Гаврил Евсеев
Гаврил Петрович Евсеев (чуаш. Кавĕрле Питăр ывăлĕ Евсеев, 15 июль 1914, Потапово-Томбарлы, Баулы волосте, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, Россия империясе — 15 май 1973, Потапово-Томбарлы, Баулы районы) — 547 Кутузов орденлы армия миномётчылар полкында (61 армия, I Белоруссия фронты) дивизион командиры, майор. Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (31.05.1945)[1].
Тормыш юлы
1914 елның 15 июлендә Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Баулы районы) Потапово-Томбарлы авылында туа. Милләте — чуаш. Тулы булмаган урта белемле. 1932 елдан Баулы районында инструктор булып эшли башлый. 1936 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1940 елда кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. 1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елдан — КПСС әгъзасы.
Сугыш юлын Көнбатыш, Брянск, I һәм II Белоруссия, I һәм III Балтыйк буе фронтларында уза. 1941—1942 елларда Мәскәү өчен сугышта, 1943 елда Орел һөҗүм операциясендә, Украина, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә, шулай ук 1945 елда Берлин һөҗүм операциясендә катнаша. Дүрт тапкыр яралана[2].
- Батырлыгы
1945 елның апреленә майор Гаврил Евсеев I Белоруссия фронты 61 армиясенең 547 миномет полкы дивизионы белән командалык итә. Одерны кичү вакытында аерылып тора[3].
1945 елның 17 апрелендә Евсеев Вриценнан 13 чакрым төньяктарак урнашкан Нойглитцен торак пункты янында үзенең дивизионының Одер аша уңышлы кичүен оештыра һәм укчылар полкы белән элемтә урнаштыра. Дивизия, дошманга ут ачып, плацдармны киңәйтү буенча пехота хәрәкәтенә ярдәм итә[3]. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 31 маендагы Указы белән майор Гаврил Евсеев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла[3][4].
Бүләкләү кәгазеннән:
| 1945 елның 8 февралендә дошман, Цайден шәһәреннән көньяктарак шоссе һәм тимер юл күперләре тирәсендә плацдармны киңәйтү бурычын үтәп, контрһөҗүмгә кереште, нәтиҗәдә, майор Евсеев дивизионының ут позицияләренә чыкты. Майор Евсеев сугышчан сафларның түгәрәк оборонасын оештырды һәм шәхсән сугышчыларны контрһөҗүмгә күтәрде, нәтиҗәдә, хәл яңадан тотрыклыланды.
1945 елның 4 мартында, 117 укчылар полкының сугышчан хәрәкәтләренә ярдәм итеп, майор Евсеев, укчылар батальонының сугышчан сафларын күзәтеп, пехота батальонының заявкаларын үтәп, дивизион утына шәхсән үзе төзәтмәләр кертте. Нәтиҗәдә, Штаргард шәһәре янында 117 укчылар полкның уңышын тәэмин итте. Аның дивизионы, артиллерия подразделениеләреннән беренчеләрдән булып, Штаргард шәһәренә керде, анда шәһәрне дошманнан чистарту буенча урам сугышларын алып баруны тәэмин итте. Сугыш хәрәкәтләре чорында майор Евсеев дивизиясе дошманның 5000 гә якын солдат һәм офицерын, 28 артиллерия һәм миномет батареясен, 19 тубын юк итте. 123 пулемет томаландыы һәм юк ителде, күп кенә башка техника һәм хәрби милек юкка чыгарылды. Гаҗәеп югары оештыру сәләте, дивизионның сугышчан әзерлеге, һөҗүм итү сугышларында дивизион уты белән оста идарә итүе, пехота белән үзара хезмәттәшлекне оештыруы, күрсәткән шәхси батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен хөкүмәт бүләгенә — Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителергә лаек. Кутузов орденлы 547 армия минометчылар полкы командиры, Советлар Союзы герое гвардия подполковнигы Иванов 9.03.1945. |
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале (31 май 1945)[6];
- Ленин ордены (1945 елның 31 мае);
- Кызыл Байрак ордены (14 август 1943, 26 апрель 1945);
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (18 февраль 1944);
- Кызыл Йолдыз ордены (17 август 1944);
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале (20 июнь 1949);
- «Мәскәүне саклаган өчен» медале (10 май 1944);
- «Берлинны алган өчен» медале (9 июнь 1945)[3][7].
Исемен мәңгеләштерү
- Баулы шәһәренең Җиңү мәйданында һәм туган авылы Потапово-Томбарлыда Геройның бюсты куелган;
- Потапово-Томбарлы төп мәктәбе Евсеев исемен йөртә, аның бинасында истәлек тактасы урнаштырылган[1];
- Баулы шәһәрендә бер урам Герой исеме белән аталган[8];
- 2018 елның августында Баулы урман хуҗалыгы бинасында Г. П. Евсеевка мемориаль такта куела[9];
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Евсеев Гаврил Петрович (мөрәҗәгать итү датасы: 27.03.2025)
- ↑ Евсеев Гаврила Петрович // www.tatfrontu.ru (27.03.2025).
- ↑ 1 2 3 4 5 Евсеев Гаврила Петрович (рус.). AZ Library. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2013.
- ↑ Герой страны и лесхоза. www.rt-online.ru (29 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025.
- ↑ Евсеев Гаврил Петрович // Бавлинский муниципальный район, 27.03.2025.
- ↑ Евсеев Гаврила Петрович, 15.07.1914. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Евсеев Гаврила Петрович бите РФ Оброна министрлыгының «Память народа» проектында (мөрәҗәгать итү датасы: 27.3.2025).
- ↑ Черепанов М. В., Панов Е. В. Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — 327 с. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- ↑ В Бавлах открыли мемориальную доску Герою Советского Союза (рус.). bavly-tat.ru (27 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М. В. Черепанов, Е. В. Панов. — Казань: Татарское книжное издательство, 2022. — С. 57. — ISBN 978-5-298-04481-3.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г. Х. Галимуллина; науч. ред. Л. М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025. С. 51.