Нәкыйп Сафин
Нәкыйп Сафа улы Сафин (рус. Сафин Накип Сафиевич; 1921 елның 15 марты, Мирҗәм, Арча районы, Татарстан — 1987 елның 22 мае, Казан, Татарстан) — совет армиясе майоры, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое (20 декабрь 1943)[1].
Тормыш юлы
1921 елның 15 мартында Арча кантонының Мирҗәм авылында (хәзер — Татарстанның Арча районы) туа. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, башта колхозда, аннан Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшли.
1940 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башыннан ук фронтта[2].
1943 елның сентябрендәә сержант Нәкыйп Сафин Дала фронтының 19 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальоны отделениесе белән җитәкчелек итә. Днепр өчен көрәш вакытында батырлык үрнәге күрсәтә. 1943 елның 28 сентябрендә Украина ССРның Полтава өлкәсе, Кобеляк районының Солошино авылы янында Сафин Днепрның көнбатыш ярындагы плацдармга күпсанлы совет сугышчыларын һәм командирларын күчереп, 19 рейс ясый, аннары паромда танкларны һәм артиллерияне чыгара[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 20 декабрендәге указы нигезендә, «немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен», сержант Нәкыйп Сафин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
1945 елда хәрби-инженерлык училищесын тәмамлый. 1946 елда лейтенант исеме белән запаска китә, соңрак аңа майор исеме бирелә.
1951 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Казан Югары республика партия мәктәбен тәмамлый. Кызыл Бор район башкарма комитеты Советы рәисе урынбасары, Кызыл Юл район комитетының икенче сәркатибе, Тукай район комитеты сәркатибе булып эшли[3].
1956–1964 елларда Шушмабаш авылында (Арча районы) «Северный» совхозы директоры, 1964 елдан – Юдино бистәсендә (Яшел Үзән районы) совхоз директоры[4].
1987 елның 22 маенда вафат була, Казанның Татар зиратында җирләнә[2].
Дәүләт бүләкләре
Исемен мәңгеләштерү
- 2005 елда, Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән, Яшел Үзән районында совхоз директоры булып эшләгән һәм Совхоз урамында яшәгән Сафин Нәкыйп Сафа улы истәлегенә Совхоз урамы атамасы Нәкыйп Сафин урамы дип үзгәртелә[5].
- Герой исеме белән шулай ук Казанда һәм Арчада урамнар аталган[4].
- Мирҗәм авылында бюсты урнаштырылган.
Искәрмәләр
- ↑ Сафин Накип Сафиевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2026.
- ↑ 1 2 3 Нәкыйп Сафин «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
- ↑ Фаттахов Ильяс. Отважный сын Мирзяма. www.arsk.tatarstan.ru (17 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2025.
- ↑ 1 2 Сафин Нәкыйп Сафа улы // www.cemetery.kzn.ru (27.02.2025)
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-10
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 1. — Казань, 1982.
- Книга Героев. — Казань: Татарское книжное издательство, 2000.
- Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022.
- Герои Советского Союза — уроженцы Татарстана / сост. Г.Х. Галимуллина; науч. ред. Л.М. Айнутдинова. Казань: ИТЭР им. М. Хасанова АН РТ, 2025.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Нәкыйп Сафин