Чәк-чәк музее

Чәк-чәк музее Татарстан Республикасының Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан.

Музей сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (19 гасыр башы архитектура һәйкәле[1]) Казан, Париж Коммунасы, 18 адресы буенча урнашкан.

Музейдагы экскурсияләр Идел Болгарыннан бүгенге көнгә кадәр чорларны колачлый, әмма XIX гасыр азагы — XX гасыр башы чорына аерым игътибар бирелә.

Музейда XIX гасыр азагы — XX гасыр башы татар тормыш-көнкүреше торгызыла. Казан һәм Казан арты татар йортлары интерьерларының чын фотосурәтләре нигезендә, ул чордагы көнкүреш, кием-салым, хезмәт кораллары үрнәкләрен кулланып торгызыла. Бу музейның үзенчәлеге шундый: барысын да куллар белән тотып карарга һәм гамәлдә сынап карарга була.

Музей составына музей сәүдәсе да керә, анда борынгы рецепт буенча торгызылган чәк-чәк, бавырсак һәм XIX гасырның тагын бер ризыгын татып карарга мөмкин.

Тарих

Музей 2014 елның сентябрендә музейны оештыручылар — Дмитрий Полосин һәм Раушания Сөләйманова акчасына ачыла[2].

Бүләкләр

undefined
  • Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты үткәрә торган «Туризм — XXI гасыр» XIV республика конкурсы. Чәк-чәк музее — «Ел ачышы-2014» номинациясендә җиңүче[3];
  • «Ял» номинациясендә Kids-friendly Business Award Казан 2014 премиясе җиңүчесе[4];
  • «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсында 1 урын (2015, 2016, 2017)[5];
  • «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсы Гран-прие (2018);
  • Tour-taste халыкара конкурсында «Ел бренды», «иң яхшы тәэсир өчен», «иң яхшы төргәкләү», «традицияләрне саклау» номинацияләрендә җиңүче;
  • Музей Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча комитеты исеменнән дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә;
  • Музей җитәкчеләре дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

Рейтинглар һәм популяр тапшырулар музей турында

undefined
  • Чәк-чәк
    National Geographic Россия Россиянең гастрономик мирасы белән таныштырган 5 төп урыннан торган «тәмле карта»ны төзегән[6]. Алар арасында Чәк-чәк музеендагы чәк-чәк тә бар.
  • Adme.ru Россиянең иң кызыклы 18 музееннан торган коллекция җыя, Чәк-чәк музее турында алар болай язалар: «Бу гаҗәеп урын, анда сез татар халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен белә аласыз, берничә төр чәк-чәк татып карыйсыз һәм татар халкының милли ризыгын әзерләү серен ача аласыз.»[7]
  • «Аргументы и Факты» газеты версиясе буенча «Казанда күрергә кирәк булан 14 урын» исемлегенә керә[8].
  • Жанна Бадоева «Орёл и решка» сәяхәтләр турында программа кысаларында Чәк-чәк музеенда чәк-чәк әзерләгән[9].
  • Вилле Хаапасало, Татарстан турында тапшыруны төшергәндә, музейга нигез салучыларның берсе белән аралашкан[10].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ДОМ МУЛЛИНА. Искэ шахар (Старый город). Префектура "Старый город". Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2020. Архивировано 6 август 2019 года.
  2. Эфир-24 / В Казани открылся музей чак-чака. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2015. Архивировано из оригинала 5 март 2016 года.
  3. Пресс-служба Комитета по Туризму Республики Татарстан. Состоялась церемония награждения победителей XIV республиканского конкурса «Туризм - XXI век», Комитет по Туризму Республики Татарстан (18.12.2014). архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2020-12-26 
  4. Победители премии Kids-friendly Business Award Казань 2014 в номинациях:, Портал KidsRewiew.
  5. ТУРИСТИЧЕСКИЙ СУВЕНИР.
  6. Кулинарное путешествие по России.
  7. 18 интереснейших музеев России. 22 июль 2015 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2020-12-26 
  8. Голгофа, карета Екатерины II и еще 14 мест в Казани, которые нужно увидеть.
  9. Казань. Орел и Решка. Россия. Полный выпуск. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2019.
  10. KalastusTV. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2019.

Тема буенча өстәмә