Пётр Манаков

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Манаков.

Пётр Захарович Манаков (29 май 1915, Азнакай районы8 ноябрь 1987, Ленинград) — совет офицеры, капитан, Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Союзы Герое (28.4.1943).

Тормыш юлы

1915 елның 29 маенда Самара губернасының Бөгелмә өязе Павловка авылында (Азнакай районының хәзер юкка чыккан авылы) крестьян гаиләсендә туа. 5 нче сыйныфны тәмамлый[1].

Уналты яшеннән трактор йөртә, Азнакай районының күмәк хуҗалыклар һәм совхоз кырларында эшли. Бөгелмә машина-трактор станциясенең Вахитов исемендәге совхозында тракторчы, бригадир һәм механик вазифаларын башкара[1].

1937—1940 елларда Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә, Польша явында катнаша. 1941 елның ноябрендә Пётр Манаков кабат армиягә алына.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында[2]. Танкчы, сугышчан машинаның механик-йөртүчесе була.

Пётр Манаков сугыш кырында үзен оста, батыр сугышчы итеп күрсәтә. Ул немецларның ныгытмаларын, хәрби машиналарын юк итә.

1943 елның февраленә техник-лейтенант Пётр Манаков Воронеж фронтының 38 нче армиясе 180 нче танк бригадасының 392 нче танк батальоны «КВ» танкының өлкән механик-йөртүчесе була.

Батырлыгы

1943 елның 1 февралендә Пётр Манаков экипажы Курск өлкәсенең Касторное авылы тирәсендә немецларның зур колоннасын тар-мар итә һәм егермегә якын артиллерия тубын, 160 ка якын солдат һәм офицерны юк итә. Әлеге сугышта аның танкына һөҗүм итәләр, танк командиры һәлак була, әмма экипаж сугышуын дәвам итә[2].

Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы Президиумының 1943 елның 28 апрелендәге Указы нигезендә «алман илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» техник-лейтенант Пётр Манаков Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм 877 номерлы «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[2].

Сугыштан соңгы тормышы

1944 елда Казан танк училищесын тәмамлый. 1948 елдан запаста[1].

Ленинградта (Санкт-Петербург) яши. Заводта механик булып эшли.

Санкт-Петербург шәһәренең Төньяк зиратында җирләнгән[3].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Азнакай шәһәрендә Пётр Манаков урамы бар;
  • Бөгелмә районының Урман Асты бистәсендәге урамга герой исеме бирелгән;
  • Геройга Урман Асты бистәсе урамында стела куелган;
  • П.З.Манаков бюстлары Азнакай һәм Бөгелмә шәһәрләренең Геройлар аллеясында урнаштырылган[5];
  • Пётр Манаков укыган Казан танк училищесында истәлек ташы урнаштырылган[3];
  • Герой турында мәгълүматлар Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее сайтында бар[6];
  • Геройның исеме Татарстан Республикасының «Батырлар китабы»нда мәңгеләштерелгән.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Манаков Петр Захарович. www.moypolk.ru (19 апрель 2015).
  2. 1 2 3 Манаков Пётр Захарович. Герои страны.
  3. 1 2 Общественный проект Приволжского федерального округа «Герои Отечества». Манаков Петр Захарович. героипфо.рф.
  4. МБУ «Централизованная библиотечная система» Азнакаевского муниципального района. Манаков Пётр Захарович. Национальная электронная библиотека Республики Татарстан (14 май 2020).
  5. Манаков Пётр Захарович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2026.
  6. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан. Манаков Петр Захарович (1915-1987) Герой Советского Союза. tatfrontu.ru (15 декабрь 2014).

Әдәбият

  1. Батырлар китабы/Книга Героев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2000.
  2. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  3. Герои Советского Союза — наши земляки. Книга 2. — Казань, 1984.
  4. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. — Казань, 1969.
  5. Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
  6. Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.

Тема буенча өстәмә