Бармак (печенье)

Бармак (рус. пальчики) — татар милли ризыгы. Ул бармакны хәтерләткән үзенчәлекле формага ия. Уалучан камырдан пешерелә, эчлек өчен әстерхан чикләвеге, шикәр комы, атланмай кулланыла. Бәйрәм һәм гади көннәрдә әзерләнә.

Тарихчылар исәпләвенчә, татлы рецепты XV гасыр башында барлыкка килгән[1].

Әзерләү тәртибе

Кирәкле ингредиентлар: каймак, атланмай, он, тоз. Эчлек өчен: әстерхан чикләвеге (мәк), шикәр комы, атланмай.

Камыр

Алтын Урда заманында татлы өчен камырны оннан, кымыздан һәм тоздан болгатканнар[1].

Тирән савытка каймак, эретелгән ак май, тоз салырга һәм бертөрле массага кадәр болгатырга. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәргә һәм куе камыр болгатырга. Кечкенә шарлар формалаштырырга, аларны уклау белән җәяргә, эчлек салырга, аны камыр өстенә җәяргә һәм рулет рәвешендә төрергә. Һәр рулет бармактан зур булмаска тиеш. Әзер бармакларны майланган табага тезәләр һәм 40-45 минутка мичкә куялар. Пешкән бармакка шикәр комы сибеп, табынга чәй янына чыгаралар.

Эчлек әзерләү

Чикләвекләрне чистартырга, вакларга, мичтә киптерергә һәм шикәр комы кушып икесен бергә тугларга. Аларга атланмай өстәп болгатырга. Шулай ук эчлекне мәктән әзерләргә мөмкин.

Төрләре

Бармакның эчлеге төрлечә булырга мөмкин:

  • Мәктән (мәк, шикәр комы, атланмай);
  • Шикәр комы һәм ванилин белән (шикәр комы, ванилин, атланмай);
  • Чикләвектән (чикләвекләр, шикәр комы, атланмай);
  • Җимешләрдән (җимеш, шикәр комы, атланмай).

Кызыклы фактлар

  • 2024 елның 5-6 июлендә Мари Илнең Медведев ипподромы мәйданчыгында татар милли бәйрәме - XXIV федераль Сабан туенда GigaChat рецепты буенча татарларның «Бармак» печеньесының иң зур порциясен әзерләү буенча рекорд куела. GigaChat ингредиентларның барлык ярашуларын анализлаган һәм ризыкның идеаль рецептын тәкъдим иткән, аның буенча Гаилә елында 2024 порция татлы ризык әзерләнә[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 «Восточные сладости», Азамат Рахимов (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2025.
  2. Максим Петров. По рецепту установили рекорд при приготовлению печенья Бармак«» в Марий Эл (рус.) (8 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2025.

Әдәбият

Сылтамалар

Төркемнәр