Кыздырма
Кыздырма (рус. Кыздырма́; жаркое из говядины; жаркое из конины особое) — гадәттә ат итен кыздырып әзерләнгән ит ризыгы. Өстәлгә салкын килеш бирелә.
Әзерләү тәртибе
Гадәттә кыздырма ат итеннән әзерләнә. Сыер, яисә сарык, кош (каз, үрдәк) итеннән дә пешерергә мөмкин.
- 500-700 гр сум итне юалар һәм корыталар, 15 см озынлыкта һәм 5-6 см киңлектә турыйлар. Тоз-борыч һәм сарымсак белән ышкып, 3 сәгатькә салкын урынга куялар.
- Итне, табага салып, каты кызган терлек (эретелгән ат, каз, туң) маенда кыздырып алалар.
- Аннан казанга бушаталар, ит өстенә, катламлап, тәгәрмәчләп туралган суган һәм чи бәрәңге, аштәмләткечләрдән тоз, борыч, дәфнә яфрагы салалар. Ризыкка шулпа яисә су өстиләр.
- Утны киметеп, әзер булганчы (1,5 сәгать), томалап пешерәләр. Әгәр ит җитәрлек йомшак булмаса, тагын 20-30 минутка калдырырга мөмкин.
- Табынга биргәнче, итне кечерәк кисәкләргә бүлеп, зур сай савытка бушаталар, кырыена бәрәңге тезәләр, өстенә кыздырылган суган салалар һәм пешергәндә бүленеп чыккан шулпаны өстиләр.
Шушы рәвешле кыздырылган итне шактый озак сакларга мөмкин. Моның өчен аны бер йә ярты литрлы банкаларга тутырып, өстенә туң май эретеп салалар һәм каплап салкынга куялар.
Шулай ук кара
Чыганаклар
- Ахметзянов Ю. Татарские Национальные блюда / сост. и автор предисловия Р.Н. Шакирова. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2013. — 158 с.
- Татарские блюда, которые нужно попробовать каждому // www.prokurorti.ru, 12.09.2023. [Тикшерелгән 23 апрель 2025]
- Казы, шужык и другие блюда из конины // www.aif.ru, 21.02.2013. [Тикшерелгән 23 апрель 2025]
- Кыздырма (бәрәңге белән ит) рецепты // www.intertat.tatar, 10.06.2020. [Тикшерелгән 23 апрель 2025]
Сылтамалар
- Кыздырма // www.rutube.ru, 24.02.2025. [Тикшерелгән 23 апрель 2025]