Кош теле

Кош телетатар һәм кырымтатар кухнясының кондитер эшләнмәсе. Озынча ромб формасындагы камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Ризыкны бәйрәм табынына (Сабан туе, туй, никах, юбилейларда, дини бәйрәмнәрдә), яисә кунакка күчтәнәч сыйфатында әзерлиләр. Cый халыкның конкрет катламына карамый: кунаклар килгәндә аны бай татарлар да, авыл халкы да яратып пешерә. Татарларның яратып әзерли торган чәлпәк, урама, розалар, тасмалар бер камырдан ясала һәм формалары белән генә аерылып тора, рус кухнясындагы[ru] хворостка охшаш.

Тарихы

Татарлар (болгарлар) һәрвакыт табигать белән гармониядә яшәгәннәр, шуңа күрә милли аш-суда да ризык исемнәренең шактый өлеше хайваннар дөньясы яки хайваннарның тән өлешләре белән бәйле. Әйтик, татар кондитер эшләнмәсе «кош теле» (рус. птичьи язычки) дигәнне аңлата, мондый атаманы ул үзенчәлекле сузылган формасына бәйле алган[1][2].

Әзерләү тәртибе

Чәй ризыгын әзерләү өчен минимум ингредиентлар кирәк, алар һәр хуҗабикәдә бар. Элек кош телен эретелгән хайван маенда кыздырганнар, хәзер исә иссезләндерелгән көнбагыш мае кулланыла.

Камыр өчен 1 кг онга[3]:

Танылган кулинар, «Тамле булсын» татар ашлары рестораны хуҗабикәсе Резеда Хөсәенова рецепты буенча[2]:

  • 300 г он,
  • 3 данә йомырка,
  • ярты чәй калагы шикәр комы,
  • ярты чәй калагы тоз,
  • 2-3 аш калагы шикәр оны,
  • кыздыру өчен көнбагыш мае.

Бер йомыркага аксымыннан аерылган ике йомырка сарысы өстәргә, тоз-шикәр кушып, яхшылап болгатырга, иләнгән он өстәргә һәм каты камыр басырга. Өстен пленка белән каплап, 15-20 минутка калдырырга, аннары 1―1,5 мм калынлыктагы җәем җәеп, рифланган тәгәрмәчле кискеч белән 3-3,5 см киңлектәге тасмаларга кисәргә. Аларны үз чиратында 4–5 см озынлыктагы ромбларга бүләргә кирәк. Кайнап торган майда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга һәм, сөзгеч белән алып, кәгазь тастымал өстенә салып суытырга кирәк. Суынган кош теленә шикәр пудрасы сибәргә, вазаларга салырга һәм чәй янына бирергә була.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Адиатулин, Ф.З. Настоящая татарская кухня. История народа и его кухни. Рецепты национальных блюд. – С.-Петербург: Диля, 2011. 160 с.
  2. 1 2 Магдеева Р. Татарское национальное лакомство - Кош теле. www.tatcultresurs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2025.
  3. Ахметзянов Ю.А. татарские национальные блюда / Сост. Р.Н. Шакирова. ― Казань: Татар. кн. изд-во, 2013. С. 123.

Әдәбият

  1. Адиатулин, Ф.З. Настоящая татарская кухня. История народа и его кухни. Рецепты национальных блюд. – С.-Петербург: Диля, 2011. 160 с.
  2. Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казань: Тип. Казанского ун–та, 1884. – 131 с.

Сылтамалар

Төркемнәр