Чәк-чәк көне

Чәк-чәк көне (рус. День чак-чака) — ел саен 14 октябрьдә төрки халыкларда билгеләнә торган рәсми булмаган бәйрәм[1].

Чәк-чәк (чәкчәк) (рус. Чак-ча́к; баш. сәк-сәк; кабард.-чирк. зычэр’ыс; каз. чак-чак, шәк-шәк, шақ-шақ; каракалп. chaqchaq; кырг. чак-чак; ком. илав-гъалива; себ.тат. цәк-цәк; таҗ. чақчақ; үзб. chakchak; уйг. чақчақ; чуаш. шак-шак) — көнчыгыш татлы ризыкларының берсе[2], ул махсус ясалган камыр кисәкләрен фритюрда кыздырып һәм баллы сиропта әвәләп ясала. Татар, башкорт[3][4], кыргыз, каракалпак, кумык, үзбәк[5] таҗик[6], Кама арты чуашлары һәм Татарстан, и Башкортстан күршесе булган Идел буенда һәм Көньяк Уралда яшәүче урысларда, казакъларда[7] һәм Казакъстанда яшәүче уйгурларның милли кулинария ризыгы булып санала. Кытайларда шундый ук татлы «шацима» дип атала[8].

Чәк-чәк — Татарстан Республикасының визит карточкасы булып тора[9].

Бәйрәм итү

Чәк-чәкнең тарихы халык мәдәнияте һәм халык традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу десерт юмартлык һәм кунакчыллык символы булып санала, хөрмәтле кунакларны кабул иткәндә, ипи-тоз белән беррәттән, чәк-чәк белән дә каршы алалар. Чәк-чәкнең мөһим элементы — ул бал — байлыкны һәм үсешне символлаштыра. Шуңа күрә чәк-чәк еш кына бәйрәм чараларына, туйларга, күңел ачуларга һәм башка шатлыклы вакыйгаларга әзерләнә.

Чәчәк-чәк көне туганнар һәм дуслар өчен очрашу, чәк-чәк белән чәй эчү өчен менә дигән сәбәп булып тора. Бу көнне еш кына чәк-чәктән авыз итү, күңел ачу чаралары уздырыла, чәк-чәк ясау буенча бәйгеләр, осталык дәресләре үткәрелә.

Әлеге чаралар рәтендә осталык дәресләре аерым урын алып тора. Катнашучылар чәкчәк әзерләү серләренә төшенә: дөрес пешерергә, шарчыклар ясарга яисә татлыга дөрес форма бирергә өйрәнәләр. Бу шөгыль кызыклы һәм мавыктыргыч булудан бигрәк, халыкның кулинар сәнгатенә игътибарны арттыра, традицияләрне яшҗ буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

Өстәмә мәгълүмат

undefined
  • Дөньядагы иң зур чәк-чәк Казанда 2018 елда Футбол буенча Дөнья Чемпионаты узган вакытта ясала. Ул ярым футбол тубы формасында, ярымсфера диаметры 2,6 м, биеклеге — 2 метр, ә бөтен композиция 3,5 м га 4,8 м мәйданны били. Авырлыгы 4026 кгны тәшкил итә. Бу чәкчәк Россиянең рекордлар китабына кертелә[10].
  • Авырлыгы буенча дөньядагы икенче зур чәк-чәк 2018 елның июлендә Коломенское музей-тыюлыгында узган Сабан туе бәйрәменә әзерләнә. Аның авырлыгы 2018 кг тәшкил итә. Ул манара формасында өелгән[11].
  • Авырлыгы буенча дөньядагы өченче 1143,5 кглы чәк-чәк, 2016 елның февралендә Башкортстанда әзерләнә. Аңа кадәр Татарстанда, 2005 елның 29 августында, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан, 13,266 м2 тәшкил иткән 1000 кглы чәк-чәк ясаган булалар[12].
  • Казанның 3 нче икмәк заводында 2019 елгы мәгълүмат буенча, елына якынча 1003 тонна чәк-чәк җитештерелә. Биредә әлеге ризыкның 44 төрен сайларга мөмкин[13].
  • 2014 елдан Казанда чәк-чәк музее эшләп килә. Ул Иске Татар бистәсендә, XIX гасырның беренче яртысында яшәгән сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (Париж Коммунасы урамы, 18а) урнашкан. Экспонатларның берсе – космоста булып кайткан чәк-чәк.
  • Кытайларда да чәк-чәккә охшаган татлы бар. Бу турыда Казанга БРИКС саммитына килгәч, Кытай Халык Республикасы башлыгы Си Цзиньпин үзе белдерә. Кытай мәдәниятендә ул «шацима» дип атала. Шулай ук камырны бал кушылган сироп белән катырып ясала. Аеруча Кытайның төньягында, төркиләр белән тыгыз багланышлар булган өлкәсендә таралган[14].
  • Фаразлар буенча, чәк-чәкнең исеме «щак-щак» төрки сүзеннән килеп чыккан – ул «вак-төяк» («мелочь») дигәнне аңлата.
  • Дөрес итеп, герметик савытта ябылган чәк-чәк 90 тәүлеккә кадәр сакланырга мөмкин.
  • Этимологик тамырлары Идел Болгары чорына илтә. Риваятьләр буенча, хан улын өйләндерергәндә кунакларны таң калдырырга тели. Ул аларның күз явын алырлык ризык уйлап табарга куша.

