Түбән Кама комплекслы музее
Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее (рус. Комплексный музей города Нижнекамска) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Түбән Каманың барлыкка килү һәм үсеш тарихы, шәһәрнең күренекле кешеләре, инфраструктурасы һәм сәнәгать оешмалары белән таныштыра.
Бүлекчәсе
Тарих
Түбән Кама шәһәре төзелә башланган 1961 елда шәһәр тарихы музеен оештыру эшләре башлана. Музей 1976 елның 22 сентябрендә шәһәрнең ун еллыгына (1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә) ТАССР Берләшкән музее филиалы буларак ачыла[1]. 2008 елдан — мөстәкыйль мәдәният оешмасы.
Бина
Экспонатлар
Мәйданы 753 кв. м. Музей фондында 26 меңнән артык экспонат исәпләнә: алар арасында сәнгать әсәрләре һәм документаль чыганаклар, борынгы крестьян көнкүрешен тасвирлаган этнография әйберләре, китаплар, документлар, борынгы акчалар коллекциясе. 9 күргәзмә залы, шулай ук музыкаль кичәләр һәм рәссамнар белән очрашу өчен сәнгать залы эшли. Музейның даими экспозициясе шәһәрнең барлыкка килү һәм үсеш тарихын яктырта, беренче кешеләр, Түбән Каманың инфраструктурасы һәм сәнәгать предприятияләре (Түбән Кама нефтехимия заводы, Түбән Кама шин заводы) турында сөйли. «Түбән Каманың борынгы тарихы» күргәзмәсе Түбән Кама төбәгенең шәһәр барлыкка килгәнгә кадәрге тарихы, кешеләр килеп урнашу этаплары, җирле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары, кәсепләре турында мәгълүмат бирә. 135 кош карачкысы урын алган «Корабль урманы (рус. Корабельная роща) кошлары» күргәзмәсе оештырылган. Музейның табигый-фәнни бүлеге Түбән Кама районы территориясендә табылган борынгы хайваннар калдыклары белән таныштыра. «Стахеевлар ретро-кунак залы» күргәзмәсе төбәктә билгеле булган сәүдәгәр Стахеевлар язмышы турында сөйли.
«Декоратив-гамәли сәнгать залы»нда Түбән Кама төбәгенең иҗади шәхесләре ясаган ефәк батик, салам аппликация, автор керамикасы, каен тузыннан үрү, флористика һ. б. үрнәкләр урын алган. Татарстан һәм Түбән Кама шәһәре рәссамнарының картиналары һәм график эшләре вернисажы — музейның горурлыгы. «Хәрби Дан залы»нда Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр, шул исәптән,
Советлар Союзы Герое Никита Фадей улы Кайманов,
Дан орденының тулы кавалеры разведчик Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин (1924—2009) турында мәгълүмат тупланган.
Музейда сакланучы экспонатлар
Әдәбият
- Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001.
- Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.
Сылтамалар
- Комплексный музей города Нижнекамска. Музеи России [рус.]
- Комплексный музей города Нижнекамска. tatfrontu.ru [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Комплексный музей города Нижнекамска. Түбән Кама районы мәдәният идарәсе
- ↑ Музей. 2019 елның 9 август көнендә архивланган. Түбән Кама районы рәсми сайты