Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее (рус. Камско-Устьинский краеведческий музей) — Татарстанның Кама Тамагы районы үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Кама Тамагы районы тарихы белән таныштыра.
Тарих
Файл:Кама Тамагы музее 1.jpg
Музейның 1992—2007 еллардагы беренче бинасы (элекке типография)
Музейга 1987 елның 21 ноябрендә Октябрь инкыйлабының 70 еллыгы уңаеннан җәмәгать башлангычында нигез салына. 1992 елның 1 мартында ачыла. Музейга нигез салучы — рус теле укытучысы, район ветераннары шурасы рәисе Мария Александр кызы Драгунова (1927—2008). Беренче 37 экспонатны музейга табиб А. А. Васильев тапшыра. 2007 елның 16 маеннан — муниципаль мәдәният оешмасы. 2007—2010 елларда музей директоры — Р. Н. Нуриева [1].
Бина
1992—2007 елларда музей район басмаханәсенең һәм «Кызыл байрак» район гәҗитенең иске бинасында (Кооператив урамы, 19) урнаша. 2007 елның 28 ноябрендә музейга район китапханәсенең яңа бинасының беренче каты бирелә.
Эскпонатлар
Мәйданы 343, 6 кв. м. 8 296 саклау берәмлеге экспонат исәпләнә. Музейда 4 зал — табигать залы, тарих-археология, этнография залы, хәрби зал, хәзерге заман залы оештырылган. Күргәзмәләр залы бар.
1692 елда балыкчылар бистәсе буларак барлыкка килгән Богородское авылы (хәзерге Кама Тамагының элгәресе) тарихы, Иделдә пароходчылык үсеше тарихы, район җирлегендә урнашкан гипс руднигы турында мәгълүмат тупланган.
Дан орденының тулы кавалеры Р. К. Халитов,
Советлар Союзы Герое М. А. Чирков, Әфганстан сугышында катнашучылар турында күргәзмә оештырылган. «Кама Тамагы горурлыгы» дигән почмакта галимнәр Роальд Сәгъдиев, Фәйзрахман Йосыпов, язучылар Ибраһим Гази, Туфан Миңнуллин, Алексей Салмин, сынчы Бакый Урманче, җырчылар Флера Сөләйманова, Әлфия Галимова, композитор, баянчы Рәис Сафиуллин һ. б. турында материаллар куелган.
Экскурсияләр
- Музей буенча гомуми экскурсия
- Төбәктә Ватандашлар сугышы һәм Советлар хакимиятенең беренче еллары
- Археология залы буенча экскурсия
- Хәзерге заман залы буенча экскурсия
Сылтамалар
- Камско-Устьинский краеведческий музей. Музеи России [рус.]
- Камско-Устьинский краеведческий музей. tatfrontu.ru [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Камско-Устьинский краеведческий музей. 2019 елның 1 август көнендә архивланган. Кама Тамагы районы сайты