Бәрәңге тәкәсе
Атамасы
Әлеге ризык атамасының килеп чыгышы мәсьәләсе кызыклы, русчага турыдан туры тәрҗемә иткәндә ул «картофельный барашек» яисә «барашек из картошки» булып яңгырый. Беренчедән, ул формасы ягыннан охшашлыкка нигезләнгән булырга, икенчедән, мөгезен хәтерләткән бөкләү формасы белән камырны чеметеп тоташтыруның гадәти булмаган рәвеше һәм табынга чыгару ысулына да бәйле булырга мөмкин[2].
Казан тирәсе районнарында бу ризыкны бәрәңгедән, кабактан ясалган «бөккән» (бәрәнге бөккәне, кабак бөккәне) дип атыйлар. Чиләбе, Миасс татарлары бу ризыкны «төрмә» ди, ягъни «төрелеп әзерләнгән» дигәнне аңлата. Башкортстанда исә «кәкре» дип атала.
Ит ризыкларына кытлык булган чорларда бәрәңге һәм камыр ризыкларына, шул исәптән бәрәңге тәкәсенә дә, өстенлек бирелгән.
Әзерләү тәртибе
Кирәкле ингредиентлар[3]: төче камыр – 100 г. Эчлек өчен: бәрәңге – 120 г, башлы суган – 20 г, атланмай – 10 г, тәменчә тоз, борыч, аш тәмләткечләр.
Тирән савытка 300 мл җылы сөт, 150 мл үсемлек мае, 3-4 аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, бер чәй кашыгы шикәр комы, он салып эластик булырлык итеп камыр басасы (төче камыр) һәм 15–20 минутка плёнка белән каплап куясы. Камыр ял иткән арада эчлек әзерләнә: бәрәңгене һәм суганны ваклап турыйсы, тоз, борыч сибәсе, әнис орлыгы кушарга мөмкин.
Тозны алдан ук өстәргә кирәкми, югыйсә бәрәңге күп сок бирә. Әгәр мондый хәл була калса, барлыкка килгән сокны агызырга кирәк.
Камырны он белән тузанланган өстәлдә чәй тәлинкәсе зурлыгында, 4-5 мм калынлыкта җәясе. Җәемнең уртасына эчлек (3-4 аш кашыгы) һәм атланмай салып, камыр кырыйларын ике яктан пөхтә генә итеп күтәрергә һәм бөтен бөккән буйлап уртаны чеметеп ябыштырып чыгасы. Бөккәннең эчлеге камырдан күренмәслек булырга тиеш.
Әзер бөккәннәр үсемлек мае белән майланган табага тезелә. 180–220°С ка кадәр җылытылган мичтә 40–50 минут матур алтынсу төскә кергәнче пешерәсе. Табынга чыгарыр алдыннан, әзер бөккәннәрне мичтән алып, берничә минут суытырга, аннан үткен пычак белән аркылыга ике кисәккә ярырга, өске өлешен эчлеге белән бергә сак кына әйләндерергә һәм һәр яртысына берәр кисәк атланма май салырга кирәк.
Мондый бөккән төп ризык буларак та бирелә ала, шулпа янына, сөтле, бөтнек-мәтрүшкәле чәй янына да чыгарыла ала.
Искәрмәләр
- ↑ Айгөл Закирҗановадан бәрәңге "тәкәсе" рецепты. www.shahrikazan.ru (25 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2025.
- ↑ Баянова Лилия. Бәрәңге тәкәсе. www.tatcultresurs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2025.
- ↑ Бәрәңге тәкәсе рецепты // www.intertat.tatar, мөрәҗәгать итү датасы: 10.3.2025
Әдәбият
- Ахметзянов Ю.А.. Татарские национальные блюда. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2013. 151 с.: с ил.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. — Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.
Сылтамалар
- Татар милли ашы «Бәрәңге тәкәсе»н әзерләү тәртибе www.rutube.ru-да.
- Бәрәңге тәкәсен әзерләү тәртибе // www.intertat.tatar, мөрәҗәгать итү датасы: 10.3.2025.