Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен халыкара көрәш көне
Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен халыкара көрәш көне | |
---|---|
Файл:Uvira PHOTO DU JOUR DU SAMEDI 27 NOVEMBRE 2021.jpg | |
Кабул ителгән | 2000 елда |
Уздырыла | Җир шарының барлык дәүләтләрендә |
Дата | 25 ноябрь |
Бәйрәм чаралары | 25 ноябрьдә |
Бәйле | 1960 елның 25 ноябрендә Доминикан Республикасында булган апалы-сеңелле өч бертуган Мирабальләр үлеме белән |
Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен халыкара көрәш көне (рус. Международный день борьбы за ликвидацию насилия в отношении женщин, ингл. International Day for the Elimination of Violence against Women, исп. Dia Internacional de la Eliminacion de la Violencia contra la Mujer , фр. la Journée internationale pour l'élimination de la violence à l'égard des femmes, гарәп. اليوم الدولي للقضاء على العنف ضد المرأة, кыт. 消除对妇女的暴力行为国际日) — Җир шарының барлык дәүләтләрендә хатын-кызларга карата көч куллану проблемасына игътибарны юнәлтү максатыннан кабул ителгән. Ел саен 25 ноябрьдә уздырыла.
Тарихы
Хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен халыкара көрәш көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2000 елда билгеләнә (A/RES/54/134 номерлы резолюция). Әлеге дата 1960 елның 25 ноябрендә Доминикан Республикасы хакиме Рафаэль Трухильо (1930-1961) боерыгы белән бу илнең күренекле сәяси эшлеклеләре булган өч апалы-сеңелле Мирабальнең рәхимсез рәвештә үтерелүенә бәйле сайлана.
Хөкүмәтнеке булмаган хатын-кыз оешмалары бу датаны 1981 елдан билгеләп үтә башлыйлар.
Генераль Ассамблея үз резолюциясендә хөкүмәтләргә, БМО системасы учреждениеләренә, халыкара һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга бу көнне хатын-кызларга карата көч куллану проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә торган чаралар үткәрергә тәкъдим итә.
БМО Генераль сәркатибе үзенең 2004-2005 еллардагы Юлламасында хатын-кызларга карата көч куллану гаять киң таралган, барлык мәдәниятләргә хас һәм хатын-кызларның расасына, байлыгына, чыгышына карамастан барысына да кагыла, ди. Хатын-кызлар хокук өлкәсендә һәм көндәлек тормышта көч куллануга дучар ителә. БМО Генераль сәркатибе билгеләп үткәнчә, 2005 елда Бөтендөнья саммитында «илләр лидерлары хатын-кызларга һәм кыз балаларга карата көч куллануның барлык формаларына чик кую буенча көчләрне икеләтә арттырырга вәгъдә итәләр».
Бу көннең төсе — кызгыл сары.
Ел саен, 25 ноябрьдә актив гамәлләрнең 16 көнлеген үткәрү буенча кампания старт ала, ул 10 декабрьдә – Халыкара кеше хокуклары көнендә тәмамлана. 2008 елдан БМО Генераль сәркатибе белән «БМО – хатын-кызлар» структурасы җитәкләгән бу кампания «2030 елга хатын-кызларга карата көч куллануны туктату өчен хәбәрләшеп» исемен ала. Кампания хөкүмәтләрне, гражданлык җәмгыятен, хатын-кыз оешмаларын, яшьләрне, шәхси секторны, ММЧ һәм БМОны көч куллануның глобаль пандемиясенә каршы көрәштә көчләрен берләштерергә чакыра. Кампания һәр айның 25 нче көнен «кызгылт сары көн» — хәбәрдарлыкны арттыру һәм хатын-кызларга һәм кыз балаларга карата көч куллануны туктату буенча чаралар күрү көне дип игълан итә.
2011 елда хатын-кызларга карата көч куллануны һәм гаиләдә көч куллануны кисәтү һәм туктату турында Ауропа Советы Конвенциясе (Истанбул конвенциясе) имзалауга ачыла. Документ көч куллануны булдырмау, корбаннарны яклау, хатын-кызларга каршы җинаять кылган затларны нәтиҗәле җинаять эзәрлекләве өчен кирәкле чараларның тасвирламасын үз эченә ала. 2022 елның ноябренә аны 38 ил ратификацияли.
Хәзерге вакытта өйдә көч куллану юридик яктан дөньяның өч иленең икесендә генә тыелган, ә 37 дәүләттә гаиләдә көчләү өчен җәза юк. Моннан тыш, 49 ил әлегә кадәр хатын-кызларны өйдәге көчләүдән саклаучы кануннар кабул итмәгән. Россиядә дә хатын-кызларга карата көч куллану проблемасы, башка илләрдәге кебек үк, әлегә хәл ителмәгән санала[1].
A/RES/54/134 номерлы Резолюция түбәндәге документларга таяна
- Кеше хокукларының гомуми декларациясе.
- Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт.
- Граждан һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт.
- Хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү турында Конвенция.
- Җәзалауларга һәм башка рәхимсез, кешелексез яки дәрәҗәне түбәнсетә торган мөгамәлә һәм җәза төрләренә каршы Конвенция.
A/RES/54/134 номерлы Резолюциясе сылтама ясаган кайбер халыкара документлар
Искәрмәләр
- ↑ Международный день борьбы за ликвидацию насилия в отношении женщин . www.ria.ru (25 ноябрь 2022). Дата обращения: 11 ноябрь 2024.
Сылтамалар
- Резолюция Генеральной Ассамблеи ООН № A/RES/54/134
- «Directory of UN Resources on Gender and Women’s Issues» (Каталог материалов по проблемам женщин и взаимоотношений полов на сайте ООН «Международный день борьбы за ликвидацию насилия в отношении женщин» (ингл.)