Искәрмәләр

  1. Лилиана ГАРИФУЛЛИНА. Готовили исключительно на праздники: топ-5 интересных фактов о национальной сладости в День чак-чака. www.kazan.kp.ru (14 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
  2. Мухамедиев Ш.А., Васькина В.А., Львович Н.А. Мучное кондитерское изделие чак-чак: уникальность истории, символики и рецептуры // Кондитерское производство. 2012. № 3. С. 18—22.
  3. Похлёбкин В.В. Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983.
  4. Мухамедиев Ш.А., Васькина В.А., Львович Н.А. Мучное кондитерское изделие чак-чак: уникальность истории, символики и рецептуры // Кондитерское производство. 2012. № 3. С. 18—22.
  5. Махмудов К. Узбекские блюда. — Ташкент: Узбекистан, 1976.
  6. Аминов С.А., Ванукевич А.С., Шарипов Х.Ш. Таджикские национальные сладости. — Душанбе: Ирфон, 1969. — 87 с. с.
  7. Похлёбкин В.В. Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983. — С. 234—235 с.
  8. Максим Кирилов, Эльвира Самигуллина, Анастасия Гусева. «У нас в Китае тоже есть!»: что такое «чак-чак по-китайски», о котором Си рассказал Минниханову? Бизнес Онлайн (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
  9. Официальный туристический портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2021. Архивировано 29 гыйнвар 2021 года.
  10. Самый большой в мире чак-чак в виде футбольного мяча приготовили в Казани — Реестр рекордов России. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2018. Архивировано 22 октябрь 2024 года.
  11. Вкуснотеевъ угостил Москву чак-чаком весом 2018 кг. — 25 Июля 2018. Новости кондитерской фабрики ВкуснотеевЪ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2020. Архивировано 22 октябрь 2024 года.
  12. Самый большой чак-чак в мире съели в Уфе. trishurupa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2016. Архивировано 22 октябрь 2024 года.
  13. 14 октябрьдә Чәк-чәк көне билгеләп үтелә (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
  14. 14 октябрьдә Чәк-чәк көне билгеләп үтелә. www.mpt.tatarstan.ru (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.

Әдәбият

  1. Аминов С.А., Ванукевич А.С., Шарипов Х.Ш. Таджикские национальные сладости. Душанбе: Ирфон, 1969, 87 с.
  2. Ахметзянов Ю. А. Чак-чак. Бухарское калеве // Татарские блюда. — Казань: Татарское книжное издательство, 1969. — С. 225—226 (илл.: 192—193). — 271 с.
  3. Махмудов К. Узбекские блюда. Ташкент: Узбекистан, 1976. 295 с.
  4. Мигранова Э. В. Чак-чак // Башкирская энциклопедия. Том 7 / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2011.
  5. Мухамедиев Ш.А., Васькина В.А., Львович Н.А. Мучное кондитерское изделие чак-чак: уникальность истории, символики и рецептуры //

Кондитерское производство. 2012. № 3. С. 18—22.

  1. Похлёбкин В.В. Национальные кухни наших народов. М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983. 304 с.
  2. Похлёбкин В. В. Чак-чак // Кулинарный словарь. — М.: Издательство «Э», 2015. — С. 397. — 456 с. — 4000 экз. — ISBN 978-5-699-75127-3.

Тема буенча өстәмә