Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее (рус. Региональный музей истории Закамья и города Нурлат) — Татарстанның Нурлат шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Нурлат шәһәре һәм районы тарихы, биредә яшәүче халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра.
Тарих
Музей, «Нурлат районы тарих һәм туган якны өйрәнү музее» буларак, 2002 елның июнендә ачыла. 2003 елның декабрендә «Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы музее» исеме белән төбәк музее статусын ала. 2009 елда, Нурлат шәһәренең 100 еллыгына, музейда экспозиция төзү тәмамлана[1].
Бина
Экспонатлар
Мәйданы — 1 232 кв. м. Музей фондында 8 мең саклау берәмлеге. Музей экспозициясендә Нурлатлыларның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, сугыштан соң Нурлатта сәнәгать оешмалары төзелү, Нурлат районында туып-үскән нефтьчеләр һ. б. танылган шәхесләр (галимнәр, шагыйрьләр, рәссамнар һ. б.), Нурлат районының археология һәм архитектура һәйкәлләре турында мәгълүмат бар. «Хәрби Дан» аерым экспозициясе дүрт
Советлар Союзы Герое,
РФ Каһарманы һәм ике
Дан орденының тулы кавалеры турында сөйли. Бөек Ватан сугышы вакытында станциядә урнашкан хәрби завод һәм 3654нче эвакогоспиталь турында мәгълүмат тупланган.
Аерым күргәзмә Яңа Иглайда туган ССРБ җыелма командасының атаклы футболчысы Галимҗан Хөсәеновка багышланган.
Музей заллары
- Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы тарихы. Залда «Хәрби Дан» аерым экспозициясе бар.
- Районда авыл хуҗалыгы
- Табигать
- Археология һәм этнография
- «Без барыбыз да бераз атлар»
- Нурлат районы спортчылары һәм спорт казанышлары
Экскурсияләр
- Кечкенә будкадан, корыч мичтән башлангыч алдың, Нурлат. Нурлат тимер юл станциясе оешу һәм аның республика әһәмиятендәге шәһәргә әверелү, 1930 елда Октябрь районы һәм (ТАССР да беренче) Октябрь МТС барлыкка килү тарихы.
- Идел буе халыклары тормышы һәм көнкүреше. Нурлат шәһәре һәм районы тарихы, биредә яшәгән халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышу.
- Ерак сугыш авазы. Нурлат Бөек Ватан сугышы вакытында.
- Спорт - сәламәт тормыш образы. Төрле спорт төрләрендә уңыш казанган спортчылар турында мәгълүмат белән танышу.
Сылтамалар
- Региональный музей истории Закамья и г.Нурлат. 2019 елның 28 июль көнендә архивланган. Нурлат районы сайты
- Региональный музей истории Закамья и г.Нурлат. Вконтакте сәхифәсе
Искәрмәләр
- ↑ Музей истории Закамья. Сайт Команды Кочующие, .26.12.2013 [рус.]
- ↑ Региональный музей истории Закамья и г. Нурлат. 2019 елның 28 июль көнендә архивланган. Нурлат районы сайты, 28.11.2013