Чәкчәк

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Чәкчәк
Chakchak.jpg
Камыр ризыгы
Үз исеме тат. чәкчәк, рус. Чак-ча́к; баш. сәк-сәк; кабард.-чирк. зычэр’ыс; каз. чак-чак, шәк-шәк, шақ-шақ; каракалп. chaqchaq; кырг. чак-чак; ком. илав-гъалива; себ.тат. цәк-цәк; таҗ. чақчақ; үзб. chakchak; уйг. чақчақ; чуаш. шак-шак
Төп он, йомырка, тоз, фритюр өчен сыек май, шикәр комы, бал
Азык кыйммәте
Калориялеге: югары

Чәкчәк (чәк-чәк)[1] — көнчыгыш татлы камыр ризыгы[2][3]. Татар, башкорт[4][5], кыргыз[6], каракалпак, кумык, үзбәк[7], таҗик[8], Кама арты чуашлары һәм Татарстан, и Башкортстан күршесе булган Идел буенда һәм Көньяк Уралда яшәүче урысларда, казакъларда[9] һәм Казакъстанда яшәүче уйгурларның милли кулинария ризыгы булып тора. Кытайларда шундый ук татлы ризык «шацима» дип атала[10]. Эрбет яки урман чикләвеге зурлыгында кисәкләп, кайнап торган майда пешерелә һәм кайнар бал белән катырыла. Чәкчәк — бәйрәм ризыгы, туй өчен зур итеп ясала, өстенә вак-вак конфетләр куела. Камырны токмач шикелле кисеп ясалган төре Бохар кәләвәсе дип атала.

Чәкчәк — Татарстан Республикасының визит карточкасы [11] һәм, өчпочмак белән беррәттән, Россия халкында Татарстан белән ассоциацияләнә торган иң киң таралган «кулинария» ризыгы булып тора[12].

Әзерләү технологиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йомыркаларны тоз белән күпертәләр, он кушалар һәм йомшак камыр басалар. Нәзек камыр бавы тәгәрәтәләр һәм фасоль зурлыгындагы кыска кисемнәргә бүләләр, фритюрада кыздыралар. Суынгач, кайнар бал сиробы салып болгаталар һәм таучык рәвешендә өяләр. Сиропны шикәр, су һәм балдан әзерлиләр[13].

Чәкчәкне төрле төстәге үтә күренмәле карамель, чикләвек[14], җиләк кагы белән бизиләр[15].

  • Бохара кәләвәсе — таякчыклар формасында[16].
  • Лак чәкчәге — әстерхан чикләвеге кушып ясала. Лак чәкчәге тарихы Лак районы тау авылы Кума белән бәйле (Дагыстан).
  • Кабарда зычэр’ыс — ромб сыман кисәкләргә кисәләр.
  • Илав-гъалива (хәлвә) — кумык чәкчәге.

