Катык
Файл:Катык.jpg Катык
Каты́к (кырг. катык, үзб. qatiq, каз. қатық, азәри. qatıq, баш. ҡатыҡ, болг. катък) — сөттән ясалучы эчемлек, төрки халыкларда һәм Болгариядә таралган.
Кайнатылган сөтне әчетеп эшләнә. Кайнатылганда сөт парга әйләнгәнгә күрә катыкның майлылыгы югары була (мәсәлән, кефир белән чагыштырганда).
Еш кына төс кертер өчен чөгендер, чия яисә карлыган суы кушыла. Катыкны сөзү нәтиҗәсендә сөзмә дип аталучы продукт килеп чыга.