Чекин Борис Сергеевич
Борис Сергеевич Чекин (5 март 1922, Бүре Бистәсе, Татарстан АССР — 20 гыйнвар 2009, Санкт-Петербург) — 566 Солнечногорск авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (277 штурмлау авиация дивизиясе, 1 һава армиясе, III Белоруссия фронты). Советлар Союзы Герое.
Тормыш юлы
1922 елның 5 мартында ТАССРның Чистай кантоны, Яңа Чишмә волосте Рус Волчья Бистәсе авылында крестьян гаиләсендә туа[1]. Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын һәм аэроклубта өч курс тәмамлаган. 1941 елда армия сафларына алына. 1943 елда Ульяновск хәрби авиация пилотлар мәктәбен тәмамлый.
1944 елның гыйнварыннан Ленинград, 3 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Ленинград камалышын өзүдә (1944), Балтыйк буе территориясен азат итүдә (1944), Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операциясендә (1945), Кенигсберг шәһәрен штурмлауда (1945) катнаша[2].
1945 елның 13 февраленә 566 штурмлау авиациясе полкының авиаэскадрилья командиры урынбасары лейтенант Чекин 154 уңышлы хәрби очыш ясый, нәтиҗәдә, шәхсән үзе дошманның 22 танкын, 6 автомашинасын, 47 йөк ташу арбасын, 2 бронемашинасын юк итә, 5 дзотына зыян сала, 19 артиллерия батареясе утын, 37 зенит һәм кече калибрлы зенит артиллериясен, 8 миномет батареясен, сугыш кирәк-яраклары тутырылган 3 складын шартлата. Хәрби хезмәте барышында Чекин гади очучыдан авиаэскадрилья урынбасарына кадәр күтәрелә[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы нигезендә, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби боерыкларын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, лейтенант Чекин Борис Сергеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[3].
Сугыштан соң 1946 елга кадәр Ленинград хәрби округында хезмәтен дәвам итә. 1952 елда Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый. 1956 елдан Һава һөҗүменә каршы авиациядә (Балтыйк буе округы) хезмәт итә. 1960 елдан – Белоруссиядә Һава һөҗүменә каршы авиациянең 11 корпусында, 1965 елдан – Ленинград янында ПВО 6 аерым армиясенең разведка начальнигы. 1976 елда полковник дәрәҗәсендә запаска китә. Санкт-Петербургта яши.
2009 елның 20 гыйнварында вафат була, Санкт-Петербургта Александр Невский лаврасының Никольский зиратында җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (19.04.1945)[4];
- Ленин ордены (19.04.1945);
- ике Кызыл Байрак ордены (21.06.1944; 05.11.1944);
- Александр Невский ордены (22.02.1945)[4];
- ике I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (25.07.1944; 11.03.1985);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (09.10.1944);
- ике Кызыл Йолдыз ордены (21.02.1944; 1956);
- III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены (1975);
- «Ленинград оборонасы өчен» медале (1944);
- башка медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- Чистай шәһәрендә Герой укыган 1 нче мәктәп бинасына һәм Рус Волчья Бистәсе авылында (Татарстан Республикасы) Волчья урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында мемориаль такталар урнаштырылган[5];
- Чистай шәһәрендә Герой исеме белән урам аталган[6].
- Рус Волчья Бистәсе авылында Геройга стела куелган[7].
Искәрмәләр
- ↑ хәзерге Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы.
- ↑ 1 2 М.З.Хабибуллин, Л.М.Айнутдинова, Г.Х.Галимуллина. Чекин Борис Сергеевич (рус.). Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ указ президиума верховного совета ссср в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы )..
- ↑ 1 2 "Память народа" мәгълүматлар электрон порталында Чекин Борис Сергеевичның бүләкләү кәгазьләре (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Мемориальная доска Герою Советского Союза Чекину Борису Сергеевичу (рус.). Место памяти. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Покоряли небо и сражались за свободу. Чьи имена носят улицы Чистополя (рус.). АиФ (2 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
- ↑ Торжественная церемония в честь легендарного земляка Героя Советского Союза Бориса Сергеевича Чекина (рус.). tatfrontu.ru (26 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 август 2025.
Әдәбият
- Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1963. — С. 591—595.
- Дриго С. В. За подвигом — подвиг. — Калининград, 1984. — 337 с.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. — Казань, 2022. — 327 с.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Чекин Борис Сергеевич