Өстәмә мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Производствода җитештерелгән чәк-чәк (Казан шәһәре)
  • Дөньядагы иң зур чәк-чәк Казанда 2018 елда Футбол буенча дөнья Чемпионаты узган вакытта ясала. Ул ярым футбол тубы формасында, ярымсфера диаметры 2,6 м, биеклеге — 2 метр, ә бөтен композиция 3,5 м га 4,8 м мәйданны били. Авырлыгы 4026 кгны тәшкил итә. Бу чәкчәк Россиянең рекордлар китабына кертелә[17].
  • Авырлыгы буенча дөньядагы икенче зур чәк-чәк 2018 елның июлендә Коломенское музей-тыюлыгында узган Сабан туе бәйрәменә әзерләнә. Аның авырлыгы 2018 кг тәшкил итә. Ул манара формасында өелгән[18].
  • Авырлыгы буенча дөньядагы өченче 1143,5 кглы чәк-чәк, 2016 елның февралендә Башкортстанда әзерләнә[19][20][21]. Аңа кадәр Татарстанда, 2005 елның 29 августында, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан, 13,266 м2 тәшкил иткән 1000 кглы чәк-чәк ясаган булалар[22].
  • Казанның 3 нче икмәк заводында 2019 елгы мәгълүмат буенча, елына якынча 1003 тонна чәк-чәк җитештерелә. Биредә әлеге ризыкның 44 төрен сайларга мөмкин[23].
  • 2014 елдан Казанда чәк-чәк музее эшләп килә. Ул Иске Татар бистәсендә, XIX гасырның беренче яртысында яшәгән сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (Париж Коммунасы урамы, 18а) урнашкан. Экспонатларның берсе – космоста булып кайткан чәк-чәк.
  • Кытайларда да чәк-чәккә охшаган татлы бар. Бу турыда Казанга БРИКС саммитына килгәч, Кытай Халык Республикасы башлыгы Си Цзиньпин үзе белдерә. Кытай мәдәниятендә ул «шацима» дип атала. Шулай ук камырны бал кушылган сироп белән катырып ясала. Аеруча Кытайның төньягында, төркиләр белән тыгыз багланышлар булган өлкәсендә таралган[24].
  • Фаразлар буенча, чәк-чәкнең исеме «щак-щак» төрки сүзеннән килеп чыккан – ул «вак-төяк» («мелочь») дигәнне аңлата.
  • Дөрес итеп, герметик савытта ябылган чәк-чәк 90 тәүлеккә кадәр сакланырга мөмкин.
  • Этимологик тамырлары Идел Болгары чорына илтә. Риваятьләр буенча, хан улын өйләндерергәндә кунакларны таң калдырырга тели. Ул аларның күз явын алырлык ризык уйлап табарга куша.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Чәкчәк / Татар теленең орфография сүзлеге (авторлары Фуат Ганиев, Илһамия Сабитова). К.: «Раннур», 2002, 383нче бит. ISBN 5-900049-59-0
  2. Мухамедиев Ш.А., Васькина В.А., Львович Н.А. Мучное кондитерское изделие чак-чак: уникальность истории, символики и рецептуры // Кондитерское производство. 2012. № 3. С. 18—22.
  3. Мухамедиев и др., 2012
  4. Похлёбкин В.В. Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983.
  5. Мухамедиев Ш.А., Васькина В.А., Львович Н.А. Мучное кондитерское изделие чак-чак: уникальность истории, символики и рецептуры // Кондитерское производство. 2012. № 3. С. 18—22.
  6. Похлёбкин, 1983
  7. Махмудов К. Чак-чак // Узбекские блюда / Пер. Р. Юнусова. — Ташкент: Узбекистан, 1976. — С. 198. — 295 с.
  8. Аминов С. А., Ванукевич А. С., Шарипов Х. Ш. Чак-чак // Таджикские национальные сладости. — Душанбе: Ирфон, 1969. — С. 63. — 87 с.
  9. Похлёбкин В.В. Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983. — С. 234—235 с.
  10. Максим Кирилов, Эльвира Самигуллина, Анастасия Гусева. «У нас в Китае тоже есть!»: что такое «чак-чак по-китайски», о котором Си рассказал Минниханову? Бизнес Онлайн (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
  11. Официальный туристический портал Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 гыйнвар 2021. Архивировано 29 гыйнвар 2021 года.
  12. Официальный туристический портал Республики Татарстан
  13. Чэк-чэк // Блюда башкирской кухни (набор из 15 открыток). — Уфа: Типография издательства обкома КПСС, 1980-е.
  14. Аминов С. А., Ванукевич А. С., Шарипов Х. Ш. Чак-чак // Таджикские национальные сладости. — Душанбе: Ирфон, 1969. — С. 63. — 87 с.
  15. Мигранова, 2011
  16. Чэк-чэк. Бухарское калеве // Блюда татарской кухни / Сост. Н. Мазина. — Казань: Татарское книжное издательство, 1993. — С. 34—35. — 46 с.
  17. Самый большой в мире чак-чак в виде футбольного мяча приготовили в Казани — Реестр рекордов России. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2018. Архивировано 22 октябрь 2024 года.
  18. Вкуснотеевъ угостил Москву чак-чаком весом 2018 кг. — 25 Июля 2018. Новости кондитерской фабрики ВкуснотеевЪ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2020. Архивировано 22 октябрь 2024 года.
  19. Самый большой чак-чак в мире съели в Уфе. trishurupa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2016.
  20. В Уфе на медовой ярмарке будет представлен самый большой чак-чак Башкортостана
  21. В Уфе подводят итоги завершившейся накануне медовой ярмарки-фестиваля
  22. Самый большой чак-чак в мире съели в Уфе. trishurupa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2016. Архивировано 22 октябрь 2024 года.
  23. 14 октябрьдә Чәк-чәк көне билгеләп үтелә (14 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
  24. 14 октябрьдә Чәк-чәк көне билгеләп үтелә. www.mpt.tatarstan.ru (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
  • Мухамедиев Ш. А., Васькина В. А., Львович Н. А. Мучное кондитерское изделие чак-чак: уникальность истории, символики и рецептуры // Кондитерское производство : журнал. — № 3. — С. 18—22.
  • Похлёбкин В. В. Чак-чак // Кулинарный словарь. — М.: Издательство «Э», 2015. — С. 397. — 456 с. — ISBN 978-5-699-75127-3.
  • Похлёбкин В. В. Чак-чак (казахская и киргизская кухня) // Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983. — С. 234—235. — 304 с.
  • Мигранова Э. В. Чак-чак // Башкирская энциклопедия. Том 7 / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2011.
  • Чэк-чэк // Блюда башкирской кухни (набор из 15 открыток). — Уфа: Типография издательства обкома КПСС, 1980-е. 25 гыйнвар 2021 елда.архивланган Архивированное фото.
  • Ахметзянов Ю. А. Чак-чак. Бухарское калеве // Татарские блюда. — Казань: Татарское книжное издательство, 1969. — С. 225—226 (илл.: 192—193). — 271 с.
  • Чак-чак // Культура питания. Энциклопедический справочник / Под ред. И. А. Чаховского. — 3-е издание. — Мн.: «Белорусская энциклопедия имени Петруся Бровки», 1993. — С. 404. — 540 с. — ISBN 5-85700-122-6.