Бөккән
Бөккән (шулай ук: тәкә) – татар милли ризыгы. Төче камырдан да, әче камырдан да пешерәләр, сумсадан эрерәк итеп ясыйлар. Аның эченә үпкә-бавыр белән бәрәңге, дөге белән кабак, тары ярмасы белән ташкабак, кишер, кәбестә һ.б. салалар.
Кайбер якларда бөккәнне тәкә дип тә йөртәләр. Аның эченә бәрәңге һәм чөгендер боламыгы, борчак боткасы салалар. Тәкәнең баш-башлары очлырак була, сырлы тәкә мөгезен хәтерләтә.
Популяр ризыклар рәтенә керә: бәйрәм көннәрендә дә, гади көннәрдә дә әзерләнә. Бөккәнне һәм тәкәне табынга сөт, сөт өсте яисә катык белән чыгаралар.
Әзерләү тәртибе
Кирәкле ингредиентлар[1]: төче камыр – 100 г. Эчлек өчен: бәрәңге – 120 г, башлы суган – 20 г, атланмай – 10 г, тәменчә тоз, борыч, аш тәмләткечләр.
Тирән савытка 300 мл җылы сөт, 150 мл үсемлек мае, 3-4 аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, бер чәй кашыгы шикәр комы, он салып эластик булырлык итеп камыр басасы (төче камыр) һәм 15–20 минутка плёнка белән каплап куясы. Камыр ял иткән арада эчлек әзерләнә: бәрәңгене һәм суганны ваклап турыйсы, тоз, борыч сибәсе, әнис орлыгы кушарга мөмкин.
Тозны алдан ук өстәргә кирәкми, югыйсә бәрәңге күп сок бирә. Әгәр мондый хәл була калса, барлыкка килгән сокны агызырга кирәк.
Камырны он белән тузанланган өстәлдә чәй тәлинкәсе зурлыгында, 4-5 мм калынлыкта җәясе. Җәемнең уртасына эчлек (3-4 аш кашыгы) һәм атланмай салып, камыр кырыйларын ике яктан пөхтә генә итеп күтәрергә һәм бөтен бөккән буйлап уртаны чеметеп ябыштырып чыгасы. Бөккәннең эчлеге камырдан күренмәслек булырга тиеш.
Әзер бөккәннәр үсемлек мае белән майланган табага тезелә. 180–220°С ка кадәр җылытылган мичтә 40–50 минут матур алтынсу төскә кергәнче пешерәсе. Табынга чыгарыр алдыннан, әзер бөккәннәрне мичтән алып, берничә минут суытырга, аннан үткен пычак белән аркылыга ике кисәккә ярырга, өске өлешен эчлеге белән бергә сак кына әйләндерергә һәм һәр яртысына берәр кисәк атланма май салырга кирәк.
Мондый бөккән төп ризык буларак та бирелә ала, шулпа янына, сөтле, бөтнек-мәтрүшкәле чәй янына да чыгарыла ала.
Бәрәңге тәкәсе
- Төп мәкалә: Бәрәңге тәкәсе
Кишер бөккәне
Кишерне әйбәтләп чистартып юалар да өстенә салкын су салып пешерергә куялар. Пешкән кишерне суытып, вак кына турыйлар, шикәр комы, турап каты итеп пешергән йомырка, тоз, май өстиләр һәм, барысын бергә болгатып, бөккән эченә салалар. йомырка урынына бүрттергән дөге дә кушалар.
90 г әче камыр, 80—100 г чи кишер, 1/4 йомырка, 20—30 г бүрттергән дөге, эченә — 15 г, таба майлау өчен 3—4 г май, шикәр, тоз[2].
Кабак бөккәне
Кабак бөккәнен гадәттә әче камырдан пешерәләр, төче камырдан да әзерләргә була.
Өлгергән каты кабакның кабыгын әрчиләр дә, вак кына турап, тоз сибеп, кул белән уалар. Кабакның суы чыга, шуңа күрә аны иләккә салып 20—30 минут саркыталар. Аннары кабакка бүрттергән дөге яисә яхшылап юган пешмәгән тары ярмасын кушалар, бераз шикәр комы, эретеп, атланмай өстиләр, барысын бергә болгаталар да бөккән эченә салалар.
90 г камыр, 100 г кабак, 35 г бүрттергән дөге, 20—25 г пешмәгән тары ярмасы, 15 г май, шикәр, тоз.
Кәбестә белән йомырка бөккәне
Бу бөккәнне әче камырдан пешерәләр. Башлы кәбестәнең тышкы яфракларын алгач, юалар да вак итеп тагаракта чабалар, тоз сибеп, кул белән уалар, суын сыгалар. Аннары кәбестәгә каты итеп пешереп вак кына тураган йомырка кушып болгаталар, эреткән май, шикәр комы өстиләр.
90 г камыр, 150 г кәбестә, 1/4 йомырка, 15 г сары май, шикәр комы, тоз.
Үпкә-бавыр бөккәне
Мондый бөккән өчен эшкәртеп юган, пешекләгән йөрәк, үпкә-бавырны суган белән ит тарткычтан чыгаралар. Аннары, вак кына тураган бәрәңге кушып, тоз, борыч сибеп, әйбәтләп болгаталар һәм иләктә саркыталар.
Бөккәннең камырын болай әзерлиләр: савытка кирәк кадәр сөт яисә су салып, йомырка сыталар, бераз чәй содасы, тоз өстәп, токмач камырыннан йомшаграк итеп басалар. Камырны 90 г лы кисәкләргә бүлеп җәяләр. Җәйгән камырның яртысына алдан әзерләгән эчне салалар да икенче яртысы белән каплыйлар, кырыйларын чеметеп сырлап чыгалар, бөккәнне ярым ай рәвешендә ясыйлар. Аннары майлы табага яисә калайга тезәләр, өстенә йомырка сөртәләр һәм мичкә яки духовкага куялар.
Әзер бөккәнне табынга өстенә атланмай сибеп чыгаралар.
90 г камыр, 40 г бәрәңге, 100 г йөрәк, үпкә-бавыр, бөккәннең эченә һәм майлау өчен 20 г май, 15 г суган, тоз, борыч, өстенә сөртү өчен йомырка.
Искәрмәләр
- ↑ Бәрәңге тәкәсе рецепты // www.intertat.tatar, мөрәҗәгать итү датасы: 10.3.2025
- ↑ Кишер бөккәне. "Казан утлары" журналы. kazanutlary.ru (6 август 2019).
Әдәбият
- Ахметзянов Ю.А.. Татарские национальные блюда. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2013. 151 с.: с ил.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. — Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987..