Вячеслав Медноногов

Тормыш юлы

1924 елның 7 гыйнварында Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны, Зәй станциясендә туган. 1934 елдан Ульяновск өлкәсенең Рус Мәләкәсе авылында яши. Алма-Ата шәһәрендә тимер юл техникумының ике курсын тәмамлый (1941)[2].

1941 елның июненнән армия сафларында, пилот–инструктор булып хезмәт итә. Тамбов хәрби очучылар авиация мәктәбен (1944), Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1954) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышының I һәм II Белоруссия фронтлары составында 783 штурмлау авиациясе полкы (199 штурмлау авиация дивизиясе, 4 штурмлау авиация корпусы, 4 һава армиясе) очучысы вазифасында хезмәт итә. Ил–2 штурмовигында 93 хәрби очыш ясый, дошманның 5 бронетехникасын, 22 тимер юл вагонын, 48 автомашинасын, 7 дзотын, 5 артиллерия батареясын юк итә. Белоруссияне һәм Польшаны азат итү сугышларында катнаша.

Кече лейтенант Медноногов штурмовиклар төркеме составында дошманның эре тимер юл узелын сафтан чыгара, шуннан соң, 200 метр биеклек җыеп, объектны фотога төшерә һәм, самолетның җитди зыян күрүенә карамастан, база аэродромына кире әйләнеп кайтуга ирешә[3]. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 18 августында, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, кече лейтенант Медноногов Вячеслав Александровичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[4].

Сугыш тәмамланганнан соң, 1947 елга кадәр, Варшавада хезмәт итә. 1954–1958 елларда Ростов-на-Дону шәһәренең 168 авиазаводында, 1958–1961 елларда Воронеж шәһәренең 64 авиазаводында очучы-сынаучы булып эшли. Ил-10М штурмовикларын, Ми-1 вертолетларын, Ан–10 пассажир очкычларын һәм Ан-12 хәрби-транспорт очкычларын сынауда катнаша.

1961 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыкканнан соң, Ленинград берләштерелгән авиация отрядында Ил–18, соңрак Ту-154 командиры булып хезмәт итә, 1994 елга кадәр шунда ук парткомиссия сәркатибе була[5].

КПССның XXIV съезды делегаты, Ленинград шәһәр Советы депутаты булып сайлана.

1997 елның 5 февралендә вафат була, Санкт-Петербургның Төньяк зиратында җирләнгән[6].

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Подлесный бистәсендә Герой исеме белән урам аталган[7];
  • 2001 елда Бөгелмә шәһәрендә Геройның бюсты куелган;
  • 2012 елның маенда Рус Мәләкәсе авылы мәктәбендә Герой хөрмәтенә мемориаль такта куела;
  • 2015 елдан Яңа Александровка мәктәбе Герой исемен йөртә, авылда аның бюсты урнаштырылган[8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Медноногов Вячеслав Александрович, 07.01.1924. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  2. Медноногов Вячеслав Александрович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  3. Вечная память и слава Героям Великой Отечественной Войны. www.tatfrontu.ru, 10.02.2024.  [Тикшерелгән 17 апрель 2025].
  4. Медноногов Вячеслав Александрович, 07.01.1924 (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  5. Медноногов Вячеслав Александрович (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  6. Certificate Error (ингл.). limited-veteran-vov-vva.mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  7. Улицы и площади поселений Республики Татарстан, названные именами Героев Советского Союза и России, полных кавалеров Ордена Славы (рус.). tatveteran.ru (10 август 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  8. «Имя Героя - школе» МБОУ Новоалександровская начальная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза В.А.Медноногова | Патриотические проекты ОНФ (рус.). imena.onf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Вячеслав Александрович Медноногов // Димитровград . — 2017. — 5 апр. — С. 14.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
  • Еликов, В. В честь Героев Отечества / Валерий Еликов // Мелекесские вести . — 2012. — 7 дек. — С. 5.
  • Еликов, В. Спасибо Вам, за мирное небо, низкий Вам поклон! / Валерий Еликов // Мелекесские вести . — 2013. — 8 мая. — С. 4-5.
  • Еликов, В. В честь Героев Отечества / Валерий Еликов // Мелекесские вести . — 2014. — 5 дек. — С. 7.
  • Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
  • Медноногов Вячеслав Александрович // Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2. — 863 с. — С. 66.
  • Помним, гордимся! // Мелекесские вести . — 2014. — 14 марта. — С. 7.
  • Открыты три бюста героев // Димитровград . — 2014. — 14 мая. —  С. 4.
  • Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 105. — ISBN 978-5-298-04481-3.
  • Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С.99.

Тема буенча өстәмә