Михаил Чирков
Михаил Алексеевич Чирков (1897, Кирельское, Тәтеш өязе, Казан губернасы — 3 февраль 1945, Тымова, Өченче рейх) — Совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия ефрейторы. Советлар Союзы Герое (17.10.1943)[1].
Тормыш юлы
1897 елда Казан губернасы, Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Кирельский авылында крестьян гаиләсендә туган[2]. Башлангыч белемле. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларында катнаша. 1937 елдан Казанда яши һәм эшли.
1942 елның гыйнварында Казан ШХК тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 47 нче армиянең 23 нче укчы дивизиясе 167 нче җиңел артиллерия полкы телефонисты. Воронеж, I Украина, I һәм II Белоруссия фронтлары составында Люблин-Брест (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Кызыл Армиянең 167 нче гвардия җиңел артиллерия полкында (23 нче укчылар дивизиясе, 47 нче армия, Воронеж фронты) телефонист.
1943 елның сентябрендә сугышларның берсендә батырлык күрсәтә: дошман уты астында Днепр аша кабель сала, уң ярдагы разведка төркемнәреһәм командование арасында элемтә урнаштыра. Тупчылар утын көйләргә булыша, дошман контрһөҗүмен кире кагуда катнаша.
Гвардия ефрейторы Чирков 1945 елның 3 февралендә сугышта, дошман уты астында элемтә урнаштырганда, Германия территориясендә һәлак була. Тиммендорф (Өченче рейх) торак пункты костёлы (Глогау районы, Германия) янында җирләнгән[3].
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале;
- Ленин ордены;
- Кызыл Байрак ордены (16.01.1944)[4][5];
- Кызыл Йолдыз ордены (15.12.1943)[5][6];
- «Сталинград оборонасы өчен» медале (1942);
- башка медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- Кама Тамагы бистәсендәге бер урам һәм Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе Герой исемен йөртә. Интернат-мәктәптә шулай ук Герой истәлегенә мемориаль такта куелган[7].
- 2017 елда Кама Тамагы бистәсендә Геройга бюст куела.
- Кама Тамагы районының Кирельский авылында, Геройның туган җирендә, истәлек обелискы урнаштырылган.
- Ел саен май аенда Кирельский авылында Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевичка багышланган җиңел атлетика йөгереше уздырыла.
- Кама Тамагы муниципаль районының туган якны өйрәнү музеенда М. А. Чирковка багышланган стенд һәм ябык витрина ясалган.
Искәрмәләр
- ↑ Чирков Михаил Алексеевич
- ↑ Хәзерге Кама Тамагы районы, Татарстан Республикасы.
- ↑ ОБД «Мемориал» документлар электрон банкы мәгълүматы.
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы ЦАМО. Ф. 33. Оп. 690155. Д. 1726. Л. 3, 61, 62).
- ↑ 1 2 Бүләкләү документлары Чирков Михаил Александрович исеменә рәсмиләштерелгән.
- ↑ Наградные документы в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы ЦАМО. Ф. 33. Оп. 686044. Д. 3656. Л. 2, 55, 56).
- ↑ В Камско-Устьинской кадетской школе-интернате имени Героя Советского Союза Чиркова Михаила Алексеевича открыта мемориальная доска Герою. www.героипфо.рф (22 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2025.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Михаил Чирков