Халыкара атом-төш сынауларына каршы гамәлләр көне
Халыкара атом-төш сынауларына каршы гамәлләр көне | |
---|---|
Халыкара атом-төш сынауларына каршы гамәлләр көне | |
Рәсми исем | Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне |
Кабул ителгән | 2009 ел 2 декабрь |
Үткәрелү көне | 29 август |
Кагылышы | Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевның «Семипалатинск атом-төш полигонын ябу турында»гы указы |
Халыкара атом-төш сынауларына каршы гамәлләр көне (рус. Международный день действий против ядерных испытаний) 29 августта билгеләп үтелә. 2009 елның 2 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясендә кабул ителгән (резолюция 64/35)[1].
Резолюциянең алшартлары
Әлеге резолюциядә «Атом-төш коралларын сынау яисә башка теләсә нинди атом-төш шартлауларының нәтиҗәләре һәм атом-төш коралларыннан азат булган тынычлыкка ирешүдә аларны туктатуның мөһимлеге» турында сүз бара [1]. Документны кабул итү инициативасы белән Казахстан чыгыш ясый[2].
1991 елның 29 августында Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев «Семипалатинск атом-төш полигонын ябу турында» указ чыгара. Резолюцииянең автордашлары булып 26 дәүләт тора, алар арасында Әрмәнстан, Белоруссия, Таҗикстан һәм Төркмәнстан да бар. Халыкара атом-төш сынауларына каршы гамәлләр көне кертелгәннән соң, 2010 елның маенда атом-төш коралын таратуга юл куймау турындагы Сүзләшмәдә катнашучы- дәүләтләр «дөньяда атом-төш коралларыннан башка гына тынычлыкка һәм куркынычсызлыкка ирешү буенча» җаваплылык алалар[1].
Семипалатинск атом-төш полигоны турында белешмә
Семипалатинск атом-төш полигоны 1949 елда беренче совет атом-төш җайланмасын сынау өчен махсус төзелгән була. Ул Җир шарындагы ике эре атом-төш полигоны һәм дөньядагы дүртенече атом-төш кораллары арсеналы булып тора[3].
СССРда беренче атом-төш коралын 1949 елның 29 августында сыныйлар. 1953 елның 12 августында шунда ук РДС-6с водород бомбасын, ә 1955 елның 22 ноябрендә РДС-37 термотөш бомбасын сыныйлар.
1949 елдан 1989 елга кадәр Семипалатинск атом-төш полигонында 456 атом-төш сынаулары (116 атмосфера һәм 340 җир асты сынаулары) уздырыла. Атмосферада, космик киңлектә һәм су астында атом-төш коралларын сынауны тыю турындагы Килешү үз көченә кергәннән соң, җир асты сынаулары саны кискен арта. Документ 1963 елда СССР, АКШ һәм Бөекбритания тарафыннан имзаланган. Полигонда сыналган атом-төш зарядларының суммар егәрлеге Хиросимга (Япония) ташланган атом бомбасы куәтеннән 2,5 мең тапкыр артып китә.
Үткәрелгән сынаулар нәтиҗәсендә төбәктә радиоактив пычранудан 1,5 миллионнан артык кеше зыян күрә.
1994 елда полигон территориясендә булган барлык атом-төш кораллары чыгарыла.
1995 елда полигонда сакланган соңгы атом-төш заряды, ә 2000 елда атом-төш сынаулары өчен соңгы штольня юк ителә.
Атом-төш сынауларына каршы халыкара гамәлләр көне халыкка атом-төш коралын сынау һәм башка төр атом-төш шартлаулары нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү һәм аграту максатыннан кабул ителгән.
БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясендә билгеләп үтелгәнчә, «атом-төш сынауларына нокта кую һәм шуның белән кешеләр тормышы һәм әйләнә-тирә мохит өчен юкка чыгару һәм һәлакәтле нәтиҗәләрне булдырмау максатыннан барлык көчләрне кулланырга кирәк... атом-төш сынауларын тулысынча туктату атом-төш коралыннан башка дөньяда тынычлыкка ирешүдә төп чараларның берсе булып тора». 2010 елдан башлап, ел саен, төрле симпозиумнарны, конференцияләрне, бәйгеләрне, басмаларны, академик институтларда уздырыла торган лекцияләрне, мәгълүмати тапшыруларны да кертеп, бөтен дөньяда төрле килешенү чаралары үткәрү белән билгеләп үтелә.
Конференцияләр
2014 елның 15 сентябрендә Казакъстан АКШтагы илчелеге Кораллануларны контрольдә тоту ассоциациясе, Green Cross International, Канада илчелеге һәм ATOM проекты белән берлектә «Атом-төш коралын сынау: тарих, алгарыш, проблемалар. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара атом-төш сынауларына каршы көне» конференциясен уздыра. Ул АКШның Тынычлык институтында Вашингтонда, Колумбия округында була[4].
Әлеге конференция атом-төш коралын сынау проблемасына һәм атом-төш сынауларын тулысынча тыю турындагы Килешүгә багышланган иде. Төп сүз белән АКШ энергетика министры Эрнест Дж. Мониз, АКШ ның корал һәм халыкара куркынычсызлыкны контрольдә тоту буенча дәүләт сәркатибе урынбасары Роуз Э. Готтемюллер, АКШ энергетика министры урынбасары һәм NNSA администраторы Фрэнк Дж. Клотц, шулай ук ОДВЗИТЕ башкарма сәркатибе Лассин Зерба чыгыш ясый [5]. Конференциядә катнашучылар үзләренең атом-төш коралының таралышына каршы булуларын белдерәләр.
Шулай ук карагыз
- Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне
- Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасын ташлау
- Радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 International Day against Nuclear Tests . United Nations. Дата обращения: 16 декабрь 2012. Архивировано 28 август 2019 года.
- ↑ Международный день действий против ядерных испытаний (29 август 2023). Дата обращения: 7 август 2024.
- ↑ Международный день действий против ядерных испытаний (29 август 2023). Дата обращения: 7 август 2024.
- ↑ Energy Secretary Moniz's Remarks at the U.S. Institute of Peace Conference -- As Prepared for Delivery . www.energy.gov. Дата обращения: 29 август 2019. Архивировано 29 август 2019 года.
- ↑ Special Sept. 15 Event: Nuclear Weapons Testing: History, Progress, Challenges . www.armscontrol.org. Дата обращения: 29 август 2019. Архивировано 21 ноябрь 2018 года.
Тышкы сылтамалар
- Текст резолюции ООН 64/35
- [https://www.un.org/ru/observances/end-nuclear-tests-day Международный день действий против ядерных испытаний
29 августа]