 20 июль |
Кагылышы | Бөтендөнья шахмат федерациясе (ФИДЕ) |
Халыкара шахмат көне (ингл. International Chess Day) — шахмат уенына багышланган халыкара бәйрәм. 1966 елдан 20 июль көнне билгеләп үтелә[1].
Тарихы һәм бәйрәм итү
Бөтендөнья шахмат федерациясенә 1924 елның 20 июлендә Парижда нигез салына[2]. Бөтендөнья шахмат федерациясе (ФИДЕ) карары нигезендә, 1966 нчы елдан башлап, 20 нче июль Халыкара шахмат көне буларак билгеләп үтелә башлый.
2004 елның 20 июлендә дөнья чемпионы Анатолий Карпов Кремльдә синхрон уен сеансы бирә. Шулар арасында ул депутат Владимир Жириновский белән дә уйный, уен җиңүчесез тәмамлана. Алар АКШ доллары белән 150 мең торган кыйммәтле бриллиант фигуралар белән уйныйлар[3].
2019 елның 12 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы шахматны популярлаштыруның мөһимлеген ассызыклый. Бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрү тәкъдиме белән Әрмәнстан чыга. Башка илләр дә бу идеяны хуплыйлар: 2020 елдан башлап бәйрәм чаралары БМО канаты астында уза[4].
Бәйрәм 178 илдә уздырыла. Ел саен 20 июль көнне халыкара шахмат турнирлары, тематик күргәзмәләр[5], урта белем бирү йортларында шахмат дәресләре, билгеле спортчылар белән очрашулар оештырыла[6]. Бәйрәм итү традициясе ЮНЕСКО тарафыннан салынган. Бәйрәм көнендә ФИДЕ исеме астында төрле тематик чаралар һәм ярышлар уздырыла[7]. Синхрон уен сессияләре тоткарлау урыннарында да уздырыла[8].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Международный день шахмат — 20 июля. История и особенности праздника в проекте Календарь Праздников 2010 . Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2024.
- ↑ Международный день шахмат . РИА Новости (20 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2015.
- ↑ Василенко Р. 20 июля – ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ ШАХМАТ . Русский Базар, № 31 (431) (29 июль 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2015.
- ↑ Международный день шахмат . РИА Новости (20 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2024.
- ↑ Книжная выставка «Международный день шахмат» . «Культура.РФ» (20 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2024.
- ↑ Марина Лебедева. Международный день шахмат в 2024 году: история и традиции праздника . Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2024.
- ↑ 178 стран отмечают Международный день шахмат . Вести.Ру (20 июль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2015.
- ↑ По случаю международного дня шахмат батюшка провел сеанс одновременной игры с… заключенными. Церковно-научный центр «Православная Энциклопедия»
Сылтамалар
- International Chess Day (ингл.). internationalchessday.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2015. Архивировано из оригинала 8 июль 2015 года.
- Международный день шахмат 2009 (видео)
- Международный день шахмат 2023 в городе Брянске