Юныс Әхмәтҗанов

Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов (рус. Ахметзянов, Юнус Ахметзянович; 28 февраль 1927, Казан13 февраль 1984, Казан) — Совет татар пешекчесе, кулинар, кулинария буенча күпсанлы китаплар авторы. РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре[2].

Тәрҗемәи хәле

1927 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Теләче районы, Югары Кибәхуҗа авылында туа[3].

Хезмәт юлын 15 яшендә җәмәгать туклануы өлкәсендә башлый. Гомере буе татар милли ашларын өйрәнү һәм таныту белән шөгыльләнә: татар авыллары буйлап сәяхәт итә, борынгы рецептларны җыя, яңа ризыклар уйлап чыгара. Татар ашлары турында беренче китабын — күп мәртәбә басылган "Татар халык ашлары"н яза.

Юныс Әхмәтҗановка 1957 елда «Аш-су остасы» исеме бирелә[4]. 1969 елдан Казанда урнаышкан Татар ашлары йортының баш пешекчесе була.

Татар милли ашларын Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә, 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпия уеннарында, халыкара күргәзмәләрдә, шул исәптән ГДРдагы Лейпциг ярминкәсендә тәкъдим итә[5].

Ул, борынгы мәдәниятләрнең ризыкларын торгызып, кулинария тарихын өйрәнә.

1984 елның 12 февралендә Казанда вафат була, Яңа Татар зиратында җирләнгән.

Гаиләсе

Әнисе — Зәйнәп Юнысова

Кызы — Фәридә Юнысова, кондитер[6].

Бүләкләре

Память

  • Казанның «Арт Сити» торак комплексында Юныс Әхмәтҗанов урамы бар;
  • Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең халыкара турниры үткәрелә;
  • 2006 елдан Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә Казанда Бөтендөнья татар милли ашлары көне билгеләп үтелә[7];
  • Бауман урамындагы Татар ашлары йорты диварына күренекле аш-су остасы истәлегенә мемориаль такта эленгән.

Библиография

Юныс Әхмәтҗанов — татар һәм рус телләрендә басылып чыккан, аш-суга багышланган уннан артык китапның авторы.

  • Ахметзянов Ю. А. Татар халык ашлары (Татарские блюда). — Казань: Татарское книжное издательство, 1959.
  • Ахметзянов Ю. А. Татарские блюда. — Казань: Татарское книжное издательство, 1961. — 271 с.
  • Ахметзянов Ю. А. Кулинария и дары природы. — Казань: Татарское книжное издательство, 1973. — 224 с.
  • Ахметзянов Ю. А. Чудо земли и солнца / Пер. М. Зарипова. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982. — 128 с.
  • Ахметзянов Ю. А. Бәрәнгедән йөз төрле аш (Сто рецептов из картофеля). — Казань: Изд-во Татар. обкома КПСС, 1983. — 54 с.
  • Ахметзянов Ю. А. Табын серләре (Секреты хорошего стола). — Казань: Татарское книжное издательство, 1983. — 192 с.
  • Ахметзянов Ю. А., Мухамедов Р. Г., Бикбулатова Х. С., Иванов Р. Г. Татарская кухня. — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — 319 с.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Персоналия : Республика Татарстан
  2. Кто есть кто. Ахметзянов Юнус Ахметзянович. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2014. Архивировано 29 апрель 2014 года.
  3. День в истории 28 февраля: рекордная ключевая ставка, родился Юнус Ахметзянов, Минниханов и «Ак Барс». 5 февраль 2026 тикшерелде.
  4. В день его рождения отмечают Всемирный день татарской кухни (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  5. «Он был востребован властью, начиная с Политбюро ЦК, готовил для них в домике в Боровом...» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.
  6. Любимова, Ольга. Собиратель рецептов. Как повар из Казани возродил татарскую кухню. 5 февраль 2026 тикшерелде.
  7. Юнус Ахметзянов – «отец» татарской кухни (рус.). milliard.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2026.

Әдәбият